Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Татарстан министрлары праймериз алдыннан республика буйлап йөрүдән баш тартты


Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

Татарстанның алты министры “эш күп сәбәпле” федераль исемлекләр нигезендә праймеризда катнашудан баш тартты. Алар бер мандатлы үз бүлгәләрендә генә сайланачак.

“Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, Татарстан хөкүмәтенең алты министры праймеризда катнашучылар исемлекләреннән алынган: Татарстан вице-премьеры һәм мәгариф министры Энгел Фаттахов; вице-премьер һәм сәнәгать вә сәүдә министры Альберт Кәримов; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова; юстиция министры Лариса Глухова, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм дәүләт туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов. Алар барысы да праймеризда федераль исемлек нигезендә түгел, ә үзләрен нәмзәт итеп күрсәткән бер мандатлы бүлгәләрдә катнашачак. Бу карарны министрлар “эш күп һәм республика буйлап үгетләп йөрергә мөмкинлекләре булмау” белән аңлаткан.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Русия Дәүләт Думасы сайлавы праймеризларында катнашса да, депутат булып китәргә ашыкмавын, праймеризга җитәкчелек кушуы белән генә чыгуын әйтте.

Дәүләт думасына дәгъва итәчәк намзәтләрне сайлау 22 майга билгеләнгән. Татарстанда праймеризда 50дән артык кеше катнашырга теләк белдерде, алар арасында тугыз министр һәм думадагы хәзерге Татарстан депутатлары бар.

XS
SM
MD
LG