Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Каһирәгә юл алган очкыч Грециянең Карпатос утравы тирәсендә югалган


2016 елның 29 мартында кулга төшерүче таләбе белән Кыпрыска утырган EgyptAir очкычы
2016 елның 29 мартында кулга төшерүче таләбе белән Кыпрыска утырган EgyptAir очкычы

Париждан Каһирәгә баручы очкычта 66 кеше, алар арасында өч бала да була.

Париждан Каһирәгә баручы EgyptAir очкычы Грециянең Карпатос утравы тирәсендә югалган булырга мөмкин. Очкыч әлеге утрау тирәләрендә радарлардан юкка чыккан. Бу хакта Agence France-Presse һәм SkyNews Arabia белдерә.

Хәзер Греция һәм Мисыр ягы да очкычны эзләү эшләренә керешкән. Грециянең очышларны күзәтү идарәсе A320дән проблемнар чыгуы турында бернинди хәбәр дә булмауны белдерә. Экипаж һәлакәткә 10 минут кала элемтәгә керә.

Мисыр хәрбиләре A320 очкычыннан куркыныч туу сигналы килмәде, дип белдергән.

Egypt Air очкычы Париждан Каһирәгә кайтып килгәндә 19 май төнендә 2 сәгать 30 минутлар тирәсендә радарлардан юкка чыга. Очкычта 56 пассажир, алар арасында өч бала һәм 10 экипаж әгъзасы була.

XS
SM
MD
LG