Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда пенсиядәге Николай Егоров экстремизмда гаепләнеп мәхкәмә алдына басачак


Мәхкәмә Николай Егоровның "ВКонтакте" челтәрендә мәкалә урнаштырганын тикшерәчәк.

Чуашстанның Цивильски шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек Николай Егоровка "экстремизм эше" ачылган. Мәхкәмә утырышы 13 июньгә билгеләнгән, дип хәбәр итте Агора адвокатлар берлеге. Адвокат Евгений Губин сүзләренә караганда, Егоровка милләтара нәфрәт тудыруда гаепләү белдерелгән.

Тикшерүчеләр Егоров 2014 елның 8 маенда Борис Стомахинның "экстремистик" дип табылган хатын үзенең "ВКонтакте" битендә урнаштырган, дип белдерде. Егоров мәкаләне урнаштырмаганын, интернетны яхшы белмәве сәбәпле аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә теләсә кемнең керә алуын әйтте.

"Социаль челтәрдә экстремизм өчен" төрмә җәзасы алган беренче кеше Рәфис Кашапов булды. 2015 елның 15 сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчесе Кашаповны Русия президенты Путин гамәлләренә каршы язмалар урнаштырган өчен өч ел төрмәгә хөкем итте.

XS
SM
MD
LG