Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатарлар яшәгән йортларда тентүләр булган


Бакчасарайда тентүләр. 12 май, 2016
Бакчасарайда тентүләр. 12 май, 2016

26 май Акмәчетнең өч бистәсендә кырымтатарлар яшәгән йортларда тентүләр булган. Богурча бистәсендә яшәүче Тимур Османов тоткарланган дип хәбәр ителә.

26 май иртәнге җидедә Акмәчетнең Богурча (Каменка) кырымтатар бистәсендә Дагъджы урамында яшәгән Тимур Османовның йортына коралланган 12 кеше килеп тентү үткәргән һәм үзен тоткарлап алып киткәннәр.

Бу хакта әлеге бистәдә яшәгән кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл хәбәр итте. Османовны тоткарлап алып киткәннәр. Аның дин тотучы булганы мәгълүм.

Шул ук көне бу бистәгә якын Белое, Хушкилде бистәләрендә аның ике дусты – Хайсер Халилов һәм Арсен Халтаевның йортларында да тентүләр барганы хәбәр ителә.

Алупка шәһәрендә дә тентүләр барган, ләкин әлегә тәфсилле мәгълүмат юк, дип язды Фейсбукта адвокат Эмиль Курбединов.

24 май кич Бакчасарай район мәҗлесе вәкиле, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Эрвин Ибрагимов югалган. Аның машинасы табылган, бернәрсә урланмаган, машина ачкычлары урынында. Интернетта аның ниндидер икенче машинадан чыккан кешеләрдән качканы хакында видео таралды.

Эрвин Ибрагимовның туганнары аның югалуы хакында язган гаризаны ФСБ кабул итмәгән. Алар аны почта аша җибәрергә мәҗбүр булган.

26 май ФСБга сорауга чакырылган Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровка гаепләү белдерелгән, аннан эш материаллары хакында мәгълүмат таратмау хакында имза алганнар. Инде хәбәр ителгәнчә, Умеровны Русиянең бөтенлеген бозуда гаеплиләр, "Кырым – ул Украина" дигән фикере өчен җаваплылыкка тарталар.

XS
SM
MD
LG