Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:25

Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәне Стокһольм татарлары оештырды.

Олуг татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган кичәне оештыручыларның берсе, Стокһольмда яшәүче Гөлүзә Зыятдинова, чараны “бик җылы, җанлы, күңелле һәм сагышлы” булды, дип сөйләде. Габдулла Тукайның якташы Зөлфирә Сәгъдиева белән алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгән, чыгышларын зур экраннан күрсәтелгән рәсемнәр һәм мәгълүмат белән бизәгән.

Җырчы Гөлүзә Зыятдинова татар халкының музыкаль фольклорының шагыйрь иҗатындагы урыны турында гына сөйләп калмыйча, Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарган. Тукайның мәдрәсәдә шәкертләр белән бергә бик тә яратып җырлаган “Мөхәммәдия”, “Әй, дуслар, мал кайда” һәм Тукай сүзләренә халык көе булган “Зиләйлүк” белән “Әллүки” җырлары да башкарылды бу кичәдә.

Тукайның балалар өчен язган әсәрләре турында Мәккә Адольфсон сөйләде. Җыелган кунаклар өчен “Су анасы” укылды. Тамашачылар “Гали белән Кәҗә”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм тагын берничә мультфильм карады. Иң көчле алкышлар балалар һәм яшүсмерләр чыгышларына булды. “Сөбханалла, сөбханалла” шигырен Илһан Соуккан, “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен Амелия Сәгъдиева сөйләде.

Илһан Соуккан һәм Амелия Сәгъдиева

Илһан Соуккан һәм Амелия Сәгъдиева

Чарада катнашкан һәркем Тукайның үзе өчен күңеленә якын әсәрен укып ирештерде. Зифа Әюпова “Киңәш” белән “Ачы тәҗрибә авазы”н сөйләп бирде, Зифа Хохву Кристенссен “Китап” һәм Түркәр Соуккан “Туган авыл” шигырьләрен укыды.

Стокһольмда Тукай кичәсе

Стокһольмда Тукай кичәсе

Швеция татарлары мондый очрашуларга еш җыелмый. "Күп дигәндә елына дүрт тапкыр буладыр", дигән иде ике ел элек Прагада Азатлыкта очрашканда Түркәр Соуккан. Ул очрашудан бирле чараларны башка кешеләр дә оештыра башлады. Гөлүзә ханым һәм Түркәр әфәнде, уллары Илһан - Стокһольм татарларын бергә җыючы, гореф-гадәтләрне, татар телен саклаучы гаилә.

"Без икәү генә түгел, тагын 2-3 кеше активист бар бездә. Хатын-кызлар, әлбәттә. Мондый чаралар - аралашу өчен бердәнбер чара. Илһан андый чараларга барганда нинди телдә сөйләшә? Ул шведча була инде. Анда катнаш гаиләләрнең балалары бар. Әтисе, әнисе татар булган бала 2-3 кенә. Аларның күбесе татарча сөйләшми. Димәк, аларның уртак телләре шведча була", диде безгә Түркәр әфәнде.

Гөлүзә ханым татар чаралары вакытында татарча гына сөйләшәчәкләрен алдан ук әйтеп куя. Элек кыенсынган кешеләр дә безнең янга килгәч татарча сөйләшә башлый, җырлый ди ул. Тормыш иптәше белән килешеп, Гөлүзә ханым сүзен болай дип дәвам итте.

"Ул шулай була инде, чөнки кемнеңдер ире швед, көрд, азәри. Ләкин алар безнең очрашуларга гаиләләре белән бик теләп киләләр. Гореф-гадәтләребезне бик яраталар, өйрәнәләр. Татарча җырлыйлар, бииләр. Татарча җырлаган шведлар да бар. Һәр очрашуда мин баштан ук милләттәшләребезне һәм кунакларыбызны "хуш киләсез", дип сәламләп, җыелуыбызның максаты турында искә төшерәм. Максатыбыз исә - туган телебездә аралашу. Татарча сөйләшәбез бүген, дим. Беренче чараларда Үзбәкстан якларыннан татар егетләре бар иде. Кыенсындылар татарча сөйләшергә. Ләкин без үзебез урысча сөйләшмибез бит, шуңа күрә алар да безнең белән татарча сөйләшә башлады. Аралашкан саен кеше ачыла, тагын да очрашырга иде, дип теләп кала", диде Гөлүзә Зыятдинова.

9 апрель Стокһольмда узган Тукай кичәсендә кызыклы хикаяләргә дә вакыт калды, сөйләшүләр җырлар белән бизәлеп барды. “Бәйрәм бүген” һәм “Сандугач” җырлары да калмады. “Туган тел” җыры белән тәмамланган кичәнең әдәби өлешененән соң кунаклар сөйләшүләрен милли ризыклардан сыгылып торган чәй өстәле артында дәвам итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG