Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән контроль эшне төзүчеләр хата киткәнен таныды


23 апрель көнне татар теле һәм әдәбиятыннан дөньякүләм контроль эш булды. Контроль эшне төзүчеләр кайбер җавапларда хата киткәнен таныды.

"И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелде һәм шуңа 35 сорауның кайберләре шагыйрь тормышы белән бәйле иде.

Белемне тикшерү өчен tattest.ru сәхифәсенә кереп теркәлү узу кирәк иде. Оештыручыларның берсе булган медиакоммуникацияләр лабораториясе җитәкчесе Владимир Сыченков Казань-24 порталында язуынча, анда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

“Соңгы тәүлектә генә сәхифәдә тугыз меңнән артык кеше теркәлү узды”, ди ул.

Шул ук вакытта Facebook социаль челтәрендә берничә сорауга дөрес вариантта җавап бирелмәгәнлеге турында фикерләр барлыкка килде. Чөнки анда дөрес җавапны сайлап алу кирәк булган, ә ул җавап булмагач, катнашучылар аптырап калган.

Мисал өчен “Габдулла Тукай Җаектан ничәнче елны кайткан?” дигән сорауга мәктәп дәреслекләрендә җавап – 1907. Әмма вариантлар арасында бу ел булмаган.

Тукайның вафаты көне (иске стиль белән) бирелгән вариантлар – 10, 12, 15, 26 апрель. 2 апрель юк, диелгән.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап без контроль эшне төзүдә катнашкан Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына мөрәҗәгать иттек. Әдәбият кафедрасы мөдире Әлфәт Закирҗанов хата киткәнлеген яшермәде.

“Сорауларны төзү һәм аны тәкъдим итү мәсьәләсендә бер серлелек һәм объективлык сакланырга тиеш дип саныйлар. Шуңа күрә мин бу эштә катнашмадым, әмма бүген бу хакта укытучылар белән сөйләштем. Миңа "Чыннан да хата киткән, ул хатаны күрдек, төзәттек. Киләчәктә игътибарлырак булырбыз", дип әйттеләр.

Билгеле инде, Тукай иҗатын өйрәнү, аны укучыларга тәкъдим итү, укучыларның белемнәрен тест формасында тикшерүнең билгеле бер каршылыгын да аңлыйбыз. Монда кыенлык шунда: әлеге чара ашыгычлык белән эшләнде һәм аңа биремнәрне әзерләүгә дә вакыт аз иде.

Икенчедән, мин әдәбияттан белемне тестлар ярдәмендә ачыклауга бераз саграк килү яклы. Тукайның татар әдәбиятындагы тарихын тест аша аерым бер конкрет сорау белән ачыклап булмый. Бер караганда, мәктәп дәреслекләрендә даталар күп урын алган һәм аларны ачыклау җиңел кебек, ә икенче яктан, даталар белән мавыгуны мин үзем хупламыйм. Ул белем дәрәҗәсен чагылдырмый.

Сорау бирүчеләр башка мөмкинлекләребез юк дип, даталарны тестлар белән тикшерү җиңелрәк дип биргәннәрдер. Тукаебыз бердәнбер, шуңа аны белсеннәр дигән таләп тә куелырга мөмкин. Әмма хата киткән, аны без танырга һәм башка булдырмаска тиеш", диде ул.

XS
SM
MD
LG