Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джек Ма: "Якын киләчәктә кешеләр 200 ел яши алачак"


30-40 елдан яман шештән дару табылачак, шуннан соң мәңге яшәү сере ачыкланачак. Тик кешеләрне 200 яшьтән соң мәҗбүри үтерергә туры киләчәк. Болар турында Астанада узган икътисад форумында Alibaba җитәкчесе Джек Ма белдерде.

Казакъстан башкаласы Астанада узган Икътисад форумында башка чыгышлар арасында зур кызыксынуны онлайн сәүдә белән шөгыльләнгән танылган Alibaba ширкәте җитәкчесе, миллиардер Джек Ма белдерүләре уятты. Кытайның иң бай кешесе фикеренчә, хәзерге вакытта кешелек кызыксынуы кеше тәнен өйрәнү өлкәсендә ята.

Азатлык радиосы Джек Ма әфәнденең иң кызыклы белдерүләрен укучыларына татар телендә тәкъдим итә.

"Беренче технологик инкыйлаб нәтиҗәсендә машиналар кешеләрдән куәтлерәк икәне ачыкланды. Икенче инкыйлаб араны кыскартты: без Айга очарга өйрәндек. Хәзерге инкыйлаб исә безнең миләребез, акылыбызга юнәләчәк. Машиналар акыллы, ләкин кешене алга кызыксыну этәрә, кеше моның өчен күзләрен һәм технологияләрне куллана".

Джек Ма
Джек Ма

Мәгълүмат чараларын аеруча миллиардерның үлемсезлек турында фаразы шаккатырды. Ул тиздән кеше кодын өйрәнеп бетереп, кешелек яңа дәвергә атлаячак дигән фикердә. "Хәзерге технологияләр һәм булган мәгълүматлар белән, иманым камил: якындагы 30-40 ел эчендә кеше тәне коды мәсьәләсе чишеләчәк, без яман шештән котылырбыз. Бәлки, бер 200 елдан соң үлемсезлеккә җиткәч, бер кеше дә 200 елдан күбрәк яшәмәячәк дигән канун да кабул ителердер".

Якындагы 30-40 ел эчендә без яман шештән котылырбыз. Бәлки, бер 200 елдан соң үлемсезлеккә җиткәч, бер кеше дә 200 елдан күбрәк яшәмәячәк дигән канун да кабул ителердер.

"Соңгы елларда интернет дөньяны үзгәрткән, тиздән бу үзгәрешләр тагын да сиземлерәк булачак. Якынча 1,8 миллиард кеше 80нче еллардан соң туган. Бу - интернет буыны, алар яңалык тели һәм дөньяны тулаем үзгәртер".

"Меңнәрчә еллар үткән, күп икътисад төрләре барлыкка килгән, тик беркайчан да үзгәрмәгән нәрсәләр бар - үз тормышында нәрсәдер үзгәрткән кешеләр. Технологияләр дөньяны үзгәртми, үзгәртүче - технологияләр нигезендә яткан хыяллар. Алар барысын да үзгәртә. Бер икътисад та үзгәртә алмаган өч нәрсә бар: ачыклык, батырлык һәм зирәклек".

"Роботлар кешеләрдән һәрвакыт акыллырак булачак, тик моннан куркырга кирәкми. Алар йокламый, ялкау түгел, бернәрсә дә онытмый, тизрәк саный, аларда кешеләр ихтияҗлары юк. Шулай да алар энергиягә мохтаҗ".

Джек Ма тормышта уңышка ирешү турында:

"Беренче технологик инкыйлабтан соң машиналар барлык эш урыннарын алачак дигән курку туган. Киресенчә, ул яңа эш урыннарын булдырган. Яңа сәнәгый инкыйлаб шулай ук яңа урыннар барлыкка китерәчәк. Шуңа бәйле, хәзер хыялый көчне кушып уйларга кирәк".

"Интернет бизнесымны башлаганда, мин санаклар турында һичнәрсә белми идем. Бары тик электрон почтаны гына тикшереп, эзләү системына гына керә идем. Технологияләр безнең белән идарә итә дип күренә генә. Чынбарлыкта без технологияләрне сатып алабыз".

Белешмә

Alibaba Group - интернет-сәүдә өлкәсендә эш иткән Кытай ширкәте. Alibaba.com, AliExpress, ​Alipay​ кебек эре порталлар хуҗасы. Кытайның иң тәэсирле ширкәтләрнең берсе. Аның гомум бәясе $231 млрд дип бәяләнә.

Джек Ма - кытай эшкуары, Alibaba ширкәтен нигезләүче, аның мөдире. Кытайның иң бай кешесе булып санала, 2014 елда аның байлыгы 32,7 миллиард доллар дип исәпләнде. Forbes журналы тышлыгына эләккән беренче кытай кешесе.

XS
SM
MD
LG