Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Мәрхүм очучы Рәфәгать Хәбибуллин туган авылында җирләнүен васыять итеп калдырган. Авылдашлары бу хәбәргә ышанып бетеп булмый, ди.

8 июль көнне Сүриядә Русиянең Ми-25 хәрби боралагы "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме сугышчылары тарафыннан бәреп төшерелү нәтиҗәсендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы Вязовый Гай авылында туган Рәфәгать Хәбибуллин белән хәрби Евгений Долгин һәлак булганын Азатлык хәбәр иткән иде.

Интернетта сугышчылар аткан ракетның Русия боралагын бәреп төшерүе сурәтләнгән видео да чыкты.

Әлеге боралакта булган 51 яшьлек Хәбибуллинның Сүриядә килешү белән хезмәт итеп бетерүенә өч көн калган булган. Мәрхүм туган татар авылында җирләнәчәк. Бу хакта Азатлыкка аның туганнары, авылдашлары сөйләде.

"Ул – безнең авыл горурлыгы"

Вязовый Гай авылында мәрхүмнең әнисе Гөлҗиһан, бертуган абыйлары Заһит һәм Рәшит гаиләләре белән гомер кичерә. Авыл зур түгел, Хәбибулиннар нәселендәге кайгы һәр йортка да кагылды ди Азатлыкка очучының туганнан туган энесе Фәрит Хәбибуллин. Безнең белән аралашканда ул күз яшьләрен тыя алмады.

“Рәфәгать абыйның үлеме турында интернеттан белдек, укыгач ышанмадык. Булмас хәл дидек. Башта мәгълүмат та төрле иде бит, берничә урында бу хәбәрне кире кагу да булды. Башта Сүрия боралагы дип әйттеләр. Ә ул Сүрия байрагы куелган боралакта булган икән. Кызганыч, ахыр чиктә безнең Рәфәгать абый булып чыкты. Авыр кайгы инде. Әнисе Гөлҗиһан апа ничек кичерер инде... Тыелып булмый, барыбыз да елашабыз, ышанып булмый.

Рәфәгать абый – безнең авыл горурлыгы. Аның кебек башка бер кеше дә юк. Безнең өчен идеаль кеше булды. Гөлҗиһан апа белән Мәхмүт абый өч бала үстерде. Рәфәгать абый – иң кечкенәсе. Шәп укыды, барысын да бик тиз ота иде, максатчан булды. Хыялы да – хәрби булу. Теләгенә үз тырышлыгы белән иреште. Спортчы иде, мәктәп ишегалдындагы турникта “кояш” булып әйләнгәненә без кызыгып карый идек. Миннән бер яшькә генә олы ул, әмма шулай булуга карамастан, аңа әзи дип дәшә идек. 10 сыйныфны бетергәч Чехославакиядә армиядә хезмәт итте. Сызраньда очучылар әзерли торган югары хәрби авиация училищесында биш ел укыды.

Авылдан читтә яшәсә дә, динне читкә этәрмәде, аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Полк командиры булса да, намаз укый иде. Әнисенә дә, кабинетында бикләнеп намаз кылганнан соң, башта туганнары, аннары кул астында эшләүче егетләр өчен дога кылуы турында сөйләгәне истә.

Чечняда да сугышты бит ул. Бик каты яраланган иде. Анда да аның боралагын бәреп төшерделәр. Хезмәттәшенең шунда ук гомере өзелгән, ә Рәфәгать абый уттан исән чыккан иде. Бик озак тернәкләнде, аксап йөрде. Әмма барыбер хезмәт итте. Менә гомере еракларда өзелде, аңа 51 яшь кенә иде...", дип сөйләде Фәрит Хәбибуллин.

Рәфәгать Хәбибуллин якыннары белән туган авылында

Рәфәгать Хәбибуллин якыннары белән туган авылында

Фәрит Хәбибуллин мәрхүм очучының күңеле һәрвакыт авылда иде дип сөйли.

"Елына бер тапкыр булса да авылга кайтырга тырышты. Гадәттә, язын кайта иде. Соңгы тапкыр узган елны күрештек. Ике ел элек әтисен җирләгәндә тиз генә кайтып килде, аны соңгы юлга озатты.

Хатыны Рәмилә – безнең күрше Старый Зеленый авылыннан. Өлкән улы да әтисенең юлын сайлады, ул да хәрби очучы. Өйләнде. Ул да әтисе кебек Сызрань шәһәренең боралак училищесын тәмамлады.

Рәфәгать абыйны башта Краснодарның Кореновски шәһәренә алып кайталар, аннары Сызраньгә. Анда курсантлар белән хушлашу була, күрәсең... Аннары авылга алып кайтачаклар. Дүшәмбе яки сишәмбе җирләрбез, Алла кушса... Рәфәгать абый, алай-болай була калса, ничек кенә булмасын, туган якта җирләүләрен васыять итеп калдырган. Улына бу хакта кат-кат әйткән булган. Гомере гел кыл өстендә булды. Авыл халкы белән көтәбез аның кайтуын. Җирләүне Русия саклану министрлыгы оештырадыр. Ул бит зур акчалар тора", диде.

"Ник аны Сүриягә җибәргәннәрдер – белмим"

"Ул Сүриягә кайчан киткәнен белмим. Әйтмәгән. Хатынына да командировка гына дигәннәр. Мәгълүмат та бик аз бит. Гаиләсе дә кайда икәнен белмәгән. Сүриядән кайтырга бары өч көн генә калган булган икән... Ник полк командиры була торып очкан икән ул? Ник анда барган икән...

Сүриядә бит мөселманнар. Үзе мөселман булып анда баруны ничек кабул иткәнен белмим. Әмма Чечняда да хезмәт итте бит, анда да мөселманнар иде. Рәфәгать абый нишлим соң, фәрманга буйсынырга тиешмен дия иде. Ул бит хәрби. Авыр булгандыр аңа. Ни кушалар, шуны эшлим, дигәне истә.

Сүриядәге сугышта кем хаклы да, кем хаксыз икәнен без, бәләкәй авылда яшәп ятучылар, кайдан белик...", дип сөйләде Азатлыкка Фәрит Хәбибуллин.

Гел кайнар нокталарда хезмәт иткән

Рәфәгать Хәбибуллиның биографиясенә күз салсаң, ул даими төрле сугышларда, хәрби низагларда катнашкан.

1990нчы еллар башында грузин-абхаз сугышына җибәрелгән. Анда 148 көн булган.

Шуннан 1994 елда беренче чечен сугышына җибәрелгән. Анда каты яраланган. Сигез ай хастаханәләрдә яткан. Бер-бер артлы операцияләр кичергән. Аннары кире Чечняга кайткан һәм анда 1996 елга кадәр сугышта катнашкан. Беренче чечен сугышы тәмамлангач, грузин-абхаз низагы өлкәсендә тынычлык урнаштыру зонасына җибәрелгән.

1999 елда икенче чечен сугышына киткән. Анда азакка кадәр булган. Шуннан 2008 елның җәенә кадәр аны даими рәвештә Чечняга командировкаларга җибәреп торганнар. Ул анда Ханкала һава аланында боралак полкы командиры вазифларын башкарган.

2008 елның август аенда Хәбибуллин биш көнлек Русия-Грузия сугышында да катнашкан. Русия ярдәмендә Грузиядән аерылырга теләүче сепаратист Көньяк Осетиядә Русиянең авиация төркеме өчен җаваплы булган.

Русиянең чираттагы сугышында аның чиратагы командировакасы Сүриягә була...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG