Accessibility links

Баку Ереванны тынычлык килешүен бозуда гаепләде


Азәрбайҗан саклану министрлыгы әрмән ягын Таулы Карабахта утны туктату килешүен 115 мәртәбә бозуда гаепләде.

Үзбилгеләнгән Таулы Карабахта атышларны туктату килешүе 5 апрель кабул ителде. Узган төндә чик буенда атышлар булуын Азәрбайҗан саклану министрлыгы хәбәр итте. Таулы Карабах рәсмиләре бу хәбәрне расламады.

Таулы Карабахта 2 апрельгә каршы төндә вазгыять кисәк кискенләште, кораллы бәрелешләр башланды һәм яклар бер-берсен килешүне бозуда гаепләде. Үзбилгеләнгән Таулы Карабах рәсмиләре чәршәмбе көнне һәлак булганнарның санын игълан итте: 29 хәрби үлгән, 28 хәбәрсез югалган, 72 хәрби яраланган. Азәрбайҗан ягында 31 хәрби һәлак булган.

БМО 30дан артык кешенең һәлак булганы, 200дән артыгының яраланганы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG