Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда акча булмау сәбәпле трамвай һәм троллейбуслар йөрми башлады


Сарытау мэры Олег Грищенко трамвай-троллейбуслар йөрмәүдә "Саратовэлектротранс"ны гаепли һәм алар электр бирү тукталачагы турында кисәтелгән иде, дип белдерә.

Сарытауда электр өчен 36 миллион сум бурыч җыелганга 16 июньнән трамвай һәм троллейбуслар йөрми башлады.

Бу хәл халыкта зур ризасызлык тудырган. Сарытауда яшәүче Рамил Абайдуллин әлеге хәлне "чама белмичә кылану" һәм хакимиятләр трамвай-троллейбусларның яңадан йөри башлавын кичкемичә җайга салырга тиеш, дип белдерә.

"Саратовэлектротранс" ширкәте башлыгы Константин Касьянов ел башында элек булган бурычның бер өлеше капланганын әйтә һәм транспортны туктатуны "шәһәр кешеләренә карата вандаллык" дип бәяли.

Шәһәр мэры Олег Грищенко трамвай-троллейбуслар йөрмәүдә "Саратовэлектротранс"ны гаепли һәм алар электр бирү тукталачагы турында кисәтелгән иде дип белдерә.

Сарытауда халык күп йөри торган юнәлешләргә өстәмә 80 автобус җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG