Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммитыннан соң Русия белән аерым очрашу үтәчәк


НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг
НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг

Бу атнада Варшауда НАТО саммиты ачыла. Җыен тәмамлангач Русия белән аерым рәсми сөйләшүләр үтәчәк.

НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг саммит тәмамлангач та Русия вәкилләре белән рәсми сөйләшүләр уздыру ниятен белдерде. НАТО саммиты 8-9 июль Варшауда үтәчәк.

Русия-НАТО шурасы соңгы тапкыр апрель аенда җыелды. Аңа кадәр ике ел очрашулар булмады. Апрель очрашуында тарафлар бары тик фикер аермалыклары, беренче чиратта Украинаның көнчыгышындагы низагны чишү тирәсендәге каршылыклар турында сөйләште. Алда торган очрашуда Столтенберг Русия белән кайбер мәсьәләләрдә килешүгә ирешүгә өмет итүен белдерде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия-НАТО шурасы утырышы булачагын раслады. НАТО көнтәртибеннән тыш очрашу вакытында кайбер башка халыкара һәм җирле мәсьәләләр каралачак, диде Лавров.

Саммитта НАТОның дүрт батальонын Польша, Литва, Латвия һәм Эстониядә кую турында сөйләшүләр булачак. Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагтан соң НАТО белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр салкын сугыш чорыннан бирле иң начар хәлдә.

XS
SM
MD
LG