Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы "террорга каршы" кануннар өлгесен кабул итте


Русия Думасында иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая
Русия Думасында иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая

Хокук яклаучылар кануннарга үзгәрешләр Русия Конституциясе биргән хокукларны чикли дип белдерә.

24 июнь Русия Думасы иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән "террорга каршы" кануннар өлгесен соңгы укылышта кабул итте.

Кануннарга төзәтмәләр Русия Конституциясе биргән хокукларны чикли, дип белдерә хокук яклаучылар.

Интернетта террор эшчәнлеккә чакыру һәм терроризмны аклаган өчен җаваплылык катылана, берничә маддәдә төрмәгә ябу вакыты һәм штраф күләме арттырыла. Канунга күрә, 14 яшьтән үк җавапка тарта алачаклар.

Җинаятьләр кодексына халыкара терроризм дигән яңа маддә кертелә. Аның нигезендә гомерлек төрмәгә ябу да каралган.

Җинаятьләр кодексында әләкләмәүгә кагылган юллар да кертелә. Террор, хакимиятне кулга төшерү, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудырачаклары турында "хәбәр итмәүче"не бер елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Элемтә операторлары кулланучылар турында ярты елга кадәр мәгълүмат сакларга һәм аларны хокук саклау оешмаларына бирергә тиеш булачак. Сүз язышулар, шалтыратулар, файллар җибәрү турында бара.

"Дин һәм намус иреге турында" канунда руханиларның бары тик гыйбадәтханәләрдә генә эшчәнлек алып баруы турында язылган.

Хокук яклаучылар әлеге өстәмәләр каралганда Русия Конституциясенә каршы килә, ә депутат Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнгән канун өлгесенең террорга каршы көрәшкә бернинди дә катнашы юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG