Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:10

Илфак Шиһапов: "Татар басмаларын сатуым – милләт дип бәлки соңгы талпынудыр"


Журналист Илфак Шиһапов Казан үзәгендә татар басмаларын сату урыны ачып милләтне өйрәнмәкче. “Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш инде бу”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә. Илфак әфәнде белән татар газет-журналлары язмышы, милләтчеләр, милли университет, татарлык турында әңгәмә кордык.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газеталар нәшер итүче Илфак Шиһаповның Казан үзәгендә, Тукай урамы 2нче йортта урнашкан “Муравейник” сәүдә үзәгендә татарча басма матбугат сату урыны булдыруы хакында иң беренче булып Фейсбуктагы дус-танышлары белде. Чөнки ул ачылган көннән үк милли кибеткә билгеле татарлар килсә, барысын да диярлек телефонына төшереп, социаль челтәрләргә кем, ничек килеп китүен, нинди тауар алуы яки алмавын язып бара.

Безгә дә Илфак Шиһапов сату урынында үзе туры килде, монда булмаска да мөмкинмен, мин булмаганда кызлар сата, диде ул. Әлегә татарча басмаларның барысы да юк, көн саен диярлек милли газет-журналлар, китап, җыентыклар, җыр, татарча мультфильм дисклары өстәлә тора икән. Кайберләрен үзе барып алган, ә кайберләрен китереп биргәннәр.

Илфак әфәнде белән ни өчен милли сату урыны ачарга булудан башлап, газет-журналларның тиражы, укучыларның кимүе, Фейсбук, интернеттагы милләт дип язучылар һәм чынбарлык, татарлыкның нәрсәдә чагылуы хакында бер сәгатьләп әңгәмә кордык. Шул арада бары ике кеше генә кибеткә кереп чыкты, алар да берни алмыйча китеп барды.

“Бер дустым әйткән иде, әгәр үзбәк, таҗикларның газет-журналларын, җырларын сатсаң, миллионер булган булыр идең дип, бәлки ул хаклыдыр. Күрәсез, әлегә сатып алырга килүче татарлар бик аз. Әлбәттә, татар эстрадасында продюсерлык итү, җыр язу файдалырак, анда эшләр уңышлы бара, әмма монысы милләт өчен кирәк. Журналист буларак та, милләт дип сүз сөйләп, берни эшләмәүчеләр өчен дә, үзем өчен дә эксперимент үткәреп карыйсым килә. “Муравейник” яныннан үткәндә бу урынның буш торуын күрдем, шалтыраттым, икенче көнне эшли дә башладым”, диде Илфак Шиһапов. Аның белдерүенчә, бу урын да татарлар өчен үзенчәлекле, Габдулла Тукай урамы, 2нче йорт заманында Тукайны асрамага сатып җибәргән җирдә урнашкан.

– Әлеге бу эштән керем юк, алга таба да әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш иде бу, бәлки соңгы талпынышымдыр. Ләкин әлегә миңа кызык. Эшли башлаганчы бернинди киңәшләшү дә, нинди газета, китапларның сатылу-сатылмавын анализлау да булмады. Тәҗрибә уздырып карарга булдым. Ул күпме вакытка сузылыр, анысы билгесез. Бер-ике ай эшләп карарга ният бар әле. Чөнки татар матбугатын гына сата торган урын Казанда юк.

– Күзәтүләрегездән чыгып нинди татар газеталарына, басмаларына ихтыяҗ күбрәк дип саныйсыз? Халык нәрсә укый?

Үзен милләтче дип санаучылар да урысча газет укый. Алар үз милләттәшенең үсүен теләми, йөрәге кабул итми

– Җиңелләренә, башны эшләтми торганнарына. Рәсми, әдәби стильне укучы авыр кабул итә. Халык сөйләм теленә якын басманы ярата. Әгәр урыс ноктасы булса, укучылар 20-30 тапкыр күбрәк булыр иде. Чөнки үзен милләтче дип санаучылар да урысча газет укый. Алар үз милләттәшенең үсүен теләми, йөрәге кабул итә алмый.

Әле бөтенләй башка милләтнеке, шул ук Урта Азия халкы тауарларын сатсаң, эшли генә күр дип үзләре үк акча биреп чыгып китәрләр иде. Ә безнекеләрдә андый нәрсә юк. Беркөнне бер гаилә “Акчарлак” нәшрияты чыгарган сканвордлар газетасын күреп: “Татарча гына булган сканвордлар газетасы да бармы әллә?” дип шаккатты. Күп кенә газеталарны алдылар һәм бераз шок кичереп чыгып киттеләр: “Татарча шуның кадәр газета бармыни?” янәсе. Күрәсең, татарлар күпчелек татар газеталарын белми дә икән.

– Тиражны арттыру максатыннан район башлыкларын, административ ресурсларны куллану, мәҗбүри татар газета-журналларына яздыртуга нинди фикердә сез?

– Район хакимияте башлыгы үзен, туганнарын, хезмәттәшләрен татар матбугатына яздыра икән, бу бик яхшы. Аларны хәерче кешеләрдер дип уйламыйм. Язылсыннар, татарча укысыннар. Башлыклар да бит шул ук бюджет акчасына яши.

– Татарлар татар булып калсын өчен нишләргә кирәк? Милли тәрбиянең иң үтемле чарасы нәрсә?

Татарларга бүген татарлык кирәкми, милли университет та кирәкми

– Эшне гаиләдән башларга кирәк. Ата-ана гаиләсенә татарча газета алып кайта икән, аның урыс мохитендә үскән баласы татарда да газета булганын күрәчәк, ата-ана татар концертына йөри икән, аның баласында да татар җыры турында күзаллау булачак. Бер урыс хатынын беләм, баласын татар гимназиясенә укырга биргән. Ә безнең ишек төбендә: “Брат, татарны бетерәләр инде, Мәскәү кыса” дип тәмәке тартып утырган мужик баласын ерактагы рус мәктәбенә йөртә. Нәрсәгә аңа татар теле, ди. Татарларга бүген татарлык кирәкми, милли университет та кирәкми. Милли университет кирәк диючеләр балаларын анда бирмәячәк, бу алар өчен тавыш чыгарып, үзен күрсәтеп алу гына.

– Социаль челтәрләрдә милләтчеләр активлашты, алар татар газет-журналларын аламы? Алар арасында татарларны үстерерлек, дәүләт тотарлык шәхесләр бармы?

Милләт дип кычкырып йөрүчеләрне бер урынга җыйсаң, алар арасыннан бригадир итеп куярлык кеше дә табып булмый

– Сез монда берәр газета алган милләтчене күрәсезме, юк, алар сатып алмаячак. Бүгенге милләт дип кычкырып йөрүчеләрне бер урынга җыйсаң, алар арасыннан бригадир итеп куярлык кеше дә табып булмый. Чөнки сөйләнеп йөрү бер, ә эшләү ул икенче әйбер. Facebookта “милләт” дип язып яткан кешеләр (араларында рәсми урыннарда эшләүчеләр дә бар) чын тормышта бик инфантиль. Андыйларга ирония белән карыйм. Аларның милләт өчен берни дә эшләмәгәнлекләрен һәм эшләргә дә җыенмаганлыкларын төгәл беләм. Чын милләтчеләр беркайда да кычкырып та йөрми, төрле сайтларда да язып ятмый: алар тыныч кына милләт өчен эшли. Төрле сайтларда ялган исемнәр астында талашып, кешегә пычрак ыргытып ятучылар байтак, әле алар үзләрен “милләтче” дип атый. Матбугат.ру сайтында мәсәлән үз исемең белән генә язып була башлагач теге куркак “милләтче”ләр юкка чыкты. Алар бит татарча эшли торган радио, телевидениене дә тәнкыйтьлиләр. Алай булгач, татар булып яшәмәскә дә, эшләмәскә дә кирәк.

Бүгенге көндә татарча язылган, татарча әйтелгән һәр сүз кадерле. Әйбәт-гайбәт турында булса да, сары матбугатмы, рәсмиме, татарча газета бар икән, ул барыбер азмы-күпме милләтне саклауга үз өлешен кертә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG