Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:52

Татар сәнгатькәрләре Таһир Якупов каберен зиярәт кылды


Казанның Яңа татар бистәсендә мәшһүр татар җырчысы Таһир Якупов каберен зиярәт кылу оештырылды. Әлеге чара халык җырчысының туган көненә туры китерелде, 13 май Таһир Якуповка 70 яшь тулган булыр иде.

Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте җитәкчесе, зиярәт кылуны оештыручыларның берсе Земфира Гыйлметдинова сүзләренчә, Таһир Якуповның кабер ташы үзе вафатыннан соң берничә ел узгач кына җырчы Габделфәт Сафин тарафыннан куелган. Ә чардуганны исә заводта эшләүче Илдар Хашимов исемле гап-гади эшче урнаштырган.

Татарстанның атказанган артисты Рәшит Мостафин әйтүенчә, Таһир Якуповны филармониягә 1965 елда эшкә Фәтрахман Әхмәдиев алып килгән. Ул аны бик тәрбияле, тыныч, йомшак холыклы итеп сурәтли. “Әмма ансамбльдән китүе бик зур хата булды” ди Рәшит әфәнде.

Халык артисты Шамил Әхмәтҗанов Таһир Якуповның фаҗигале язмышына башкалар йогынты ясады дип саный.

“Таһир, ансамбльдән кит син, эстрадага чык, акча эшләрсең, дип аңа “киңәш” бирүчеләр күп булды. Ул вакытта акча ягы кысынкы иде. Әгәр дә 1977 елда ансамбльдән китмәгән булса, Таһир исән дә булыр иде, өлгерә алмый калды” ди Шамил әфәнде. Аның фикеренчә, Таһир Якуповның урынын алырга теләүчеләр дә булган, җырчы исә шул коткыга бирелгән. Җитәкчеләр Таһир Якуповка ярдәм иткән.

“Обком да “тәлинкә тотты” аңа. Чөнки ул бик сирәк, бәрхет тавышлы җырчы иде. Вафатына бер ай кала мин аның янына барып, сөйләшеп утырдык. Шул чагында ул хатасын аңлады”, ди Шамил Әхмәтҗанов.

Бу чарада Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре, җырчы белән бергә эшләгән Эмиль Җәләлетдинов, Шамил Әхмәтҗанов, Рәшит Мостафин кебек хезмәттәшләре, туганнары, якташлары катнашты. Таһир Якуповны искә алуны оештыручылардан каберне зиярәт кылу мәдәният министры кушуы буенча эшләнәме, әллә алар мондый чараларга бөтенләй битарафмы дип тә кызыксындык.

“Зиратка килеп, каберләрне чистарту өчен югарыдан ярдәм кирәкми. Аның өчен күңел таләбе кирәк. Узган ел без зиратка ике тапкыр килдек. Каберләрне чистартып, кирәкләренә чәчәкләр утыртып, чардуганнарны буяп китәбез. Бу, әлбәттә инде филармония җитәкчелеге, коллективы теләге. Без һәммәбез дә бу дөньяда кунак кына”, ди Земфира Гыйлметдинова. Аның сүзләренчә, алар филармониядә эшләп киткән барлык артистларның да каберлекләрен карап, кирәкләрен чистарткан.

Әлеге татар зиратында кабер ташы булмаган яки чардугансыз каберлекләр күзгә чагылмады. Караучысыз булган каберлекләр дә юк төсле. Җомга көн булгангамы, иртәдән үк зиратка килеп, дога кылучылар, якыннарының каберлекләрен чистартучылар да күренгәләде. Үлгәннәргә догадан кала әйбер кирәкмәсә дә, якыннарының кабере өстенә зур-зур кабер ташлары, хәтта һәйкәлләр ясап куючылар да бар иде.

Казанның “Мәрҗани” мәчетеннән Таһир Якупов рухына дога кылырга чакырылган Ансар хәзрәт Мифтахов сүзләренчә, сурәтләрне хәзер кабер ташларына сирәк ясыйлар. “Татар белән мөселманны кайберәүләр бутыйлар. Мөселман зираты фәкать мөселманча гына, мөселман кануннарына таянып кына алып барыла. Татар исә ул милләт кенә. Татар милләтенең үз гореф-гадәтләре бар, ул шуларны үти. Ислам диненең исә үз шәригате, кануны бар”, ди хәзрәт.

Зиярәт кылуны оештыручылар белдергәнчә, Казанда тиздән Таһир Якупов исемендәге урам һәм ул яшәгән йорт диварында истәлек тактасы барлыкка киләчәк.

XS
SM
MD
LG