Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Казан Сабан туенда Тукай әкиятләре, Төркия кунаклары һәм чаң кагулар


Казан Сабан туенда якынча 30 мең кеше катнашты. Казан кунакларына да, хуҗаларга да урын табылды. Башкала мэры Илсур Метшин Азатлыкка татар бәйрәменең ни өчен бер мәйданда гына узуын аңлатты.

Синоптиклар кичтән һава торышы бозыла дип кисәтсә дә, бу Тынычлык бистәсендәге Сабан туе ягына таба барган халык агымын куркытмаган. Халык иртәнге 9да ук мәйданда иде. Оештыручылар халыкны җыр-бию, бәйрәмчә кәеф белән каршы алды. Иртәрәк килүчеләр – тәҗрибәле кешеләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан соң калсаң, мәйданга кертмәүләре бар. Узган елларда халык шуңа үпкәләде дә. Әмма быел андый хәл күзәтелмәде. Тимер капкалар аша кешеләрне уздырган полиция хезмәткәрләре үзләрен һәрберсе белән итәгатьле тотты. Автобуслар белән кунаклар килә торды, аларны чәкчәк, ипи-тоз белән каршы алып тордылар. Авыз ителгән икмәк белән чәкчәкләрне яңа сый белән алмаштырып кына тордылар. Өлгер генә! Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә фольклор ансамбле артистлары бәйрәмгә килүчеләрне җыр белән мәйданга таба озатты.

"Төннәрен кунып Казан Сабан туен көттек"

Мәйдан чын татар авылы буларак оештырылган. Бу ел да шулай. Авыл капкасы янында беренче булып арчалар үз хуҗалыгын корган. Казан бәйрәмен оештыру эшләре белән 200ләп кеше мәш килгән. Барысыннан алдан буралар коручылар килгән, алар алты йорт корган. Агач йортларны Арча урман хуҗалыгы осталары төзегән. Төннәрен биредә кунып яттык, диләр. Кемдер атын ияртеп килгән, кемдер кош-кортын, дигәндәй. Бәйрәм алдыннан ыгы-зыгы күп, сорауларга да җавап бирергә вакытлары юк. “Рөстәм Миңнеханов безгә кунакка керә”, дип соңгы әзерлекләрен җитди рәвештә тикшереп йөриләр.

Кырымнан килгән Сабантуй кунагы - Рәмзи Ильясов (у)

Кырымнан килгән Сабантуй кунагы - Рәмзи Ильясов (у)

Ул арада Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясовка арчалар төзегән татар мунчасын күрсәтеп мактандылар. Аны озатып йөргән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов: “Мондый мунча беркайда да юк!” дип тәмләп татар мунчасы үзәнчәлеген сөйләде. Рәмзи әфәнде Азатлыкка Сабан туе кырымтатарларның Хыдырлез бәйрәме белән аваздаш дип әйтте.

Барысы да президентны көтә

Арчаларның күршесе – Кукмара йорты. Беркетмә нигезендә Рөстәм Миңнеханов бирегә керергә тиеш түгел, әмма алар: “Кем белә, бәлки, сугылып китәр, әзерләнеп тору комачауламас!”, ди.

Балык бистәсе районы башлыгы үз хуҗалыгы капкасы төбендә таптанып тора. Илһам Вәлиев Азатлыкка: “Президент безгә дә керергә тиеш. Ел саен шулай кереп чыга. Без аны балык ашы белән сыйламакчыбыз. Чулманнан тоттык. Күгәрчен авылында мәрмәр ите җитештерелә. Әнә, күрәсезме ит кыздыралар, аны авыз итсәгез, телегезне йотасыз!”, диде.

Теләче районы җитәкчесе Илдус Зарипов Татарстан президентын татар көрәше белән шаккатырмакчы. “Безнең хуҗалыкка керми калганы юк. Иң шәп көрәшчеләр бездә бит!” диде ул Азатлыкка.

Габдулла Тукай әкияте каһарманнары

Габдулла Тукай әкияте каһарманнары

Әйтергә кирәк, быел Сабан туе Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланды. Һәрбер хуҗалык бу теманы үзендә чагылдырырга тырышкан. Һәрберсендә диярлек йә Шүрәле йөгереп йөрде, йә Кәҗә белән Сарык әкиятләре каһарманнары бүре башын казанда пешереп утыра, бер җирдә Су анасы алтын тарак белән чәчен тараганын күрергә мөмкин. Әмма, ни кызганыч, араларында “Сказки Тукая”, “Водяная” дигән язулар күзгә чалынды. Казанда татарча аңламаслар дип уйлаганнар, күрәсең.

Сабан туен түрәләр дә, руханилар да ятим итмәде

Сәгать 9.30га мәйданга Татарстан митрополиты Феофан килеп җитте. Аның артыннан калмыйча Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мәйданга ашыкты. Бераз үзен көттереп Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да пәйда булды. Ул атакай белән бик җылы күреште. Аларга бераздан католик чиркәве башлыгы Диогенес Уркиза да кушылды. Татарстан раввины Ицхак Горелик бәйрәмдә күзгә чалынмады. Сабан туе шимбәгә туры килгәнгә күрә ул катнашмый калган дигән фаразлар бар. Нишлисең, татарның үз, яһүднең үз бәйрәме!

Татарстан президенты дин әһелләре һәм Русия министры белән

Татарстан президенты дин әһелләре һәм Русия министры белән

Татарстан түрәләре бик аз иде. Иртәнге якта Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев килде, аннары Татарстан президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров күзгә чалынды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бар иде. Ә менә премьер-министр Илдар Халиков, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев мәйданда күренмәде.

Истанбул мэры: "Вакыт барысына да дәва"

Сәгать иртәнге 10да Сабан туе мәйданына Казанның мәртәбәле кунаклары килеп төште. Истанбул шәһәр хакимияте башлыгы Кадыйр Топбашны Казандагы Төркиянең консулы Турхан Дилмач озатып йөрде.

Төркиянең Казан баш консулы Турхан Дилмач (с1) һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбаш (с2)

Төркиянең Казан баш консулы Турхан Дилмач (с1) һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбаш (с2)

Топбаш Казанда инде өченче тапкыр. Килгән саен Сабан туенда катнаша. Татар бәйрәме уңаеннан бүләк ителгән берничә чигүле түбәтәе бар. Бу юлы да ул түбәтәйсез килгән иде. Коллекциясенә яңасы, чигүле кара төстәгесе өстәлде. Азатлыкның берничә соравына җавап биреп, ул безгә Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайлануына ышаныч бар дип әйтте.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәбәтләрнең җайлануын халыкларыбыз тели

“Русия белән Төркия арасындагы мөнәбәтләрнең җайлануын халыкларыбыз тели. Җитәкчеләребезнең бу уңайдан ни булса да эшләячәкләренә ышанам. Бу хәлләрдән ике як та канәгать түгел. Без моны беләбез. Дустанә мөнәсәбәтләрнең төзәләчәген фаразлыйм. Шуны көтәбез.

Казан – бик матур шәһәр.Табигате дә искиткеч. Казан белән Истанбул шәһәрләре арасындагы мөнәсәбәтләр җирле хакимият буларак алга киткән вазгыятьтә эшлибез. Илсур Метшин белән дуслыгыбыз кардәшлек дәрәҗәсендә”, дип әйтте ул.

Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәч, Русия мәдәният министры Владимир Мединский милли төбәкләргә ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне өзәргә дип әмер бирде. Иң беренчеләрдән булып Башкортстан аралашуны туктатты, ахыр чиктә Татарстан да сынды. Бу турыда искә төшерүгә Кадыйр Топбаш: “Вакыт һәрнәрсәгә дәва”, дип әйтте. Ипи-тоз, чәкчәк белән сыйланып, иркенләп фотога төшкәч, түбәтәйле төрек делегациясе халык арасында юк булды.

Татарстан президентына – "Туган тел" күчтәнәче

Топбашны каршы алып 20 минуттан соң ыгы-зыгы артты. ОМОН хезмәткәрләре бер коридор булып тезелеп басты. Бу – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүенә бер ишарә. Йөзенә караганда, президент яхшы кәефтә иде. Ә менә аның янында йөргән Казан мэры Илсур Метшин борчулы күренде. Ул еш кына янындагы ярдәмчеләре белән чыш-пыш килеп мәсьәләләрне хәл итте, телефоннан сөйләште. Аңлашыла: ул – бәйрәмнең хуҗасы. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казаннан Мәскәүгә Русия элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры булып киткән Николай Никифоров бар иде. Аларның барысына да түбәтәй таратылды, әмма алар бер киде, бер салды. Милли башлыкка исләре китмәде, югыйсә кайберәүләренә аеруча килешә иде. Рөстәм Миңнеханов ничек түбәтәйсез килде, шулай йөрде.

Миңнеханов Сабантуйга килгән татар баласының "Туган тел" шигырен укуын тыңлый

Миңнеханов Сабантуйга килгән татар баласының "Туган тел" шигырен укуын тыңлый

Сабан туе капкасы янында кунакларны интернет йолдызына әверелгән 3 яшьлек Арслан Сибагатуллин каршы алды. Аның сузып, үзенчәлекле интонация белән “Туган тел” шигырен Рөстәм Миңнеханов мөкиббән китеп чүгәләп утырып тыңлады. Калганнары айфоннарына видео төшерде.

Миңнехановны ат ите белән сыйлаганнар

Туп-туры Арча йортына юлланган Рөстәм Миңнеханов артыннан башкалар да калмады. Ул музейга кереп, кул тегермәнен эшләтеп алгач, Николай Никифоров чүлмәк вату уенында катнашты. Бик оста гына чүлмәкне бәрде ул. Арттан күзәтеп торучы ике Арча егете: “Таягы навигаторлы шикелле”, дип әйтеп куйды. Никифоров берничә тапкыр чүлмәккә сугып карады, әмма барыбер вата алмады. Анысына арчаларның берсе: “Наночүлмәк” дигән комментар белән нокта куйды.

Русиянең элемтә министры Николай Никифоров чүлмәк вата

Русиянең элемтә министры Николай Никифоров чүлмәк вата

Килеп җитү белән җитәкчеләр тамак ялгады. Арчалар җитәкчеләрне өчпочмак, бәлеш, сарык кабыргалары, сыер ите белән сыйлаган. Өстәлдә ат ите, карта да булган. Президент ат картасын ашады диделәр. Журналистлар белән бергә өйгә узмыйча Илсур Метшин да таптанып торды.

Аннары президент Балык бистәсе, Теләче, Биектау, Лаеш районнары оештырган утарларга кереп чыкты. Буалар президент безгә кермәде, дип кул болгап калды. Президентны каршы алган лаешлар үз почмакларын оештыруда башкалардан калышмас өчен бөтен көчен салган, алар кунакларны зур күл, аның өстеннән басмалар ясап шаккатырырга тырышты. Моны күреп хәтта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Дааа, малай!” дип гаҗәпләнде.

Министр Азатлыкка: “Казан Сабан туе күңелле уза! Туган авылда узган бәйрәмгә кайта алырмынмы – бер Алла кына белә. Сабан туе – яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Нинди ярышны карарга яратаммы? Мин бит татар көрәше федерация җитәкчесе. Көрәшне калдырган юк. Әмма ат чабышларын да яратам”, диде.

Президент Лаеш хуҗалыгында “Городки” уенында катнашты. Аннары ясалма күлгә “Теләкләр кабул булсын!” дип тимер акча да ыргытты. Нинди теләк белән акча ыргытканы сер булып калды. Татарстанга күбрәк инвестиция килү теләгедер дип фаразларга гына кала.

Беркетмәдә булмаса да Рөстәм Миңнеханов Мамадыш белән Нурлатка да сугылып чыкты. Аның җитәкчеләренең йөзләрендә тулы бәхет чагылды. Барысының да күңеле тулды.

Метшин: "Сабан туен уразага кадәр өлгертергә тырыштык"

Президент мамадышларның уен-көлкесен айфонына төшереп торганда Казан мэры Илсур Метшин читкәрәк китеп осталарның кул эшләнмәләренә исе китеп торды. Казанда Сабан туе бер мәйданга һәм бары тик кунаклар өчен уздырылуына риза булмаучылар да шактый.

Ник Сабан туен бер мәйданга гына китереп кыстылар? Ул бит Казанның һәр почмагында узарга тиеш

"Гомер буена Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта бәйрәм узды. Хәзер бу юкка чыгып бара. Бистә кешеләренең очрашып аралаша торган урыны иде ул. Ярар, Универсиадада түздек, читтән килгән кешеләр күрсен, кунак булсын дип килештек. Әмма ел саен шушы хәл кабатлана башлады. Ник Сабан туен Татарстанның башкаласы, зур шәһәрдә бер мәйданга гына китереп кыстылар? Ул бит һәр почмакта узарга тиеш. Шәһәр татар бәйрәмен бер урында уздырып акчаны экономияли булып чыга. Башкага акча исраф ителмәсен, ә Сабан туе калсын! Йөрәк әрни", дип ярсып сөйләде Азатлыкка Колсәет авылыннан Зилә Идрисова.

Хакимиятләр кунак күңелен күрәм дип халыкны Сабан туеннан биздерде дигән тәнкыйть еш ишетелә. Бу турыда халык һәрдаим Казан мэриясен тәнкыйтьли. Азатлык Казан башлыгы Илсур Метшиннан ни өчен Казандагы Сабан туе бер генә мәйданда узуы хакында кызыксынды.

Киләсе елда, Алла бирса, Сабан туе Казанның берничә мәйданында узачак

“Әйе, быел шәһәр Сабан туе бер мәйданда гына оештырылды. Аны Казанда узган чара белән туры китердек. Кунаклар күп булды, алар да күрсен дидек. Аннары берничә көннән соң ураза башлана, өлгермәс идек. Киләсе елда, Алла бирса, Сабан туе Казанның берничә мәйданында узачак. Совет, Идел буе, Киров районында бәйрәм оештырылачак. Быел менә шулай туры килде”, диде Илсур Метшин Азатлыкка. Бәйрәм ничә сумга төшкәнен мэрдан ачыклап булмады.

Тукайның әкиятләре - сәхнәдә

Ул арада Рөстәм Миңнеханов ГТО нормаларын тапшыручыларны күзәтте. Аның каршында озынлыкка сикереп караучылар булды, аны да кыстадылар, әмма президентның көч сынашырга теләге ташып тормады. Кунакларны мәйдан көтә иде, алар килмичә тамаша да башланмады. Кунаклар VIP урыннарга килеп утыру булды, менә китте тамаша! Сабан туе мәйданында дүрт татар әбие Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен укыды һәм бу сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды. Бик матур оештырылган иде.

Истанбул мэры Сабантуй ачылышында чыгыш ясый

Истанбул мэры Сабантуй ачылышында чыгыш ясый

Түрәләр сәламләү сүзләрен кыска тотты. Илсур Метшин, Николай Никифоров, милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов, Кадыйр Топбаш та чыгыш ясады. Әмма иң җылы кабул ителгән чыгышларның берсе – Төркия кунагының чыгышы. Ул сәламләгәндә татарча сүзләр кызганмады. Шуңа да аны алкышларга күмделәр. Николай Никифоров Татарстанда канат җәеп тәҗрибә туплаган түрә булса да татарны исәпкә алмады.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын ике телдә сөйләде. "Барыгызны да яраткан бәйрәмебез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим. Казаннарга тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәм. Сабан туе бәйрәме Русиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә уздырыла. Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, ул барыбызны берләштерүче Сабан туе”, дип сөйләде президент.

Барысы да күңеленә хуш килгән уен тапты

Түрәләрнең чыгышларыннан соң мәйданга халык агылды. Сабан туеның бәйгеләрендә катнашыр өчен чиратлар хасил булды. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер үзара таяк тартышуда катнашты, кыз балалар әбиләре белән тизлеккә йомырканы кашыкка салып йөгерүдә көч сынашты. Көянтәле чиләкләр белән су ташуда һәрберсен чигүле алъяпкычлар бәйләп йөгерттеләр. Бер якка карасаң, малайлар бүрәнәгә утырып бер-берсен капчык белән бәреп төшерергә тырыша, икенче якка күз салсаң, егетләр таяк тарта. Һәр катнашучыга бүләк бирделәр, берсен дә үпкәләтмәделәр.

Сабантуйның көянтә-чиләк белән су ташу ярышы

Сабантуйның көянтә-чиләк белән су ташу ярышы

23 метрлык баганага менүче батырлар да табылды. Иң югарыга менә алычуга бүләккә – велосипед. Аңа риза булмаучылар да табылды. Эшләпә кигән бер ханым: “Сез хәбәрчеләрме? Карагыз, нинди гаделсезлек: көрәштә җиңүчегә – машина, ә баганага менүчегә – велосипед. Көрәш нәрсә инде ул? Баганага менү авыр бит!” дип ышандырырга тырышты. Аннан соң ул моны уен казыйларына да бәйнә-бәйнә аңлатты. Нишлисең, туй үпкәсез булмый.

Мәйданда уен кызды, ә сәхнәдә Раяз Фасыйхов, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчылар да чыгыш ясады. Татар бәйрәме сәхнәсендә урысча җыр-биюе дә түрдә иде.

Сабан туе чын татар бәйрәме булып саклансын

Спиртлы эчемлекләр сатылмады. Бу – соңгы елларда кертелгән матур гадәт. Шуңа күрә исерекләр дә күзгә чалынмады. Мөселманнар арасында үпкәләүчеләр булмады кебек, элеккеге еллардагы кебек дуңгыз шашлыгыннан авыз итегез дигән язмалар күренмәде. Сабан туенда яшьлекләрен искә төшереп өлкән яшьтәге түбәтәйле абыйлар да, ак яулыклы әбиләр дә татар көенә түзә алмадылар – рәхәтләнеп биеделәр.

Сабан туе татарларның гына түгел, барысын да берләштерә торган бәйрәм дип кабатлап торганга күрә аның миллилеген, үзгәлеген югалтмау мөһим. Толерантлык билгесе дип күрсәтү өчен генә кыңгыраулар чыңлавы, урыс милли җыр-биюләрне дә Сабан туе програмына кертү дөрес түгел. Мәсәлән, Каравонда татарларның җыр-биюле чыгышлар булмый. Сабан туе чын татар, Каравон чын урыс бәйрәме булып калсын.

Фотогалерея: Казан Сабан туе мизгелләре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG