Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Русиянең юстиция министрлыгы Кырымтатар Мәҗлесен эктремистик оешмалар исемлегенә кертте


Русиянең махсус көчләре Мәҗлес бинасында тентү үткәрә (архив фотосы)

Русиянең махсус көчләре Мәҗлес бинасында тентү үткәрә (архив фотосы)

Русиянең юстиция министрлыгы Кырымтатар Мәҗлесен "эктремистик эшчәнлеге аракасында эшчәнлеге туктатылып торган оешмалар" исемлегенә кертте.

Министрлыкның рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, әлеге карар Кырым прокуроры Наталья Поклонская карары нигезендә кабул ителгән.

Русия тарафыннан басып алынган Кырым прокуроры Наталья Поклонская Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген туктатып тору турында карарны 13 апрельдә чыгарды. Бу карарын ул "федераль кануннар, атап әйткәндә, экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турындагы канунның бозылуына юл куймау максатыннан" кабул ителгәнен аңлатты.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең эшчәнлеген экстремистлыкка тикшерү эшен март башында карый башлады. Киләсе утырыш 25 апрельгә билгеләнгән.

Мәҗлес вәкилләре прокурорның карарын мәхкәмә эшенә басым ясау нияте белән башкарылган “җинятьчел” карар дип бәяләде. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Азатлыкка “Мәҗлесне экстремист дип атау бар халыкны экстремист дип атауга тиң булачак” дигән иде.

Amnesty International хокук яклау оешмасы “Мәҗлес зшчәнлеген тыю карары хакимият яклавында булырга тиешле азчылык халыкның болай да аз калган хокукларын тагын да боза” дип карарга тәнкыйть белдерде.

Кырымтатар мәҗлесе эшчәнлеген тыю карары дүшәмбедә Брюссельдә ачылган Европа Шурасының Парламент ассамблеясы көн тәртибенә кертелде.

XS
SM
MD
LG