Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катнаш никахта татарлыкны саклап буламы?


Татарстан ЗАГСы катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны артык күп түгел, ди. Белгечләр исә, хәзер милләт күрсәтелмәгәч, статистика дөрес булмаска да мөмкин дип белдерә.

Татарларда катнаш никахлар – гадәти күренеш. Бу мәсьәлә совет чорында кискен торды, ә 1990нчы елларда татар татарга өйләнсен дип милли хәрәкәт вәкилләре дә ачык сөйләде, руханилар да вәгазь сөйләде. Бүген исә бу мәсьәләдә тынлык. Киресенчә, югары мөнбәрдән катнаш никахлар – Татарстанның тотрыклы нигезе дип чыгышлар ясала. Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та ычкындырды. Пропаганда коралы буларак кинофильмнар да балалар өчен эшләнгән мультфильмнар да эшкә җигелә. Очраклымы, юкмы – әйтүе авыр. Әмма "Татармультфильм"ның иҗат җимеше “Стрела наследия” мультфильмнар сериясендә төп каһарманнар – Зәйнәп белән Роман. Кечкенәдән үк балалар күңеленә урыс-татар дуслыгы оеткысы салып куела.

Татарстан акчасына чыккан “Сокровища озера Кабан” кинофильмы исә татар белән урыс мәхәббәтен данлый, аны матур итеп тасвирлый. Халыклар дуслыгы, толерантлык турында шигарләр яңгырый, ара-тирә катнаш никахта туучы балалар да матуррак, акыллырак дигән фикерләр дә ычкына.

Әмма катнаш никахлар татарга ничек тәэсир итә? Тел, дин, мәдәниятне саклау никадәр мөмкин?

Дамир тарихы

Авылга җәйге каникулларда шәһәрдән ялга дип кайтучы балалар арасында Оренбурдан кайтучы Дамир да бар иде. Безгә ерак туган да әле ул. Аның әти-әнисе – татар. Дини түгелләр. Күпчелек татар кебек ара-тирә сәдакасын бирүче, куркыныч төш күрдем яки мәрхүмнәрнең елын туры китереп, мәчеткә барып дога кылдыручы гадәти бер гаилә. Дамир шәһәр мохитендә үскәнгә күрәме, урысчарак сөйләшә. Әмма берничә көннән соң ул ярыйсы гына татарча сукалый башлый иде. Авыл балалары белән беррәттән печәнгә, җиләккә дә йөрде, көтүен дә көтте, суда коенды. Ул авылга кайтып яшисем килә дия торган иде. Әмма үсә барган саен һәр кешенең үз кызыксынуы дигәндәй, юллар аерылды.

Еллар узу белән Дамир өйләнде. Урыс кызы белән гаилә корды дигән хәбәр килеп иреште. Бер елдан соң игезәк уллары туганы хакында ишетелде. Матвей белән Игорь дип исем куштык дип әби-бабайга әверелгән ерак туганнар да сөенечләрен уртаклашты. Сирәк булса да алар оныкларын ияртеп авылга кайта башлады. Игезәкләрнең икесе дә – коеп куелган Дамир. Икесе дә – татар кебек түгәрәк башлы малайлар.

Узган ел Дамирның вафат булуы турында хәбәр килде. Андый чакта татарлар бик тиз мобильләшә, туган еракмы, якынмы дип тормый, бар мәшәкатьләрен читкә куя да юлга чыга. Туганнар мәрхүмне озатканда кирәк булачак кирәк-яракларны искә алды, әллә бар кәфенлекләре, әллә юк дип, аны да хәстәрләп, Коръән чыгарга да кирәк булыр дип изге китапны да кыстырып юлга чыкты. Әмма болар берсе дә кирәкми булып чыкты. Дамирны урыс гадәте белән табутта җирләделәр.

Чиркәүдә балаларны чукындырабыз, диделәр

Дамир өйләнгәндә православие кабул итәсең дигән сүз булмаган. Балалары тугач кына мәсьәлә кискенләшә. Хатыны да, аның әти-әнисе дә бер сүздән: “Балаларны чиркәүдә чукындырабыз” дип әйткән. Дамирның моңа карашы нинди булган, карышып караганмы, үз сүзен әйткәнме – билгесез. Әмма ахыр чиктә балалары да чукындырыла, үзе дә диненнән ваз кичә. Бу – чиркәү атакаеның шарты була. Атакай, балаларның атасы праваслав динендә булмый торып, игезәкләрне чукындырмыйм, дип әйтә. Кайнана белән кайната өчен атакай сүзе мөһим була, күрәсең. Үзләре тәре асып йөрмәсә дә, якшәмбе саен чиркәүгә бармаса да, православ дине кушканча ураза тотмаса да, татар киявен чукындыру мәсьәләсендә активлык күрсәтәләр. Чукынырга кирәк дип тукый торгач Дамир да ахыр чиктә “сына”. Аны православ тәртибе белән табутка киеме белән салып, чиркәүдә “отпевание” ясыйлар, урыс зиратына барып күмәләр. Дамирның әнисе: “Әйдә барыбер Коръән” укыйк дип әйтсә дә, изге китап ачылмый кала, башка дин кешесенә ул укылмый.

Хәлимә тарихы

Хәлимә урыс егетенә гашыйк була, алар бергәләп гаилә кора. Яшь гаилә ишәя – ике яшь йөрәкнең мәхәббәт җимеше булып уллары туа. Бу – аларның бердәнбер баласы була. Газизләре барысына да кадерле, ул мәхәббәттә үсә. Хәлимә баласын да, ирен дә тәрбияли, кайнанасына да вакыты җитә. Бердәнбер улларының теле татарча ачыла, бик иркен сөйләшә, аралаша, балалар бакчасында татар телле төрле чараларда, спектакльләрдә дә катнаша. Бала теттереп татарча сөйләшә. Урыс булган ире дә, кайнанасы да баланың татар телле булып үсүенә каршы төшми.

Австралия татарларында милли гаилә кору таләбе катгый куела

Ике телне дә бертигез күргән бала үскәч тә, әнисенең дә, әтисенең дә телләрен камил белә, инглизчәне дә үзләштерә. Без аны бүген "Иннополис" директоры булып эшләгән Игорь Носов буларак таныйбыз. Исеме урыс булуга карамастан, ул бүген дә татарча иркен сөйләшә.
Әнисе – танылган татар артисты Хәлимә Искәндәрова. Ул катнаш никахта да татар телле балалар үстереп була дип әйтә.

"Кайнанам – милләте белән урыс, ул – алтынга тиң шәхес. Ул гомер буена геолог булып эшләде, урыс, татар телләрен су урынына эчә, гарәпчә яза белде. Ачлык елларында ул кечкенә вакытында әнисе белән Арчаның бер авылында мулла йортында яшәгән. Аңа татарча хатлар язалар иде, ул аларны рәхәтләнеп укыды. Бик зыялы кеше булды.

Ирем – урыс, ул акыллы булмаса, мин баламны татарчага өйрәтә алмас идем

Ирем – урыс, ул акыллы булмаса, мин баламны татарчага өйрәтә алмас идем. Ул: “Что ты тут каля-балякаешь?” дип кырт киссә, баланы ничек татарча өйрәтергә? Улым ана телен – минем туган телемне белмәсә, мин үземне татар дип исәпләмәс тә идем", дип әйтте.

Хәлимә Искәндәрованың гаиләсе искәрмә түгел. Сирәк булса да, әмма ике милләткә тигез караш, ихтирам, мәхәббәт хисе сакланган гаиләләр бар. Кызганычка, арабызда урыс белән катышып, ахыр чиктә динен дә алмаштырган Дамирлар да җитәрлек.

Татарстанда теркәлгән һәр бишенче гаилә – катнаш

Өйләнешкәндә киләчәктә гаиләдә балалар тәрбиясе ничек башкарылыр, аларга нинди исем кушылачак, бу мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы, алар белән нинди телдә аралашу барачак, картлык көнендә кемнәр һәм ничек җирләнәчәге хакында уйлау да икенче планга күчә. Катнаш никах буламы ул, әллә татар гаиләсеме – мөһим түгел, явам дигән яңгырны туктатам, кияүгә чыгам яки өйләнәм дигән кешене туктатам димә, диләр бит... Терсәк тешләүләр соңыннан башлана.

Вконтакте сайтында иң зур булган "Татары и Татарочки" төркеме дә катнаш никахлар мәсьәләсен еш күтәрә:

Error rendering VK.

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева республикада 10 елга гаилә стажы тулмаган гаиләләр арасында аерылышу 60% тәшкил итә дип әйтә. Соңгы 5 айда республикада 5 644 аерылышу теркәлгән, бу 2015 елда белән чагыштырганда 7,5%ка артыграк. Аерылышу күбрәк мәхкәмә аша башкарыла икән.

Аерылышулар арасында катнаш никахта торучылар артык күп түгел, бу гаилә таркалуына тәэсир итми, ди Альбина Шәвәлиева. Татарстанда теркәлгән никахларның 80%ы бер милләт вәкилләреннән тора. Татар татарга өйләнергә тырыша, урыс урысны сайлый дип саный ул.

"Теркәлгән гаиләләрнең чама белән 20%ы – катнаш никахлар. Казанда, мәсәлән, узган елда 12 мең 495 гаилә теркәлгән, шуларның 1 мең 981е – катнаш никахлар. Ягъни 15,9%. Чаллыда 2015 елда исә андый гаиләләр күбрәк, никахлашкан парлар – 4 мең 261, шуларның төрле милләт вәкилләренең кушылуыннан туган гаиләләр – 1 мең 125. Бу – 26,4% дигән сүз. Актанышта узган елда 179 гаилә барлыкка килгән, шуларның 15е – катнаш никах. Балтачта 251 пар кавышкан, шуларның 9ы – катнаш никах. Сарманда 200 гаилә туган, шуларның 25е – төрле милләт вәкилләреннән торган гаиләләр. Сабада хәлләр болайрак: 220 гаиләнең 11е – катнаш никах.

“Катнаш никахлар гына аерылыша дип әйтеп булмый, алар арасында аерылышучылар гомуми санның 20%ын тәшкил итә. Республикада барысы да дус яши, шуңа күрә катнаш никахлар – гадәти күренеш. Тел, дин, гореф-гадәтләр югала дигәндә, бу – катнаш никахлар проблемы гына дип өздереп әйтеп булмый. Атасы да, анасы да татар була торып, балалары туган телне белмәүчеләр азмы? Кызганыч, андыйлар да күп. Телне өйрәтү гаиләдән, тирә-як мохиттән дә тора”, дип әйтә Альбина Шәвәлиева.

Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, республикада теркәлгән никахларның һәр бишенче туган гаилә катнаш никахка туры килә.

Катнаш никахлар гына таркала дип уйлау – ялгышлык

Татарстанда катнаш никахлар киң таралган булса да, бу күренеш галимнәр тарафыннан җентекле өйрәнелмәгән булып чыкты. Бу уңайдан берничә ел элек язылган диплом эше дә, 1990нчы еллар башындагы фәнни тикшерү генә бар.​

КФУ галимәсе Гүзәл Столярова Татарстандагы катнаш никахлар күренешен өйрәнгән. Катнаш никахлар саны 1990нчы елларда күп иде, әмма хәзер кимүгә таба бара, ләкин монда мәгълүмат ачык түгел, ди ул.

Гүзәл Столярова
Гүзәл Столярова

"1950 елда Казанда катнаш никахлар саны 10,8% булган, Татарстан шәһәрләрендә – 10,0%, авылларда бу сан 4,1% тәшкил иткән. Ун елдан соң саннар шул ук хәлдә иде, әмма 1970 елда узган тикшеренүләргә караганда, Казанда катнаш никахлар саны 20,3%, республика шәһәрләрендә – 13,0%, авылларда – 10,2%. 1990 елда бу саннар тагын да арта, ә 1999 елда Казанда катнаш никахлар саны Казанда – 32,0%, республика шәһәрләрендә – 31,9%, авылларда – 15,8%. Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, 2015 елда Казанда катнаш никахларның саны 15,9% тәшкил итә.

Татарстанның ЗАГС рәсми саннарына караганда, соңгы 15 елда авылларда һәм Чаллыда катнаш никахлар санының сикерүе күзәтелми. Ә менә Казанда ике тапкырга кимегән. Әмма бу очракта шуны истә тотарга кирәк. 1999 елдан соң паспортта милләт графасы юкка чыкты, ЗАГСта никах теркәлгәндә кемдер милләтен күрсәтергә тели, кемдер юк. Бу мәҗбүр ителми. Еш кына бер милләт кешеләрнең никахлар санына милләтен күрсәтергә теләмичә никахлашучылар да кертелә. Шулай итеп, сан үзгәрә. 2000 елда минем күзәтүләрем нигезендә андыйларның саны 20% тәшкил иткән, бәлки, күбрәктер дә. Шуңа күрә ЗАГСның катнаш никахлары кимегән дигән рәсми саннары бигүк дөреслеккә туры килми”, дип әйтә Гүзәл Столярова.

ЗАГС идарәсе белдерүенчә, катнаш никахлар арасындагы аерылышуларның гомум саныннан 20% тәшкил итә. Түрәләр бу сан игътибарга лаек түгел дип аңлата. Шулай да аерылышу сәбәпләре нинди?

“Катнаш һәм бер милләтле гаиләләрне дә, алар арасындагы аерылышуларны да тикшердем. Тегендә дә, монда да аерылышу сәбәпләре бер. Бу – социаль проблемнар, холыкның туры килмәве. Мәдәният, дин, тел аерымлыклары аркасында аерылышулар артык күп түгел. Моны барлык социологик тикшеренүләр дәлилли”, ди Гүзәл Столярова.

Катнаш никахта әни татар булса, бала да телне саклый

Көчлерәк мәдәният – безнең очракта ул урыс мәдәнияте – кечерәкне үз эченә йота. Катнаш никахларда телне саклау никадәр мөмкин? Балаларның үзбилгеләнүе ничек бара дигән сорауга галимә төрле факторларны атады.

“Гаиләдә телгә, дингә карата мөнәсәбәт нинди, балада шундыйрак караш формалаша. Өлкән буын – ата-аналар, әби-бабайлар телне, мәдәниятне беләме? Аларның балаларын теге яки бу мәдәнияткә өйрәтергә теләк бармы, юкмы? Әгәр дә әни яки әти кеше үз милләте белән горурлана икән, аны кабул итсә, бала да аны читкә этәрми.

Этномәдәниятне трансляцияләүдә әби-бабайлар да мөһим роль уйный. Тирә-яктагы мохит нинди телле булуы да мөһим. Бала кайсы балалар бакчасы, мәктәпкә йөри, кайсы университетта укый, кем белән аралаша, җәмгыятьтә телгә карата нинди мөнәсәбәт – болар барысы да әһәмиятле. Бу факторлар телне, мәдәниятне танырга, өйрәнергә этәргеч була ала.

Балада әни теленә, мәдәниятенә тартылу ныграк була

Без уздырган тикшеренүләр шуны күрсәтә: балада әни теленә, мәдәниятенә тартылу ныграк. Бу социологик тикшеренүсез дә аңлашыла. Баланы күбрәк әни кеше карый, ул күп вакытны бала белән уздыра.

Көчле мәдәният дигән төшенчә белән килешмим. Әгәр дә мохит бер телле икән, мәсәлән, урыс диик, бала да урыс телле булып үсә. Әмма алар да урыс мәдәнияте кешеләре булачак дигән сүз түгел. Ике мәдәниятне да үз иткән, билингваль булуга моноэтник мохиттә дә ирешеп була. Мисал өчен, мигрантлар. Алар үз милли мохитен булдырып яши, шуңа тел дә, дин дә югалмый.

"Катнаш никахта бер этнос барыбер өстенлек итә"

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яшь галимәсе Айгөл Мөхәммәтҗанова Азатлыкка катнаш никахта ике телгә, ике мәдәнияткә дә бертигез караш тәрбияләп була, диде.

“Катнаш никахларда баланың үзбилгеләнүе, нинди телгә өстенлек бирелүен тикшердем. Әмма бу кечкенә фәнни эш иде, ул тагын да зуррак колачлырак узарга тиеш. Сораштыруда катнашкан катнаш никахта туган бер кыз берьюлы татарча да, урысча да белә иде. Аның әнисе – татар, әтисе – урыс. Сөйләм генә түгел, ә әдәби тел иде аңарда. Төрле олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулый иде. Сере гади. Татар булган туганнары баланы милли мохиттә яшәтергә тырышкан, телне үзләштерергә ярдәм иткән, бергә мәктәп биремнәрен башкарган. Ягъни бала татар телле булып үссен, урыс мәдәнияте белән бергә татарныкын да якын итсен дигән еллар дәвамында максатчан эш алып барылган. Әтисе дә татар телен үзләштерүгә каршы булмаган. Юрганны үзенә тартмаган, балаларының билингваль булып үсүе файдага гына дип фикерләгән.

Айгөл Мөхәммәтҗанова
Айгөл Мөхәммәтҗанова

Дөрес, катнаш никахта бер этнос барыбер өстенлек итә. Ике тел күбрәк мөмкинлек бирә дигәнне ата-аналар аңламый. Татар теле урынына инглиз булсын, диләр.

Яшьләр арасында фокус төркемнәр оештырып, "Сез кем белән гаилә корыр идегез?" дип кызыксындык. Шәһәрдәге татар яшьләре арасында Татарстанда туып-үскән урыс ул шул ук татар дип җавап кайтаручылар күп иде. Татармы, урысмы аерманы артык күрмиләр.Татарстандагы урыслар алар барыбер үзгә. Күп гасырлар дәвамында татарлар белән янәшә яшәгәнгә күрә социаль дистанция ул кадәр зур түгел.

Билгеле, катнаш никахлар эчендә бәхәсләр күбрәк, һәрвакыт компромисс эзләргә туры килә, әмма моңа ирешеп була. Каршылыклар, бәхәсләр килеп чыгуыннан курыкмаучылар гына башка милләт кешесе белән гаилә кора. Алар арасында аерылышулар коточкыч зур сан түгел, катнаш никахтагы ир белән хатыннар башкалар белән чагыштырганда күпкә сыгылмалы. Алар – беренче низаг килеп чыгуга ук аерылышам дип гариза илтеп бирмичә сабыр итә белүче кешеләр", диде Айгөл.

Хөрмәтле укучылар! Катнаш никахлар – бик бәхәсле һәм четерекле тема. Сез ничек уйлыйсыз, катнаш никахта телне дә, динне дә саклап буламы? Сездә нинди тарихлар бар?

XS
SM
MD
LG