Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Истанбул һава аланында шартлау оештыручыларның берсе Чечнядан булуы ихтимал


Истанбул һава аланында шартлау оештыруда шикләнелгәннәрнең берсе Осман Вадинов чыгышы белән Чечнядан булган. Такси йөртүче әлеге өч кешенең чит телдә сөйләшүен әйткән.

Истанбул Ататөрек һава аланында 42 кешенең гомерен өзгән теракт сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Интихарчыларның берсе чыгышы белән Русиядән булган чечен кешесе Осман Вадинов дип хәбәр итә, Hurriyet басмасы.

Өч кешене һава аланына китергән такси йөртүчесе тикшерүчеләргә аларның чит телдә сөйләшкәннәрен һәм ул телне аңламаганын белдерде.

Таксины Ататөрек һава аланына кергәндә полиция тикшермәгән. Такси йөртүче террор кылуда шикләнелгән өч кеше халыкара очышларның килү терминалында төшергән. Чемоданны ачып юлчыларның берсе Калашников автоматы алып машиналар торган парковка, икенчесе халыкара рейсларның килү терминалына, өченчесе китү терминалына киткән. Таксидан төшкән өч кешенең калын киенгән булуыннан шикләнеп бер кеше полициягә хәбәр иткән, полиция хезмәткәре аларның берсенең документын сораган. Шул вакытта ул кеше ут ачкан. Парковкада атышлар башлангач, терминалда икенче интихарчы үзен шартлаткан.

Интихарчыларның өчесе дә үзләрен шартлаткан. Аларның "Фатыйх" бистәсендә яшәгәне мәгълүм, өйләрендә тентүләр узды, электрон җиһазлар һәм документлар алынды.

Hurriyet язуынча, Осман Вадинов 2015 елда "Ислам дәүләте" экстремистик оешма контролендәге Сүриянең Ракка шәһәреннән килгән булган. Тикшерүчеләр аның белән элемтәдә булган кешеләрне эзлиләр.

Истанбулның Ататөрек һава аланында шартлау 28 июнь көнне булды.

XS
SM
MD
LG