Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисбах Сәхәбетдинов үтерелгән табиб гаиләсеннән гафу сорады


Мисбах Сәхәбетдинов мәхкәмәдә җавап тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:32 0:00

Мисбах Сәхәбетдинов мәхкәмәдә җавап тотты

5 апрель Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау дәвам итте. Ул табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнә. 86 яшьлек Мисбах бабай прокурор белдергән кайбер гаепләүләрне таныды, кайберләрен кире какты. Мәхкәмә 6 апрель дәвам итәчәк.

Иртәнге тугызга билгеләнгән мәхкәмә утырышы гадәттәгечә шактый соңга калып башланды. Утырыш башында ук журналистлар белән ни эшләргә дигән сорау күтәрелде. Журналистлар ун минутка залдан чыгарылды, аларның ни рәвешле мәхкәмәдә катнашуларын шул арада хәл ителде. Казый Рөстәм Хәкимов матбугат вәкилләрен бүлмәгә дәште. Алар катнашында гаепләүче якның, Андрей Железновның утырышта катнашкан туганнарыннан, адвокаттан видеога, фотога төшерүгә ничек карулары белән кызыксынды. Алар биредә журналистлар катнашуына, фотога төшерүгә каршы булуларын белдерде. Гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновтан да видеога, фотога төшерүгә мөнәсәбәтен сорадылар. Ул: “Мин инде карт кеше. Матбугатта мине мыскыл итәләр генә дип беләм. Шуңа төрле төшерүләргә мин каршы", диде. Шулай да казый артык кырыслык күрсәтмәде, аерым шартлар белән видео-фотога төшерергә рөхсәт бирде.

Прокурор Гөлдәрия Сәхәүова
Прокурор Гөлдәрия Сәхәүова

Утырыш башында прокурор сүз алды. Прокурор Гөлдәрия Сәхәүова Мисбах Сәхәбетдиновның табиб Железновны үтерү алшартлары хакында, кул таягын ату коралы итеп ясап җинаять эшләве хакында бәян итте. Аннан соң казый гаепләнүчегә сораулар юллады: "Ул корал ясауны таныймы? Патроннар ясауны да таныймы? Корал саклауны, аны үзе белән йөртүне, үтерүне таныймы?"

Мисбах бабай
Мисбах бабай

Мисбах Сәхәбетдинов әлеге сорауларга өлешчә җавап бирде дияргә була. Шушы сорау-җаваплар барышында ул кызып та киткәләде. "Сорауларыгызны, ниләр әйтүләрегезне мин ишетмим, аңламыйм. Колагым да начар ишетә. Әйткән сүзләрегез дә бүлмәдә яңгырап тарала", дип дәгъва да белдерде. Тәрҗемәче Айгөл Гыйззәтуллинага да бу хакта җиткерде. Аның бу дәгъвасы урынлы булгандыр. Утырышта булучыларга тын гына утырып, әйтелгән сүзләрне аңлау өчен колакларына кулларын куеп утыручылар да булды. Мәхкәмә барышында Мисбах Сәхәбетдинов, корал ясауны, аны саклауны, Железновны үтерүне таныйм, диде. Ә менә патроннар ясау буенча гаепләүне танымады. “Мин аларны кибеттән алдым”, диде ул.

Кайбер матбугат чаралары мәхкәмәгә кадәр үк Сәхәбетдиновның 2008-2013 елларда ук Железновны үтерергә әзерләнүен, ләкин кул таягына урнаштырылган патронның 2013 елда атмавы хакында зурдан сүз куертты. Гаепләнүчегә бу хакта да сорау бирелде. Бу хәлнең булганын ул танымады.

Мәхкәмә бинасы
Мәхкәмә бинасы

Көн дәвамына сузылган утырышта шаһитлар чыгышы да тыңланды. Алар арасында 4нче поликлиника клиенты, ишек алды җыештыручы, шәфкать туташы, сак хезмәте кешеләре бар иде. Алар Железновны үтерү вакыйгасында үз күргән-белгәннәрен бәян итте. Мәрхүм табиб Железновның кызы Анастасия үз чыгышында күз яшьләре аша: “Минем әти - бик әйбәт кеше иде. Бик күпләргә ярдәм итте. Гаеплене канун буенча хөкем итсеннәр”, диде. Бу сүзләрдән соң Мисбах Сәхәбетдинов урыныннан торып: “Мин сезнең гаилә алдында гафу үтенәм. Беләм, гафу итмәссез. Миңа да күп калмагандыр. Бәлки төрмәдә дә үләргә язгандыр”, диде.

Мәхкәмәнең 6 апрель 14.00 сәгатьтә дәвам ителәчәге белдерелде.

XS
SM
MD
LG