Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Түбәтәй" татар фастфуды челтәре ачыла


Яңа ачылачак "Түбәтәй"нең бизәлеше тулысынча татар стилендә булачак
Яңа ачылачак "Түбәтәй"нең бизәлеше тулысынча татар стилендә булачак

Узган ел Казанда уңышлы эшли башлаган "Түбәтәй" беренче татар фастфуды челтәре июнь аенда Мәскәү шәһәрендә дә ачылычак. Ул әлегә кибет форматында эшләячәк.

Мәскәү шәһәрендә "Түбәтәй"нең беренче кибетен Евгений белән Зарина Грохотовлар гаиләсе ача. Русия башкаласында "Түбәтәй"не ачу франшиза нигезендә башкарылачак. Бу турыда Азатлыкка Зарина Грохотова үзе хәбәр итте:

"Түбәтәй"нең Мәскәүдәге беренче ноктасы өчен без "кулинария кибете" форматын сайладык. Ризыкны үзең белән алып китү яки китерүгә заказ бирү мөмкин булачак. Ачылыш июнь аена планлаштырылган. Беренче урыныбыз Дербеневская набережная урамында булачак.

Беренче сатып-алучыларыбыз якын-тирәдә яшәүчеләр һәм якында урнашкан бизнес-үзәкләр хезмәткәрләре булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук без Русия башкаласындагы барлык татарларны, мөселманнарны һәм, гомумән, тәмле, тиз һәм файдалы туклану белән кызыксынган кешеләрне "Түбәтәй" белән таныштырырга ниятлибез", дип сөйләде Грохотова Азатлыкка.

"Түбәтәй" милли ризык челтәре Казанда узган елның җәендә ачылган иде. Тәкъдим ителгән меню татар милли ризыкларыннан гыйбарәт һәм тулысынча хәләл. Түбәтәйнең PR бүлеге мөдире Гөлназ Хәсәншина Азатлыкка хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Казанда алты "Түбәтәй" павильоны урнашкан һәм ягулык тутыру станцияләрендә өч кафе эшләп килә. Проект җитәкчеләре финанс яктан "Түбәтәй" үзен ике ел эчендә аклар дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG