Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда 17 "Хизб ут-Тәхрир"чыга җинаять эше ачылган


18-22 мартта куәт оешмалары Казанда, Чаллыда, Әлмәттә махсус операция үткәргән, дип белдергән хокук саклау оешмасындагы чыганак "Коммерсант"ка .

Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына кергән 17 кешегә җинаять эше ачылган, алар "террор белән шөгыльләнгән оешмага керү" маддәсе нигезендә гаепләнә, дип яза хокук саклау оешмасындагы чыганакка таянып "Коммерсант".

Әлеге чыганак сүзләренчә, республикада 18-22 мартта махсус операция үткән. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, янәсе, бу оешманың актив әгъзаларының һәм төбәкләрдәге җитәкчеләренең фатирларында (барлыгы 21) тентүләр үткәргәннәр.

"Хизб ут-Тәхрир” чыгарган хәйран гына басма китап, оешмага яңа кергәннәрнең исемнәре язылган куен дәфтәрләре, Русиягә, аның Консититуциясенә каршы пропаганда алып барганны күрсәткән хисап тоткан документлары алынды”, дип белдергән әлеге чыганак газетка. Аның сүзләренчә, 24-25 мартта 13 кешегә өй сагы йә булмаса вакытлыча тоткарлау карары чыгарылган. Тоткарланучыларның кемнәр икәнлеге әйтелми.

30 мартта Әлмәттәге өч хатын-кыз, янәсе, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торганга, аларга җинаять эше ачылган дип хәбәр ителгән иде. Бу хәлдән соң "Вечерняя Казань" газеты: "Куәт оешмалары Идел буенда террор төркемнәре фаш ителде дип хисап тотып, беренче чиратта, үзләренең күрсәткечләрен генә яхшырта, ә мөселман экстремизмының чынбарлыгын ачмый, дип белдерә хокук яклаучылар", дип язды.

XS
SM
MD
LG