Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Саргсян: Әрмәнстан Таулы Карабахның бәйсезлеген танырга мөмкин


Әрмәнстан президенты Серж Саргсян

Әрмәнстан президенты Серж Саргсян

БМО мәгълүматларына күрә, Таулы Карабахның низаглы өлешендә булган бәрелешләр вакытында кимендә 33 кеше һәлак булган, 200дән артык кеше яраланган.

Азәрбайҗан Таулы Карабахка карата хәрби һөҗүмнәрен туктатмаса Әрмәнстан әлеге үзбилгеләнгән республиканың бәйсезлеген танырга әзер. Бу хакта Әрмәнстан президенты Серж Саргсян дүшәмбе Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында әгъза булган илләрнең илчеләре белән очрашу вакытында әйтте.

"Әрмәнстан 1994 елгы ут ачуны туктатуга багышланган килешүнең бер ягы буларак, Таулы Карабах халкының иминлеген тәэмин итүдә үз йөкләмәләрен тулсынча үтәүне дәвам итә", дип белдерде Саргсян. Ул илнең тышкы эшләр министрлыгына Таулы Карабахка хәрби ярдәм итү өчен килешү әзерләргә кушуын да әйтте.

Саргсян кораллы бәрелешләр Көньяк-Кавказ иминлегенә генә түгел, ә Европа регионы иминлегенә дә йогынты ясарга мөмкин, ди.

Аңа кадәр Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы Карабахның низаглы өлешендә утны туктатырга әзер икәнлекләрен белдерде. Министрлык сүзчесе Хикмет Гаджиев моның өчен "бөтен оккупацияләнгән җирләрдән" әрмән гаскәрләре чыгарга, "Азәрбайҗанның халыкара танылган чикләре кысаларында бөтенлеге һәм суверенитеты" тәэмин телергә тиеш дигән шартны атады.

Таулы Карабах низагы төбәгендә вазгыять шимбәгә каршы төндә кискен катлауланды. Якшәмбе, 3 апрель Азәйрбайҗан берьяклы хәрби һөҗүмнәрне туктатуын белдерде. Әрмәнстан Бакуның бу белдерүен "мәгълүмати тозак" дип бәяләде.

Яклар бер-берсен килешүне бозуда һәм атышларны дәвам итүдә гаепли. Карабах төбәгеннән килгән хәбәрләр әле дә нык каршылыклы.

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә Таулы Карабахның низаглы өлешендә булган бәрелешләр вакытында кимендә 33 кеше һәлак булган, 200дән артык кеше яраланган. Бу хакта ТАСС БМОның һуманитар мәсьәләләр идарәсе хисабына таянып хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG