Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "ачы тәҗрибәне истә тотып" Байрак көнендә урам җыеннары оештырылмый


Бакчасарай
Бакчасарай

Кырымтатарлар Байрак көнен 26 июнь билгели. Бәйрәмне оештыру комитеты җыелу турында рәсмиләрдән рөхсәт сорамаячакларын белдерде.

Кырымтатар байрагы көнен оештыручылар "узган елгы ачы тәҗрибәне искә алып" быел урам җыеннары өчен рөхсәт сорамаячакларын белдерде. 1992 елда депортациядән кайта башлаган кырымтатарлар өчен берлек, Кырымга тугрылык, кардәшлек һәм киләчәк символы булган Байрак көне 2011 елдан бирле билгеләнә.

Быелгы чараларны оештыру комитеты Кырымдагы хәзерге хакимиятләрнең кырымтатарларны аеру һәм буйсындыру омтылышына карамастан, бу көннең һәр татар кешесе күңелендә якты һәм киләчәккә өмет биргән көн булып калуын тели. Моның өчен быел Байрак көненә багышланган фото һәм рәсем күргәзмәләре үтәчәк, яшьләр үзләрен Байрак-квест чарасында сынап караячак.

Байрак көнен оештыру комитеты 2015 елда төзелде. Анда ел саен бәйрәм чараларын оештыруга катнашкан иҗтимагый оешмалар, яшьләр, волонтерлар керде. Узган ел яшьләр ачык һавада концерт һәм машина йөреше уздырырга ниятләгән иде. Комитетның Акмәчет шәһәр идарәсенә тапшырган берничә мөрәҗәгате кире кагылды.

XS
SM
MD
LG