Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар егетләре аланы – үзенә күрә милли Спарта!"


Рөстәм Гатауллин
Рөстәм Гатауллин

Август аенда Татарстанда беренче тапкыр "700 һөнәр дә әз" исемле егетләр лагере узачак. Аны оештыру, Казанда яшьләр өчен кызыклы чаралар һәм милли тәрбия турында аланны оештыручысы Рөстәм Гатауллин белән сөйләштек.

Җәйге вакытта татар яшьләре өчен шактый кызыклы аланнар, лагерьлар эшләп килә. Аларның күпчелеге турында Азатлык инде хәбәр иткән иде. Август аенда исә Казанда "700 һөнәр дә әз" дигән алан оештырылачак. Аның төп үзенчәлеге – егетләр өчен генә булуы. "Татарча Спарта"ны Чаллы егете Рөстәм Гатауллин оештыра.

Рөстәм Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84нче лицейны тәмамлаган. Казанда КФИ-да белем алган финанс белгече. Мәктәптә чагында ук иҗтимагый чаралар белән кызыксына, студент чакларда да "бик укып йөрмәдем", ди ул.

– Чынлыкта, төрле иҗтимагый эшләрдә катнашу күңелгә ятышрак иде. КВН, студентлар язы, төрле акциялар, чаралар оештыру минем төп эшчәнлегемә әверелде дә. 3 курста укыганда, берничә дустым белән мәктәп укучылары өчен татарча КВН (ШТК) уеннарын башлап җибәрдек.

Болар барысы да – дәүләт проектлары түгел, үз көчебез белән оештырып йөрибез.

Шуннан соң ул гади уеннардан тулы бер балалар оешмасына әйләнде, атна саен чаралар, җәйге аланнар, балалар белән эш иткән кураторлар булды. Хәзер инде анда җитәкчелектә башка буын вәкилләре, бу оешма үсә, төрледән төрле юнәлешләр ачыла.

Аннан соң без "Үзмәк" оешмасын ачарга булдык, шулай тик тормыйча кайнашып йөрибез инде. Болары барысы да – дәүләт проектлары түгел, моңа дәүләттән акча каралмаган, үз көчебез белән оештырып йөрибез.

"Үзмәк" нинди оешма соң ул? Максатлары нинди?

– Укыган чакта мин мәктәп президенты идем (бу шәп яңгыраса да, аның кадәр үк кәттә вазифа түгел шул). Һәм дусларым белән мәктәп кысаларында төрледән-төрле чаралар оештыра идек: спорт ярышлары, әдәби кичәләр, мәктәпне бизәү, ярышлар, дискәтүкләр һ.б. Бу минем шәхес буларак үсешемә бу бик нык тәэсир итте. Язмыш ничектер шулай туры китерә, уйга төрле кызыклы фикерләр килә. Бу чараларны ник Казанда да ясамаска, барлык татар мәктәпләрен берләштереп оештырмаска дип уйлап куйдым.

Error rendering VK.

Ният: татар мәктәпләре укучылары киләчәктә шәһәргә, халыкка файдалы милли проектлар ясасыннар.

Акча, бизнес ачу турында фикерләр артык юк, ә менә мондый эшчәнлектә фикерләр ташып тора. Һәм, институтны тәмамлаганнан соң бер ел да узмый, без яңа "Үзмәк – үз мәктәбем" дигән яңа проектны тормышка ашыра башладык. Төп максаты – татар мәктәпләрендә актив, чәчрәп тора торган, оештыру сәләте булган балаларны җыеп, мәктәп кысаларында төрле чаралар оештыруда аларга ярдәм итү, шәһәркүләм татар мәктәпләренең үзидарәләрен берләштереп, гомуми бер иҗтимагый оешма ясау.

Проектның нияте – татар мәктәпләре укучылары инде яшүсмер вакытыннан бирле оештыру сәләтләрен үстерсеннәр һәм киләчәктә шәһәргә, халыкка файдалы милли проектлар ясасыннар.

Якынча, әлегә ничә яшьне җәлеп итеп булды соң?

– Эшебезне әле көйләп кенә барабыз, оешабыз. Бу уку елында 12 мәктәп белән даими эш алып бардык. Алар арасында 3-4 актив мәктәп, калганнарын хәрәкәтләндерү бераз авыррак. 2 тапкыр шәһәркүләм чара оештыра алдык. Унлап бала һәрвакыт яныбызда йөри, болай 100ләп баланы җәлеп итәбез.

Error rendering VK.


Җәйге алан да шул "Үзмәк" кысаларында узамы?

"Егет сыйфатларын тәрбияли торган егетләр лагерен ясарга кирәк"

– Ниһаять, аланга килеп җиттек. Шулай ук, элек без бер укытучыбыз белән ел саен җәйге походларга йөри идек, гел егетләр генә иде. Мәсәлән, җәяү Чаллыдан Алабугага, Түбән Камага һәм кире бер атна эчендә йөреп чыга идек. Исктикеч файдалы чара, берләштерә, үсеш бирә, егет ясый, кыскасы, бөтен егеткә дә кирәкле чара. Була бит менә андый укытучылар, аларгә мәңге рәхмәтле буласың, андыйлар күп түгел шул, гадәттә.

Ничек тә булса, моның хакын кайтарасы килде. Һәм шундый ук егет сыйфатларын тәрбияли торган егетләр аланын ясарга кирәк дигән фикер туды. Һәм менә бу җәйнең 16-26 августларында "700 һөнәр дә әз" исемле егетләр аланын оештырабыз, Аллаһы бирсә.

Error rendering VK.

​ – Аланда нинди чаралар каралган, нәрсәләр булачак соң?

– Аланның төп фикере егетлекне тәрбияләү булса, програмы да шуңа бәйле корылган. Беренчедән, чатыр һәм учаклар белән берничә поход оештырылачак. Кикбоксинг дигән үз-үзен яклау дәресләре. Көн саен спорт ярышларын үткәрәчәкбез, төнге чаралар да булачак.

Уңышка ирешкән төрле спорт, сәясәт, бизнес шәхесләре белән очрашулар каралган. Тарихта эз калдырган татар шәхесләрен өйрәнү булачак. Шулай ук проектлар мәктәбен оештырачакбыз. Һәр көнне яңа һөнәрләр үзләштерү програмыбыз да бар.

Иң мөһиме – монда егетләр генә булачак. үзенә күрә милли Спарта!

Күпме бала гариза бирде? Әле хәзер дә катнашуга гариза биреп буламы?

– Гариза бирүчеләр бик күп түгел әлегә, тик урыннар да безнең чикле: быел нибары 30 бала гына туплыйбыз. Һәм бу иң уңайлы сан, чөнки балалар артык булса, аланда эшне алып барырга авыррак булачак.

Әлбәттә, гаризаны бирергә була гына түгел, гаризаны бирергә кирәк, чөнки мондый аланның Казанда булганы юк иде әле. Башланып киткән эшнең нигезендә тору үзе бер рәхәт бит ул.

Ничек уйлыйсың, бүгенге көндә яшьләрдә татар теленә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә?

Ничек тәрбиялисең инде, камчы белән генә булса (көлә). Татар теленең популярлашуы бара инде ул, әллә нинди кызыклы проектлар ясыйлар бит хәзер. Тик куллану даирәсе киңәйми, шуңа үсеш акрынрак сизелә дә.

XS
SM
MD
LG