Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кызы Элина ерак Балида татар бизәкләрен таныта


Элина иҗат иткән юрган һәм мендәр тышлыклары
Элина иҗат иткән юрган һәм мендәр тышлыклары

Балида да, Казанда да таныш “MATUR” бренды эшләнмәләре авторы Элина Гордеева Казанны сагынса да, монда кайтырга теләми. Аның сүзләренчә, читтә яшәп тә татар милләтен, милли үзенчәлекләрен һәм бизәкләрен дөньяга танытырга мөмкин. Бали халкы да татар бизәкле әйберләрне бик теләп сатып ала, диде ул безгә.

Элина Гордеева – татар кызы, ул Казанда туып үскән. Кияүгә чыкканнан соң ире белән Балига күчеп киткән һәм хәзер анда татар бизәкләре төшерелгән әйберләр ясап сату белән шөгыльләнә. Элинаның көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре, татар бизәкләре төшерелгән урын-җир кирәк-яраклары, яулыклары, күлмәкләре Казанда да яхшы таныш. Вконтакте челтәрендә аның махсус төркеме бар.

"Мин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамладым. Бала чакта рәсем мәктәбенә йөрдем. Кул эшләре белән шөгыльләнергә үлеп яратам. Рәсемнәр ясыйм, интерьерлар уйлап табам, тукымага рәсемнәр төшерәм, бизәнү әйберләре ясыйм һәм тәмле ризыклар пешерергә яратам, диде Элина безгә.

Бизәнү әйберләре ясауны ул бизнес итеп түгел, ә яраткан шөгыль итеп саный.

“Бу минем өчен бераз акча китерә торган яраткан шөгылем. Ул әйберләрне булдырудан мин искиткеч зур канәгатьлек алам. Әлеге матурлыкны минем белән бүлешүчеләрнең бәхетле, елмаюлы йөзләрен күрү миңа аеруча да рәхәт”, дип белдерде ул Азатлыкка.

Кием-салым, урын-җир кирәк яракларын тегү өчен ул бары Индонезиядә җитештерелгән табигый материалларны гына файдалана. Аның сүзләренчә, Бали халкы да татар бизәкләре төшкән әйберләрне бик теләп сатып ала икән. Иҗат җимешләренең исемнәре дә татарча куелган, мәсәлән, көмештән, ай формасындагы алкалар “Саф иман” дип атала, урын-җирне каплый торган бизәкле тукымалар “Тәмле йокы”,ә милли бизәкле мендәр “Ак Идел” исемен йөртә.

Шунсы да кызык, Элина аңа охшаш башка татар милли брендлары тәкъдим итүчеләр белән хезмәттәшлек итми, ул моны кирәкле санамый. “Татарстанда мондый кул эшләре осталары җитәрлек, ләкин ни өчен мин алар белән хезмәттәшлек кылырга тиеш соң, минем үз бизнесем, аларның үзенеке”, дип белдерде әңгәмәдәшебез.

“Казанны сагынасыңмы?” дигән сорауга ул: “Әлбәттә сагынам! Тик анда бөтенләйгә яшәргә кайтмас идем. Монда күчеп китүемә үкенмим”, дип җавап бирде. Элина киләчәктә татар телен камил өйрәнү теләге белән дә уртаклашты. “Кызганыч ки, татар телендә сөйләшмим, ләкин туган телемне якын киләчәктә өйрәнәсем килә”, диде ул.

XS
SM
MD
LG