Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламентта Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылу тикшереләчәк


Европарламентта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга багышланган дебатлар үткәрергә җыеналар.

Европарламентта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга багышланган дебатлар Страсбургта 9 майдан 12 майга кадәр булачак утырышның көн тәртибенә кертелгән. 12 майда бу мәсьәләдә резолюция кабул ителер дип көтелә.

Русия Кырымны аннексияләгәч Украина һәм халыкара хокук яклау оешмалары ярымутрауда Украина яклыларның һәм кырымтатарларның хокуклары бозылуны гел хәбәр итеп тора. Әмма Мәскәү куйган Кырым хакимияте һәм Кремль бу гаепләүләрне кире кага.

20 апрельдә Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс Европа Шурасының парламент ассамблеясы сессиясендә ясаган чыгышында Кырымда кеше хокуклары, аерым алганда татарларга булган басымга борчылу белдергән иде.

2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуын рәсми игълан итте. 2015 елның 7 ноябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман имзалады.

Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүнең һәм басып алуның кануный булмавын танып, Русиянең бу гамәлен гаепләде. Көнбатыш илләр шул сәбәпле Русиягә чикләүләр кертте. Русия Кырымны басып алуны кире кага һәм "тарихи гаделлекне кире кайтару" дип саный.

XS
SM
MD
LG