Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Дәүләт оешмалары телләр турындагы канунга азмы-күпме буйсына, ә Татарcтандагы федераль оешмаларының күп очракта татар теленә исе китми. Бу – Татарстан социологлары ясаган нәтиҗә.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының этносоцилогия бүлеге галимнәре Казанда дәүләт телләренең кулланышын тикшергән. Визуаль- аудио мәгълүматлар аша Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы канунның гамәлгә ашырылуы ничек барганын күзәтү эше беренче тапкыр башкарылган. Социологик тикшерү 2014-2020 елларга тәгаенләнгән "Татарстан телләрен саклау һәм үстерү" дәүләт програмы нигезендә уздырылган. Фән, мәдәният, реклама, кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дәүләт телләренең кулланышын өйрәнү програм планына кереп калды.

2014 елда мәдәният өлкәсен тикшергән булсалар, узган ел татар һәм урыс телләре визуаль мәгълүматта, рекламада никадәр кулланылу тикшерелде. Быел ул тикшерүгә нәтиҗә ясалды. “Казанның тел ландшафты” дип исемләнгән китапчык басылып чыкты. Элмә такталар бармы, ничек башкарылган – барысы да тикшерелде. Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, мондый эш моңа кадәр башкарылмаган.

Гөлнара Габдрахманова

Гөлнара Габдрахманова

“Мондый тикшерү Татарстанда алып барылмады. Шуңа эшне нидән башларга, ничек уздырырга дигән сорау туды. Чынында тел ландшафтын өйрәнүнең фәнни методологиясе юк. Безгә Чуашстанда тел сәясәтен тикшерүче Испания галиме Элос Һектор ярдәм итте. Ул өйрәнгән юл белән барырга булдык.

Бер ел дәвамында тулысынча социологик тикшерүгә әзерләндек, быел инде аның практик ягы башкарылды. Галимнәр телендә ул “кыр” эшләре дип атала. Фәнни тикшерүдә башка шәһәрләр дә колачланырга тиеш иде, әмма көч тә, вакыт та җитмәде. Татарстанның башка шәһәрләре, район үзәкләре чират көтә.

Тикшерү ысулы болайрак булды: очраклы рәвештә Казанның җиде урамы сайланды. Аның берничәсе – үзәктә, берничәсе үзәктән ерак булган “йокы” районнарында урнашкан, калганнары – сәнәгать оешмаларында якын булган урамга тукталдык. Бауман урамы – туристлар күп йөри торган урам, Кирмән урамында дәүләт, муниципаль, федераль дәрәҗәдеге оешмалар урнашкан. Аларның да татар теленә карата мөнәсәбәтен тикшерү максаты куелды. Калганнары – Сафиуллин, Краснококшай, Горсовет, Тынычлык, Космонавтлар урамнары.

Берничә кеше урамда очраган барлык элмә һәм урам исемнәре язылган такталарны, кибет, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның исемнәрен фоторәсемгә төшерде. Реклама, кешеләр кулдан язган игъланнар – барысы да базага тупланды. Дәүләт, муниципаль, федераль, хосусый, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда элмә такталарның фотолары аерым тупланып өйрәнелде, математик ысул белән процентларны санап чыгардык”, дип аңлатты Гөлнара ханым.

Татар теле инглизгә оттыра

Социологик тикшерүдә Казанның татар теленә карата чын мөнәсәбәте ачылган. Татар теле үзәктән “куып чыгарылган”, аны үзәктә читтәге урамнарда гына очратып була, татар телен урыс һәм инглиз телләре басып киткән.

“Базада туплаган билгеләрнең гомум саны – 2369. Шуларның бары тик 5 проценты гына татар теленә кагылышлы. Анысы да саф татар телендә язылган визуаль мәгълүмат түгел, күп очракта татар һәм урыс телләрендә язылган элмә такталар. Бары тик татарча гына кулланылган элмә такталарның саны якынча 1 процент. Анысы “Татар радиосы” һәм стоматология хастаханәсе рекламасы булды. Аннары бер йортта саф татарча "Зинһар, ишекне ябыгыз!” дигән бер язма очрады.

Казанда чит телнең кулланышы татардан күбрәк булып чыкты. Бары тик инглиз теле генә кулланылган очраклар күп булды, монда урыс та, татар сүзләре дә юк. Аларның саны – 6 процент. Урыс теле белән бергә кулланылган инглиз, гарәп, төрек телле элмә такталар – 9,5 процент. Ягъни, бергә 15 процент булып чыга.

Татар теле кулланышының 5 проценты урам исемнәренә туры килә. Аларны ике телдә язалар, әмма монда хаталар бик күп. Кайсы җирдә латин имласы кулланыла, кайда – кирилл имласы. Тәрҗемәдә дә чуарлык. Югыйсә, расланган урам исемнәре реестры бар. Тәртип юк, системага салынмаган. Үзәктә, шул ук Бауманда татар телен куллану юк диярлек. Татар теле үзәктән ерак районнарында активрак кулланыла. Анда халык даруханә, поликлиника, кибет, чәчтарашханәләрне татар атамалары белән атый.

Ике телне дә кулланучылар – ул дәүләт оешмалары, әмма алар безнең күзгә аз эләкте. Әмма дәүләт оешмаларында ике телгә дә бертигез караш дип әйтеп булмый. Федераль үзәккә караган оешмаларда урыс теленә өстенлек бирелә, татар теле “онытыла”, ди галимә.

Татар телен кулланучыларга дәүләт "кәнфит" тоттырырга тиеш

Казанда татар теленең кулланышы аксаганын теләсә кем әйтә ала, әмма моны фәнни яктан раслау – икенче нәрсә. Галимнәрнең фәнни нәтиҗәсенә республика җитәкчелеге, түрәләр, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар карашы нинди булыр – әлегә әйтүе авыр. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрер өчен ни булса да эшләнерме? Галимнәр алар ясаган тикшерүгә колак салырлар дип өметләнә.

“Фәнни тикшерү нәтиҗәләрен Татарстан дәүләт шурасы, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгына бирдек. Нинди нәтиҗә ясалыр – белмим. Барыбер ничектер телгә кагылышлы вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Телгә кагылышлы кануннар бар, әмма аларны куллану кирәклеген аңлау, кызыксыну юк. Ихтыяҗны, мотивацияне арттыру кирәк. Механизмнары булдырылса, татар теленең куллынышы артыр иде. Үз оешмасын, берләшмәсен танытуда татар телен куллану отышлырак дип аңлату җитми. Татар телен кулланучыларга ярдәм итүнең грант системасын булдырырга мөмкин. Конкурслар да оештырырга була. Икетелеллеккә яхшы мөнәсәбәттә булучылар, иң активлар дәүләт дәрәҗәсендә бүләкләнсә, башкаларга да стимул дигән сүз. Татар яшьләре хәрәкәте бу эшне иҗтимагый башлангыч итеп оештыра. Әмма дәүләт дәрәҗәсенә үсү кирәк.

Гомумән, татар телен кулланырга теләүчеләр бар, әмма телне белмиләр, дөрес язмабыз дип куркып, татар теле төшеп кала. Татар телен белү дәрәҗәсе түбән. Дәүләт тарафыннан тәрҗемә эшләрендә ярдәм күрсәтә торган бер структура булырга тиеш. Элмә такталар бертигез ике телдә һәм хатасыз булсын өчен муниципаль органнарда да, дәүләт оешмаларында да күзәтү эшен алып баручы оешма булу кирәктер", ди галимә.

Казан түрәләре ни ди?

Казандагы икетеллелекне гадәти күренеше әлегә хыял гына. Татар җәмәгатьчелеге ике дәүләт теленә бертигез карашны таләп итә, әмма бу авырлык белән бара. Татар теленең төшеп калуы яки хаталы язу Казанга хас күренеш. Бер ай элек шәһәр мэриясендә икетеллелек канунын гамәлгә ашыру комиссиясе барлыкка килде. Аны Казан башлыгы Илсур Метшинның урынбасары Денис Калинкин җитәкли. Комиссия бер ай дәвамында эшли, аның беренче утырышы да узган, әмма комиссия нишлиячәк, нинди проблем караячак, нинди план белән эшләячәк - берни билгеле түгел.

Комиссиянең эшчәнлеге хакында тулырак белер өчен Казан шәһәре башкарма комитетының Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Илнур Шакировка мөрәҗәгать иттек. Якынча бер ай дәвамында ул телефоннан "Вакытым юк, соңрак җавап бирермен", дип вәгъдә суын мулдан эчерде. Ахыр чиктә үзе билгеләгән вакытка мэриягә чакырды, әмма бер сорауга да җавап бирмәде. Исем-фамилияне җентекләп сорап, кенәгәсенә теркәп куеп, "Эшем бик күп, җыелышлар шактый, өлгермим, мин барлык журналистларны беләм, атна саен интервью бирәм", дип зарланып яңа оешкан комиссия турында барлык мәгълүмат рәсми сәхифәдә уранашканын әйтте. Сорауларга җавап бирүне үзенең урынбасары җилкәсенә шудырды. Урынбасар үз чиратында Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә юллауны сорады.

Ник бер ай дәвамында "без матбугат хезмәте аша гына җавап бирәбез" дип әйтмәүләре, офисларына чакыртып сөйләшүләре генә аңлашылмый. Кырыкка ярылып, төрле эшне башкарырга мәҗбүр ителүе турындагы түрәнең зары гына Казандагы татар теле проблемасын хәл итми. Сүз уңаеннан, Казан мэриясенең башкарма комитеты бинасындагы кабинетларның ишекләрендәге элмә такталардагы мәгълүмат бер генә телдә башкарылган - урысча гына.

Татарстандагы икетеллелекне гамәлгә ашыру комиссиясе турында сораулар Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә юлланды. Җавап биргәч тә Азатлык укучыларын алар белән таныштырырбыз.

Федераль үзәк урыс телен ныгыта, татар телен көчсезләндерә

Татарстан 1993 елда "Дәүләт телләре турында"гы канунның 3нче маддәсендә оешманың элмә такталары, рекламасы, кулланучылар почмаклары, сатып алучылар өчен мәгълүмат такталары, бәя белешмәлекләре, прейскурантлар, игъланнар – барысы да ике телдә ясалырга тиеш дип әйтелгән. Кибетме, башка оешма бинасымы – Татарстан символлары, милли бизәкләр белән эшләнергә тиеш дигән җөмләләр дә булган. Югары һәм урта белем бирү йортларында сатып алучылар белән ике телдә дә аралаша алган белгечләр дә әзерләнгән. Терминология комиссия дә булдырылган. Әмма сәясәт вертикале аркасында 2000 елларда урыс теленең позицияләре ныгый башлый. Татарстанның аерым кануннары юридик көчкә ия булудан туктый.

Бүгенге көндә кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар телен куллану-кулланмау киңәш кенә ителү дәрәҗәсендә калды. Аны оешма үзе хәл итә. Шуңа күрә дә татар телен язуларда, мәгълүмат бирүдә кулланырга тырышучылар күп түгел. Кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә татар телен куллану татар телле аудиторияне җәлеп итүдә уңай ысул дип аңлату, республикада Татарстанның Конституциясе, ике дәүләт теле барлыгын искә төшерү аерым актив кешеләр һәм яшьләр милли хәрәкәте тарафыннан гына башкарыла.

Берьяктан федераль үзәк визуаль мәгълүматларда, топонимикада, хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар теленең куллануына каршы төшеп аркылы ятмый, әмма үстерергә дә ирек бирми. Татарстан хөкүмәте исә моңа икенчел карашта тора, һаман кулы җитми. Кирәксенмиләр. Латинга килгәндә, Мәскәү аны безгә урам исемнәрен язуда куллануны тыймый.

2014-2020 елларга тәгаенләнгән дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы максатларның берсе – аудиовизуаль мәгълүматны ике дәүләт телендә дә бертигез куллануга ирешү. Дәүләт һәм муниципаль идарәдә, хезмәт күрсәтү һәм мәгълүмати-коммуникация өлкәләрдә татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә теләк бар, әмма ул никадәр башкарылып чыгарылыр - әйтүе авыр. Җиң сызганып, булсын дип, сәяси ихтыяр көчен эшкә җигеп, тырышып эшләгәндә берникадәр уңышка ирешергә мөмкин. Өметсез шайтан гына. Әмма дәүләт акчасын әштер-өштер китереп күз буяу өчен хисап ясалса, алга китеш булуга өмет юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG