Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:38

Татарстан көннәре уңаеннан Чехиянең Брно шәһәрендә күрсәтелгән сәнгать осталарының зур концерты җирле чехлардан бигрәк Мәскәүнең күңелен күрүгә корылган иде.

Сүз дә юк, Моравия башкаласы Брнода Татарстан көннәре уңаеннан күрсәтелгән сәнгать осталары концерты җирле чехлар өчен дә, тамашаны күрергә дип Европаның башка җирләреннән килгән татарлар өчен дә зур бер мәдәни вакыйга булды. Чехларның зур күпчелеге татар җырларын һәм биюләрен беренче мәртәбә күрде дияргә була - биредә моңа кадәр андый концертның булганы юк иде әле. Ә инде үз татарыбызга Казаннан килгән теләсә нинди артист, теләсә нинди чыгыш - тансык, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Филүс Каһиров, Резедә Галимова, Руслан Сәйфетдиновлар булса - бигрәк тә.

Тамашачы татарның "Әллүки", "Карурман", "Эрбет" халык җырларын, заманча әсәрләрен, күңелләрне җилкендергән татар биюләрен бик яратты - Моравия ягында фольклор традицияләре бик бай һәм тирән, концертка килүчеләрне дә беренче чиратта ерак, сихерле татарларның халык иҗаты, фольклоры кызыксындырды дияргә була. Алар килүенә үкенмәде - тамаша андый чыгышларга бай иде.

Өстәвенә, Татарстан сәнгатькәрләре җирле чехларның йөрәген башкача да яулады - җырчы Айдар Сөләйман мәшһүр Карел Готт башкарган "Kdepak ty ptáčku hnízdo máš" ("Ояларың кайда, кошчык") дигән бик популяр җырны башкарып, залны ду китерде. Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ир-егетләр төркеме дә чех халык җырын өйрәнеп килгән иде.

Шуңа тамаша азагында да алкышлар мул булды, халык яңа тәэсирләргә, яңа хисләргә баеп таралышты, оештыручыларга рәхмәтләр укыды.

Бер үк вакытта Татарстанның җыр һәм бию сәнгатен, хөкүмәт оештырган зур галаларын соңгы 20-30 ел дәвамында күзәтеп баручыларга берничә яңа элементлар да күзгә ташланды. Дөресен генә әйткәндә, алар асылда яңа да түгел иде - тамашада урыны-урыны белән пәйда булган шул элементлар сөрсегән совет чорын, пафослы интернационализм заманнарын хәтерләтте.

Сәнгать осталары концертының фәкать мәдәни бер чара булуына, аны бернинди дә сәяси, идеологик төсмерләрсез генә үткәрү кирәклегенә карамастан, тамашаның башыннан ахырына кадәр Мәскәүгә ярарга тырышу сизелеп торды, бертуктаусыз Русия җитәкчелеге алып барган сәясәтнең зирәклеге тәкърарланды.

Брнода Татарстан мәдәнияте көннәре үтүгә һәм тамашаның да Татарстан сәнгать осталары концерты дип аталуына карамастан, урысча алып баручы туташ сәхнәгә килеп чыгуга ук бу чараларның Русия (Татарстан аның бер өлеше бит) тарафыннан оештырылуын казыклап куйды һәм кич буе шушы карашны алга сөрде. Аның пардашы, бичара чех егете кайвакыт хәтта тәрҗемәләрендә бу "җитез" туташның чәчрәгән "россиян" пассажларын йомшарткаларга мәҗбүр иде. Сәхнәдә әледән-әле күренеп торган язуларга да иң өскә "Дни Республики Татарстан", аннан соң аска таба "Татарстан республикасы көннәре" һәм чехча "Dny republiky Tatarstan", дип язу да бу чарада да "кемнең иң өстен" булуына ишарә иде.

"Без сезгә Идел буйларыннан Русия турында һәм аның бер төбәге булган Татарстан турында сөйләргә дип килдек", дип туташ Федор Шаляпин, Максим Горький, Лев Толстой, Муса Җәлил, София Гобәйдуллина исемнәрен атады. Шулай итеп зал тутырып килгән тамашачы Татарстанның татар халкының бишеге һәм бүгенге көндә дә аңа карап торган мәркәзе булуын белми дә калды.

Концерт башланыр алдыннан сәхнәгә күтәрелгән Көньяк Моравия җитәкчесе, һейтман Михал Һашек кына хөрмәт йөзеннән "Татарстанның бик бай тарихы һәм мәдәнияте бар" дигән сүзләр әйтте. Президент Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында "Сезгә Татарстанның, үз күңелебезнең бер өлешен алып килдек, сезгә ошар дип өметләнәбез", диде.

Алар белән сәхнәгә Русиянең Чехиядәге илчесе Александр Змеевский дә чыккан иде. Үз чыгышында ул бер генә мәртәбә дә Татарстанны республика дип телгә алмады, ә Русиянең алдынгы бер төбәге дип кенә атады. Гомумән, Змеевский өчен татар милләте инде юк дигән тәэсир калды - ул Русиядәге татарларны да, Европада яшәгән татарларны да бары тик "диаспора" дип кенә тасвирлады.

Аның каравы, Русиядә дуслык һәм татулыкта 193 милләт яшәве, аларны уртак тарих берләштергәне һәр чыгыш алдыннан диярлек әйтелде. Башта мондый идеологик штампларга исе китмәгән чех тамашачылары соңрак бу кабатлауларга бик сәерсенә башлады. Татар һәм урысның тату яшәвен концертны оештыручылар бик үзенчәлекле итеп күрсәтергә булды.

Башта урыс халык биюе башкарылганда җыр һәм бию ансамбленең татар милли киемнәре кигән хор төркеме артта көйне көйләп селкенеп торды, аннары урысча җыр төркеме чыккач, арттан гына аларга җырларга булышты. Ә инде концерт тәмамланганда Татарстанга багышланган җырга татар милли киемендәге егетләр урыс милли киемендәге кызлар белән бергә чыгып биеде.

Татарстан сәнгать осталары концерты

Татарстан сәнгать осталары концерты

Татар тарихы күренешләре, милли моңнар, биюләр булмады түгел, булды. Алар концертның зур өлешен тәшкил итте. Әмма әйтелгәнчә, чех тамашачысы кичәгә үзе өчен билгеле булмаган татар сәнгатен, аның асылын аңларга дип килгән иде. Урыс җыр-биюләрен күрү, карау мөмкинлекләре Чехиядә болай да җитәрлек, мондагы урысларның үз фольклор төркемнәре, түгәрәкләре бар, Русиядән дә концертлар белән бирегә еш киләләр. Татарстандагы эчке вазгыять күзлегеннән караганда, милләтләр балансын тоту мөһимдер, ләкин бу тамашаның читтәгеләрне таныштыру максатында оештырылуын искә алганда, концерт хуҗаларының програмны идеологик бизмәнгә салып төзүе күпләргә аңлашылмады.

Нәкъ шундый ук ясалмалылык, чын сәнгатькә идеологик кыршау кидерү тырышлыгы тагын бер урында - җырчы кыз Вилена Хикмәтуллина чыгышында күренде. Аны Русиякүләм һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүче дип игълан иттеләр. Әлеге кечкенә кыз Татарстанның инвестицияләр кертү өчен уңай бер төбәк икәнлеге әйтелгәч килеп чыкты һәм Татарстанның нинди шәп булуы, андагы халыкның гөрләп яшәве турында урта куллы бер җыр башкарды. Үсеп килүче яшь буын республиканың киләчәге дигән ишарә ясалды.

Гомумән, концерт програмында аның беренче чиратта җитәкчелек күңелен күрү, аңа ошарга тырышу өчен төзелгәнлеге шулай бер-ике урында сизелеп алды. Брнодан соң сәнгать осталары нәкъ шундый ук концерт белән Маҗарстан башкаласы Будапештка юл алды. Җырчылар анда инде башка җырлар башкарды. "Президент алдында бер үк җырны җырлап булмый бит инде", диде аларның берсе.

Брнода һәм Будапештта күрсәтелгән концерт програмын Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгатькәрләре төзегән. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хуплагач һәм президент идарәсе раслагач кына бу програм сәфәргә лаек дип табылган. Нигә Татарстанның үз йөзен күрсәтәсе урынга Русиягә дан җырлана, урысча җырлар да хәттин күп дигән сорауга концертны оештыручыларның берсе "Барсы да президент идарәсе (аппараты) күрсәтмәсе белән эшләнә һәм алар концертның күпме өлеше урысча булырга тиешлеген алдан ук әйтә һәм контрольдә тота", дип белдерде.

Концертка килүчеләрне урамда ук җырлап-биеп каршы алуның да нигездә түрәләр өчен генә оештырылганлыгы күренеп калды. Халык концерт бинасына агылганда милли фольклор ансамбле артистлары "президентлар кайчан килә соң инде" дип чыш-пыш килеп ишек төбенә тезелеп торды. Түрәләр пәйда булгач кына җырлы-биюле күренеш башланып, тегеләре эчкә узуга бетеп тә куйды. Әгәр килгән халыкны да җыр-биюләр белән каршы алган булсалар, бу тамаша гади халыкта да, бәлки, башка хис калдырган булыр иде. Ә чехларда кызыксыну зур иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG