Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

Удмуртия татарларының "Яңарыш" газетасына 25 ел тулды


Удмуртия татарларының "Яңарыш" газетасы

Удмуртия татарларының "Яңарыш" газетасы

9 апрель Удмуртия татарларын берләштергән, аларның тормышын атна саен яктыртып торган "Яңарыш" газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләде. Удмуртия башлыгы Александр Соловьев редакция хезмәткәрләре белән очрашып, газетаның эшчәнлеген югары бәяләде.

Удмуртия татарларын берләштергән, аларның тормышын атна саен яктыртып торган “Яңарыш” газетасына - 25 ел. Үткән гасырның 90нчы елларында башланган үзгәртеп корулар Удмуртия татарлары тормышына да яңалыклар алып килде. Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килде – үзәк милләтне берләштерү, халыкка мәгълүмат җиткерү максатын күздә тотып мәгълүмат кырын булдырды. Радио-теле тапшырулар эфирга чыкты, “Яңарыш” газетасы дөнья күрде. Алар республикада гомер итүче милләттәшләребез тормышын туган телебездә яктыртты, ана теленә карашны үзгәртте, яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә зур роль башкарды.

"Яңарыш" газетасында "Алтын йомгак" бите

"Яңарыш" газетасында "Алтын йомгак" бите

Русиянен татарлар күмәк яшәгән бик күп төбәкләрендә шундый ук мәгълүмат чаралары барлыкка килде, әмма аларны саклап кала алмадылар. Тик Удмуртиядә теле-радио тапшырулар сакланып кына калмады, аларның саны да артты. Удмуртия дәүләт телерадиокомпаниясендә атна саен телевизон “Хәерле кич”, “Очрашу” радиотапшыруы эфирга чыга, җирле "Минем Удмуртия" каналында “Безнең вакыт” һәм балалар өчен “Күңелле кыңгырау”, иртән көн саен татар телендә хәбәрләр эфирга чыга. “Яңарыш” газетасы да дүрт битле басмадан башта унике, ә хәзер уналты битле булып атна саен татар гаиләләре ишеген кага.

Удмуртия башлыгы Александр Соловьев белән очрашуда

Удмуртия башлыгы Александр Соловьев белән очрашуда

“Яңарыш” газетасы 25 еллыгын тантана итүне Удмуртия башлыгы Александр Соловьев белән очрашудан башлады. Республика җитәкчесе редакция коллективы белән очрашты. Кызыксынып, төрле елларда бәйгеләрдә алган бүләкләре белән танышты. “Республикада иң яхшы басмаларның берсе булып исәпләнә газета. Сезгә озак еллар беренчелекне бирмәскә теләгем”, диде Александр Соловьев.

Мөхәррир Рәмзия Габбасова

Мөхәррир Рәмзия Габбасова

“Яңарыш” газетасы редакциясе иркен бүлмәдә урнашкан. Һәр хезмәткәрнең өстәлендә заман таләбенә туры килгән техник җиһазлар. Кирәкле мәгълүматны интернет аша да тиз генә табу мөмкинлеге бар. Газета мөхәррире Рәмзия Габбасованың бүлмәсендә бу елларда төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган дипломнар, бүләкләр. Рәмзия ханым үзе “Яңарышта” инде ике дистә ел. Соңгы биш ел мөхәррир вазифасын башкара. “Төрле елларда төрлечә булды. Редакциянең матди хәле илдәге сәяси хәлләр белән дә, икътисади хәлләр белән дә бәйле. Соңгы елларда редакциянең матди кыенлыклары күргәне юк. Мин редакциягә баш мөхәррир булып билгеләнгәндә миллион сумга хәтле бурычыбыз бар иде. Бүген инде без бурычлардан башка яшибез. Монда матбугат һәм мәгълүмат агентлыгының да өлеше зур. Алар безгә тиешле ярдәмне һәрвакыт күрсәтеп тордылар. Безнең сүзгә колак салдылар”, диде Рәмзия Габбасова.

Газетага нигез салучы Мәсгут Гаратуев

Газетага нигез салучы Мәсгут Гаратуев

Бүген “Яңарыш” газетасы аягында нык басып торучы басма. Тиражы да, рус телле газеталар белән чагыштырганда шактый зур – дүрт меңнән артык. 25 ел элек газета нәшер итүнең максаты, аның беренче саны ничек тууы хакында хатирәләре белән ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев уртаклашты. “Халыка мәгълүмат җиткерү, берләштерү иде безнең максат”, диде Мәсгут ага.

Берничә кеше әлеге идеяне тормышка ашырырга алына. Материаль база юк, нәшрият өлкәсендә дә тәҗрибәле белгечләр дә, журналистлар да булмавы аларга киртә булмый. Беренче санын Мәсгут ага Гаратуев, Ибраһим Биектаулы, Фәнзилә Салихова, Ринат Гарнаев эшлиләр. Аны принтта бастыралар.

Унда "Яңарыш"ның беренче саны

Унда "Яңарыш"ның беренче саны

Газетаны ТИҮнең беренче корылтаенда җыелган халыкка өләшәләр. Шушы листовкадан “Яңарышның” олы тарихы башлана да инде. “Без, милли хәрәкәтне оештыручылар, газетаны халкыбызны берләштерүче мөстәкыйль басма буларак ачтык, татар халкының мәнфәгатьләре турында язып чыктык, биш ел дәвамында газета бәйсез булды”, дип искә алды Мәсгут ага Гаратуев. Әмма ТИҮнең финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле, аны сөйләшеп, бу эштә милләттәшебез, ул елларда Ижау типографиясе директоры Нәзирә Касимова, газетаны бюджет карамагына кертергә ярдәм итә.

"Яңарыш" газетасы хезмәткәрләре

"Яңарыш" газетасы хезмәткәрләре

“Бүген дә газета беренче елларда куйган юнәлештә эшен алып бара, зур уңышларга иреште. “Яңарыш” биш тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булды, ике тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Татар рухы” конкурсында җиңү яулады”, дип дәвам итте газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.

Әлбәттә, газетаның укучылар өчен кызыклы, бай мәгълүматлы булуының төп нәтиҗәсе – хезмәткәрләрдән тора. Бүген газетада журналистика яисә татар теле факультетларын тәмамлап килгән хезмәткәрләр эшли. Алар “Яңарыш”ка очраклы рәвештә килмәгән.

Рилия Закирова, Рәмзия Габбасова (уртада), Рөстәм Нуретдинов яңа журналны карыйлар

Рилия Закирова, Рәмзия Габбасова (уртада), Рөстәм Нуретдинов яңа журналны карыйлар

Рилия Закирова - Актаныш кызы. Ижауга килеп урнашкач, татар телендә аралашу ихтыяҗы аны газетага китерә. “Башта сынау үтәргә туры килде, аннан соң эшли башладым. Күп еллар “Белем һәм тәрбия” битен алып барам. Мәгариф проблемаларын яктыртам. Бу юнәлештә эшләү үземнең ике улымны тәрбияләргә дә ярдәм итте. Еш кына язмаларымның геройлары киңәшләре дә бик урынлы булды”, диде Рилия Закирова.

Эльмира Нигъмәтҗанова педагогика көллиятендә укыганда ук шигырьләрен газетада бастыра башлый. Аннан соң аның үзен дә редакциягә эшкә чакыралар. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга җибәрәләр. Эльмира җирле авторлар белән күп эшли. Аларның иҗатларын укучыларга җиткерү өчен күп тырыша.

Альбина Шәйхетдинова Удмуртия республикасының күршесе Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән. Мәктәптә укыганда Удмуртиянең җирле каналыннан “Күңелле кыңгырау” тапшыруын карап, шушы тапшыруларны әзерләүдә катнашырга теләге туа. Югары белем алып, башта телевидениедә эшли, аннан соң газетага күчә.

Нәзир Ногманов

Нәзир Ногманов

Нәзир Ногманов, Гөлнара Вәлиева кечкенәдән газеталарга язганнар. Шуңа да аларның мәктәптән соң, югары уку йортларында белем алу елларында ук газета белән дуслашулары табигый. Эльвира Хуҗина исә инде 5нче сыйныфта укыганда ук газетага язмаларын, әкиятләрен, шигырьләрен юллаган. Язмалары еш кына “Алтын йомгак” битенчә чыккан. 2009 елдан “Яңарыш”та эшли. “Хатлар тормыш көзгесе” “Дин һәм әхлак” битләрен алып бара.

Гүзәл Шакирова - белеме буенча инглиз теле укытучысы. Ижауга килеп эш эзли башлагач, “Яңарыш” газетасына хәбәрчеләр кирәк дигән игъланны күреп, үзен сынап карарга була. Ул сынауны үтә һәм инде ун ел биредә эшли. “Яшьләр адымы” битен әзерли.

Эльвира Хуҗина

Эльвира Хуҗина

Рафилә Рәсүлева берничә ел китапханәләрдә эшли, “Яңарыш” газетасына китапханәдә уздырылган чаралар турында язмалар җибәреп тора. Ә инде “Яңарыш”ка эшкә урнашырга килгәч, сынау буларак Әгерҗе районында гомер итүче 100 яшьлек әби турында язма әзерләгән. Бу турыда ул кызык итеп: “Әле ул әби белән сөйләшер өчен аны урамнан эзләп йөрдек”, дипсөйләде. Рафилә газета хезмәткәрләрен “Чулпан” театры түгәрәгенә дә туплады. Үткән елда фестивальдә дә катнашып өлгерделәр. Шәһәрдә тамашачылар каршында да уңышлы чыгышлары белән истә калдылар.

"Алтын йомгак" журналлары

"Алтын йомгак" журналлары

Удмуртиянең татарлар яшәгән мәктәпләрендә татар телен укыту, милли тәрбия бирү мәсьәләләре “Яңарыш”та даими яктыртылып тора. Редакциягә язмаларынана теле укытучылары, тәрбиячеләр, ата-аналар да юллый. Балалар да “Алтын йомгак” битендә каләм чарлый. Аларның уңышлы язмалары, рәсемнәре, башваткычлары, хәтта фәнни эшләре дә дүрт ел рәттән “Алтын йомгак” журналында басылып чыкты. Бу битне һәм журналны Рилия Закирова әзерли.

“Балаларга үз язмаларын газетада күрү сөенеч тудырып, тагын да матур иншалар язарга этәргеч бирсә, өлкәннәргә дә газетада үз иҗат җимешләрен күрү, үз фикерләрен газета укучыларына җиткерү мөһим”, диде шагыйрь Ибраһим Биектаулы.

Юбилей кичәсен алып баручылар Артур Фәлахов һәм Гүзәл Шакирова

Юбилей кичәсен алып баручылар Артур Фәлахов һәм Гүзәл Шакирова

“Яңарыш” газетасы беренче саныннан ук шигърияткә зур игътибар юнәлтте. Каләм тибрәтүче милләттәшләребезнең иҗат җимешләре “Әдәби сәхифә” битендә дөнья күрә. Алар газетага төрле юллар белән килгән. Ринат Батталовны исә газетаның беренче мөхәррире Фәрсил Мәхиянов чакырган. Гыймран Сафин, радиозаводта эшләгән чорда ук шигырьләре белән укучыларны таныштыра башлый. Соңрак алар икесе дә бик җитди публицистик мәкаләләре белән дә укучылар игътибарын җәлеп итте.

“Яңарыш”ның “Әдәби сәхифәсендә” һәм “Ижау - иҗат мәйданы” битләрендә дөнья күргән авторларныңкитапларыда басылып чыкты. Җирле авторлар бастырган китаплар саны да инде җитмешкә якын. Биш автор берничә ел элек Татарстан һәм Удмуртия язучылар бекрлекләренә әгъза итеп кабул ителде. Яшь авторлар белән дә бу юнәлештә эш алып барыла.

Милләттәшләребез өчен “Яңарыш” - публицист мөнбәре дә. Бүгенге заман кимчелекләрен ачыклап, сәясәтне аңлатып, икътисад һәм матди темаларга тирән эчтәлекле күзәтүләр әзерләү – шагыйрьләр бу темеларны да читләтеп үтми.

Гүзәл Шакирова

Гүзәл Шакирова

Газетадан һәр катлам укучы үзе өчен кызыклы мәгълумат туплый ала. Яшьләр битендә талантлы, милли җанлы егет-кызларга багышлап күп язмалар урын алды. Шул ук вакытта хәбәрчеләр кызыклы проектлар белән чыкты. Гүзәл Шакирова “Могҗизалар кыры” һәм “Син – минеке, мин – синеке” проектлары авторы. Соңгы проектны укучылар дәвам итәргә сорый.

Үткән гасыр азагында ана теле мәктәпләрдә укытылмау сәбәпле, татар балалары да рус телендә иҗат итә.Әмма аларның шигырләрен, язмаларын да тәрҗемә итеп, “Янарыш”та бастырып чыгарабыз, диде Гүзәл Шакирова . Ә яшьләр газетаны сайттан укып белә. Сайтны булдыруны газета хезмәткәрләре үзләре тәкъдим итә.

Газетада һәр катлам укучы үзен кызыксындырган темага язма таба ала. Ислам дине нигезләре белән таныштыручы “Дин һәм әхлак” битендә дин кардәшләребез үзләренә кирәкле язмалар укый, сорауларына җавап ала.

Газетаның бүләкләре

Газетаның бүләкләре

“Яңарыш” бер листовкадан чыга башлап, бүген инде 16 битле булып гаиләләргә ирешә. Ул инде хәзер ак-кара төстә генә түгел “күлмәген” аллы-гөлле итте. Төсле булып чыгуы газетага укучылар игътибарын тагын да күбрәк юнәлтте. Бәлки шуңа да балалар мәкаләләрен дә, рәсемнәрен дә газетага бик теләп җибәрә. Күпләре әниләре үрнәгендә яза башлый. Гөлнара Вәлиеваның улы Нияз шундыйлардан.

Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Газета укучы кулына килеп керү өчен күп кенә этаплар уза. Бүген техник мөмкинлекләр моны җитез генә эшләргә ярдәм итә. Басманың беренче санын җыюда күп киртәләр аша үтәргә туры килә. Әле типографик ысул белән бастырыла башлагач та, аңа күп көч куярга кирәк була. Хәтта бер ел аны Татарстанның Әгерҗе типографиясендә бастырып, Удмуртиягә алып кайту үзе бер проблема булып торды. Ул елларда Ижау типография директоры булып билгеләнгән Нәзирә Касимова татар басмасын шәһәрдә нәшер итү өчен ярдәмгә килә. Татар шрифтлары алып кайтып, газета биредә чыга башлый.

"Асылъяр" ансамбле котлый

"Асылъяр" ансамбле котлый

Газетаны беренче елларда иске генә машинкада баскан Гөлүсә Гыйбадуллина, Казакъстаннан кайткан туганнары күреп, аңа казакъ шрифты белән машинка җибәрәләр. Аны татарчага алыштырып, берничә ел язмаларны шунда җыя Гөлүсә ханым. Бераз соңрак улы Рөстәм аларга компьютерны үзләштерергә ярдәм итә.

Гөлүса Гыйбадуллинаның зәңгәр дәфтәре – һәр журналистның хыялы. Тик күпләр күңелендә бу хыял гына булып кара. Гөлүсә Гыйбадуллинаның дәфтәрләрендә хезмәткәрләр тормышына кагылган кызыклы һәм мәзәк хәлләр һәм авторларга багышлап язылган юллар да саклана.

Альбина Шәйхетдинова

Альбина Шәйхетдинова

Бүген чыккан саннарны элеккеге еллардагы битләр белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Газетаны аякка бастыруда зур тырышлык куйган Закуан Нуретдин беренче елларда аның артыннан күпме йөрергэ туры килүен исенә төшерде. Закуан Нуретдин “Яңарыш”ны җиде ел җитәкләде. Амур Фәлах, Ирек Шәриповның да “Яңарыш”ны укучы күңеленә хуш килерлек басма итүдә рольләре зур булды.

“Яңарыш”ны күп кеше үз итә. Элемтә бүлекләре аша яздырып алу кыйммәткә төшүе сәбәпле, милләттәшләребез газетаны тарату нокталарыннан яисә редакциядән килеп ала.Кәрәм ага Гыйләҗев Ижаудан 40 чакрым булган Якшур-Бодья районыннан килеп ала һәм милләттәшләребезгә тарата.

25 ел дәвамында газета Удмуртия татарлары тарихын барлаучы булып тора. Газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре саны да шактый. Алар журналистлар белән бергә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, үстерүдә, татар халкының мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш кертә.

Удмуртия республикасы башлыгы Александр Соловьев һәм мөхәррир Рәмзия Габбасова

Удмуртия республикасы башлыгы Александр Соловьев һәм мөхәррир Рәмзия Габбасова

Башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. 2016 елның башында газета тагын бер бәйгедә җиңүче булды. Русия күләмендә уздырыла торган Русия матбугатының “Алтын фонды” дигән билгесен йөртү хокукына ия булдык. Әле мондый Русия күләмендәге рус газеталары арасындагы бәйгедә катнашыбыз юк иде. Беренче тапкыр катнашып, III дәрәҗә билгегә ия булдык. Бу инде газетаның чынлап та шушы стандартларга туры килә торган, укучылар һәм журналистика таләпләренә туры килә торган газета булуын раслый. Бу уңышта, бу дәрәҗәгә уртак көч белән укучыларыбыз, хәбәрчеләрнең, редакция хезмәткәрләренең, милли хәрәкәт вәкилләре, милли оешмаларның барысының да өлеше зур”, диде Рәмзия Габбасова.

Татар газетасы республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар, шәхесләр белән таныштыручы да, халыкны берләштерүче дәчара да булып озак еллар нәшер ителсен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG