Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең яңа премьер-министры итеп Бинали Йылдырым билгеләнде


Бинали Йылдырым Ак партия корылтаенда, 2016 елның 22 мае
Бинали Йылдырым Ак партия корылтаенда, 2016 елның 22 мае

Президент Эрдоган белән каршылыкка кергән Әхмәт Давутоглу премьер-министр вазифасыннан китте.

Төркиянең Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясе рәисе итеп президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның якын киңәшчесе Бинали Йылдырым сайланды. Йылдырым илнең яңа премьер-министры булачак.

22 май Анкарада узган корылтайда Транспорт һәм элемтә министры Йылдырым партия рәислегенә бердән бер намзәт иде. Делегатларга мөрәҗәгать итеп, 60 яшьлек Йылдырым, үз хөкүмәтенең төп максаты президентлык вәкаләтләрен киңәйтү өчен Конституциягә үзгәрешләр кертү булачак, диде. Яңа хөкүмәт шулай ук террор төркемнәренә каршы сугышны туктатмаячак, радикаль "Ислам дәүләте" оешмасы, Төркия һәм Сүриядә көрд сугышчыларына каршы көрәшне дәвам итәчәк, диде яңа премьер.

Әхмәт Давутоглу премьерлыктан китүе турында май башында белдерде. Давутоглу белән Эрдоган арасында соңгы арада сәяси каршылыклар туды. Аларның иң зурысы көрд сугышчыларына карата нинди сәясәт алып баруы турында иде. Давутоглу көрдләр белән сөйләшүләр яклы иде. Хөкүмәтне ул 2014 елның августыннан, Эрдоган президент итеп сайланганнан бирле җитәкләде. Аларның икесенең дә Казанга килгәннәре бар.

XS
SM
MD
LG