Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә министр Никифоровның кандидатлык диссертациясе тикшереләчәк


Интернеттагы "Диссернет" җәмгыяте 22 июнь Мәскәүдә Русиянең коммуникация һәм элемтә министры Николай Никифоров кандидатлык диссертациясен тикшерәчәк. Министр плагиатта гаепләнә.

Русия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә 22 июнь Коммуникация һәм элемтә министры Николай Никифоровның фәнни дәрәҗәсен алу мәсьәләсен тикшерәчәкләр. Русия министры плагиатта гаепләнә. "Диссернет" Никифоровның кандидатлык диссертациясе "Дәүләт электрон хезмәте күрсәтүдә мәгълүмат агымы белән инновация моделе нигезендә идарә итү (Татарстан мисалында)" исемле хезмәте башка ике хезмәтне: ниндидер Сосновский һәм Александр Юртаевныкыннан күчереп язып кушу нәтиҗәсендә туганын ачыклап белдергән иде.

"2011 елга кадәр диссертацияләрне сатып алучыларны, кызганычка, җәзага тартып булмый. Никифоров үз эшен соңрак яклаган, аның фәнни дәрәҗәсен алып була", диелгән "Диссернет" белдерүендә. Активистлар шулай ук Мәскәүнең вице-мэры Марат Хөснуллинның да диссертациясе ялган, дип яза.

Никифоров 2010-2012 елларда Татарстан вице-премьеры, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры иде. 2004 елда ул Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Никифоров кандидатлык диссертациясен 2011 елның декабрендә Казан тикшеренү һәм технология университетында (КХТИ) диссертацияләр шурасы каршында яклаган.

XS
SM
MD
LG