Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

"Татар тарихы турындагы яңа видео татарны килмешәк итеп күрсәтә"


"Татарларның килеп чыгышы" дигән яңа видеоны карагач, Идел-Урал татары туган илендә килмешәк, ул әллә каян ерактан килгән дигән фикер туа.

Азатлык сәхифәсендә Казанда узган "Акыл фабрикасы" лекториясендә тамашачыга тәкъдим ителгән "Татарларның килеп чыгышы" дигән видеоролик эленде. Аны Татарстан фәннәр академиясе, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм "Татармультфильм" оешмасы бергәләп әзерләгән.

Әлеге видеоны карагач, Идел-Урал татары туган илендә килмешәк, ул ерактан килгән дигән фикер туа. Бу европеоид халыкны Азиягә озатуга ошаган. Кырымтатарына дошманнары "сез монда юк идегез, соңыннан даладан килдегез" дигән кебек килеп чыккан.

"Татарларның килеп чыгышы" ролигы тирән кереп, милли тарихны тикшереп караган һәм халыкка үтемле, кыска формада аңлатырга тырышкан. Тиз арада ул интернетта меңнәрчә фикер әйтүгә, кайнар бәхәсләргә сәбәпче булды.

Татар шулай нык итеп үз үткәне өчен генә тарткалаша. Киләчәге яки бүгенгесе булмаганда бичара калып үткәнне бүлешергә туры килә. Бу әсбап-фильм 1990 елларда ук кирәк иде. Ул вакытта тарихны өйрәнеп киләчәк белән кызыксыну мең тапкыр күбрәк булыр иде.

Мондый видеороликларны башта башкортлар, аннары казакълар ясый башлады. Сәбәбе - милли үзаң тудыру, сәясәт ясау. Алар иренмичә, акча кызганмыйча, милли ыруларына кадәр төшеп, һәр авыл кешесе башына керерлек итеп пропаганда ясадылар. Аларныкы фантастика яки миф булса да, корыч тавыш белән ясалды, ыжгырып, кычкырып тора иде. Ә менә бу татар тарихы турында сөйләүче тавышы авыз эчендә генә болгана. Көчсез, фәкыйрь килеп чыккан.

Моны аңлар өчен башкортларның нәкъ шундый ук стильдәге видеосын карау да җитә. Килешерсез микән, алар сурәтләгән тарих үтемлерәк күренә.

Тарихны язучылар автохтон, угыр-фин, ирани кабиләләрне оныткан кебек һәм татарлыкның лидерлары булган, аны табып алып, тотып тора торган мишәрләрнең бабаларына да игътибар аз бирелгән. Әйтик, хазарларның кыйпылчыклары Польша ягына яки Кырымга юл алган арада, бер өлеше бу якта калган. Алардан “ц” мишәрләр туган. Аннары алар Арзамас ягыннан көнчыгышка, башка татарлар белән кушылу ягына юнәлгән. Дөрес, дәүләтләре булмаган, урыска нык хезмәт иткәннәр, тик дәртләре, дәрманнары, милли иммунитетлары югары бит барыбер. Шуңа күрә аларны күрмичә калып булмый.

Видеоны карагач татар туган илендә килмешәк, ул ерактан килгән дала баласы икән дигән фикер кала. Бу исә Европада аяк терәп яшәүче европеоид халыкны, урыс империячесе Дугинга алданып Азиягә озатуга ошаган. Кырымтатарларын дошманнары "сез монда юк идегез, соңыннан даладан килдегез" дип озаткан кебек, иген иккән, урман арасында яшәгән, кала тоткан казан татарыннан да килмешәк, күчмә халык ясау килеп чыккан.

Әлбәттә иң төгәл тирән тарих кешенең шәхси кан тамырында. Тамыры белән кызыксынучы ДНК анализ ясата ала. Яки һичьюгында көзгегә карый ала. Дәреслек аңа, син Азиядән килдең, монголоид дип өйрәтсә, ә үзен көзгедә ул европеоид итеп күрсә, алдану хисе туа. Тотып карамыйча ышанмый торган, гаделлек белән төгәллекне яратучы татар күңеле тарихка карата кабат шик, шөбһә, ышанычсызлык белән тула.

Ә сездә видео нинди хис тудырды?

Гамил Нур, Казан, журналист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG