Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Казан мәхкәмәсендә Татарстан бәйсезлеген яклаган активистлар эшен карау дәвам итә


Мусин язган дип саналган бу язу 2015 елның маенда Үзәк стадион белән Казан кирмәне арасындагы җир асты юлында күренде

Мусин язган дип саналган бу язу 2015 елның маенда Үзәк стадион белән Казан кирмәне арасындагы җир асты юлында күренде

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә экстремистик язулар калдыруда гаепләнгән Мансур Мусин белән Эмил Камалов эшенең 18нче утырышы узды.

Мансур Мусин белән Эмил Камалов 2014 елның җәеннән 2015 елның көзенә кадәр Казанның берничә урынында диварларга экстремистик эчтәлектәге язулар язуда гаепләнә. Эш мәхкәмәгә бу елның 13 мартында тапшырылган иде. Узган дүрт айда 18 утырыш узды.

Мусин узган елның августыннан бирле изоляторда утыра, Камалов психиатрия хастаханәсендә, ул авыру дип табылган. Тикшерү 2014 елның декабрендә үк ачылган булса да, Мусин белән Камаловның бу эшкә катнашы булуы узган елда гына ачыклануы белдерелде.

Тикшерү барышында 43 яшьлек Мусин һәм 30 яшьлек Камаловның “ВКонтакте” социаль челтәрендә “милләтчел һәм сепаратистик ниятләре булган” “Правые татары” төркеме әгъзалары булуы хәбәр ителде. Мусин эшләгән гаражларның берсендә хокук саклаучылар “сибә торган буяулар һәм экстремистик китаплар” тапкан.

Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Мусин социаль челтәрләрдә даими рәвештә “Татарстанның Русиядән чыгу кирәклеге, республикада экстремистик эшчәнлек алып барырга чакыру, милләтара нәфрәт тудыру, дәүләт хезмәткәрләренә карата көч куллануга чакыру турында” белдерүләр урнаштырып тараткан. Нәтиҗәдә Мусинга Җинаять кодексының 280нче (“Экстремистик эшчәнлеккә чакыру”) һәм 282нче (“Нәфрәт яки дошманлык тудыру, кешене түбәнсетү”) маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелгән.

Кемнәр ул “Правые татары”?

“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Правые татары” төркеме беренче тапкыр 2011 елда ачылган, 2013 елда тәртип саклаучылар аны яптырган. Шуннан соң төркем икенче тапкыр ачылган. Бүгенге көндә аның өч меңләп әгъзасы бар. 2013 елда төркем вәкилләре виртуаль тормыштан чын тормышка чыгып карады. Шул ук елны “Правые татары” тарафдарлары Казан урамнарында хәрәкәтнең меңләгән символын ябыштырып чыкты. 2015 елның 30 гыйнварында төркем администраторы Азатлыкка болай дип белдергән иде:

“Проект өч ел эшли. “Правые татары” беренче тапкыр 2013 елда Хәтер көненә чыкты. Безнең турында мәгълүмат чаралары белә. Без шулай ук Рубин җанатарлары төркемен төзедек. Шуннан соң безне эзәрлекләүләр башланды, җинаять эшләре ачылды. Бүгенге көндә без интернетта гына бар һәм төрле проектлар турында фикер алышу өчен эшлибез”, диде администратор.

"Правые татары" тамгасы

"Правые татары" тамгасы

Үзен хәрәкәтнең рәисе, үзләренчә әйткәндә “Ханбашы” дип атаган Айрат Җиһаншин элекке интервьюларның берсендә төркемнең төгәл идеологиясе бар, дигән иде.

“Правые татары” - бөтен оешмалардан өстен булган бөтентатар хәрәкәте. Төркемнең конкрет структурасы, төгәл идеологиясе бар. “ВКонтакте” һәм башка социаль челтәрләрдәге төркемнәребез безнең хәрәкәтнең мәгълүмати ресурсы булып тора. Мәгълүмат бүгенге көндә иң мөһим әйберләрнең берсе булганга, социаль челтәрләрдәге төркемнәребез дә - эшчәнлегебезнең мөһим өлеше”, дигән иде Җиһаншин.

“Анда барысы да әкият. Ирем турында түгел”

14 июльдә узган мәхкәмә утырышында шаһитләр тыңланды. Адвокат Евгений Зверев үтенече белән беренче булып Мусинның хатыны Рәмзияне чакырдылар, аның хәле начар иде. Рәмзия ханым диварлардагы язулар турында җинаять эше ачылгач кына белүен, 17 ел бергә яшәү дәверендә ире Мансурның беркайчан да бер урам җыенында да, бигрәк тә милләтчеләр янында йөрмәгәнен әйтте. Камаловны Рәмзия ханым бөтенләй белми булып чыкты. Ул Камаловның аларның бинасында идән салучы булып эшләгәне, иренең беркайчан да аның турында әйтмәгәне турында өстәде. Ирен ул кулга алынгач күргән, әмма җинаять эше турында сөйләшмәгән.

“Ирегез берни әйтмәдеме? Үзегез дә кызыксынмадыгызмы,” дип аптырады прокурор. “Эшне үзем укып чыктым. Анда барысы да әкият, ирем турында түгел ул”, диде Рәмзия ханым.

Адвокат сорауларына җавап биреп, Рәмзия ханым өйләнешүләренә 17 ел тулуы, 11 һәм 16 яшьлек балалары булуы турында сөйләде. 2013 елдан бирле Мансур Мусин урында яткан авыру әнисен һәм әтисен караган. Гаиләнең Левченко бистәсендә 7-8 гаражы бар. Мусин анда вентиляция, су үткәргечләре ясаган, кирәкле җиһазларын шунда саклаган. Шул гаражларның берсендә тикшерүчеләрнең тыелган китаплар табуы әйтелә. Рәмзия ханым ул гаражның буш торганын һәм кулланылмаганын белдерде.

“Дивардагы язулар туристларны куркыта”

Чираттагы шаһит Мария Кремлева гаепләнүчеләр белән таныш түгел булып чыкты. 2015 елның 27 мартында ул Меңьеллык мәйданында җир асты юлында “Свободу Рафису Кашапову!”, “Смерть оккупантам!” кебек язулар күргән. Аның артыннан Рәфис Кашаповның “ВКонтакте” челтәрен табып шаккаткан башка бер ханым чыгыш ясады.

Кашаповка ирек таләп иткән язулар Казанда берничә урында күренде

Кашаповка ирек таләп иткән язулар Казанда берничә урында күренде

“1990нчы еллардан соң милләтчеләр тагын шундый көчкә ия дип күз алдыма да китерә алмаган идем. Кашапов сәхифәсендә татарларның хокуклары бозыла дип язылган иде. Татарстан - халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр үсеше ягыннан Русия үзәгендәге иң яхшы төбәк. Мин һәр бистәдә чиркәү һәм мәчет булуына өйрәнгән. Мин татар милләтчеләренә генә түгел, барлык милләтчеләргә дә каршы. Сәхифәдә (Кашаповта) “урысча өйрәнгәнче инглизчә өйрәнү яхшырак” дигән язу бар иде. Бу бит минем илемнең дәүләт теле. Русия әләме берсенең арт ягына куелып “Русия әләменең урыны менә монда” диелгән иде”, диде шаһитләрнең берсе, Казан шәһәренең 35нче китапханә мөдире урынбасары Элмира Минеева. Минеева Казанда шундый эчтәлектәге язуларның барлыкка килүе Татарстанның “йөзен каралта” һәм “туристларны куркыта” дип борчыла.

Хронология

2014 елның җәендә Иске татар бистәсендәге Әхтәмова белән Тукай урамнары чатында - “Смерть русским!”

2014 елның көзендә Мәскәү урамындагы Нурулла мәчетендә “Фаритик, пупсик, люблю. Лена”.

2014 елның 14 декабрендә Казансу елгасындагы Явыз Иван гаскәрләренә һәйкәлдә “1552”, “Татар уян”, “Лена, зачем ты крестила наших детей. Твой Ильфатик” һәм “Азатлык”.

2014 елның 20 декабрендә Декабристлар урамындагы бер йортта “Батырша, вернись! Спаси свой народ”.

2015 елның апрелендә Камал театры янында “Свободу Рафису Кашапову и Савченко! Путина в Гаагу!”. КФУ бинасы диварында “Русские свиньи, уезжайте!”.

2015 елның маенда Үзәк стадион белән Казан кирмәне арасындагы җир асты юлында “Свободу Рафису Кашапову!”, “Смерть оккупантам!”, “Долой московско-чекистскую хунту!”, “Свободу татарскому народу!”.

2015 елның җәендә Кирмән диварында “Слава Украине! Героям слава!”.

2015 елның июлендә Щапова урамындагы йорт диварында “Свободу Рафису Кашапову!”, “Путина в Гаагу!”.

2015 елның августында Карл Маркс урамындагы Казан дәүләт тикшеренү технология университетында (КХТИ) “Смерть жидам и русне, слава булгарской весне!”.

2015 елның ноябрендә Ямашева урамында “Умрите, русские ублюдки!”

Мансур Мусин һәм Эмил Камалов боларның барысын да язуда шикләнелә.

Кем ул "милләтче"?

14 июльдә узган утырышта соңгы чыгышны Дәүләт стратегия институты хезмәткәре Рәис Сөләйманов ясады.

“Казанда күренгән барлык бу язуларның хронологиясен алып бардым. Алар шәһәрнең төрле бистәләрендә чыгып барды. Аларның эчтәлеге Русиягә каршы, 2014-2015 елда Русия белән Украина арасында барган сәяси процессларны чагылдыра, шулай ук Татарстанда барган сәяси вакыйгалар турында нәрсәдер әйтә. Аерым алганда, Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашаповка карата мөнәсәбәтен белдерә”, диде Сөләйманов.

Адвокат аннан “белгеч буларак милләтче төшенчәсен аңлатуны” сорады. “Бер кеше бер үк ук вакытта татар, урыс һәм украин милләтчесе була аламы? Язулар арасында Украинаны, Русияне һәм Татарстанны яклаганнары бар”, дип сорады адвокат.

“Була андый хәлләр. Үзен ике төрле билгеләгән кешеләр була. Чыгышы белән татар кешесе урыс милләтчесенә әйләнә ала. Монда уртак дошман факторы кирәк. Мисал өчен, татар милләтчеләре украин национал-сепаратистларына теләктәшлек белдерә”, диде ул.

Мусинның да Сөләймановка соравы бар иде. “Язуларның эчтәлеге төрле булуы, аларны язучыларның рухи яктан тотрыксыз булуына дәлил була аламы”, дип сорады гаепләнүче.

“Кеше мондый адымга барганда йә алдына ниндидер максат куйган була, йәки бу эшен аңышмыйча эшли, мин беренчесенә күбрәк ышанам”, диде Сөләйманов. Мусин бу сөйләшүне “язуларны авыру кеше язган, минем гаеп бары тик аның белән таныш булуымда”, дип йомгаклады.

“Кешене иләк аша уздыралар”

Утырыштан соң бу эшне мәхкәмәгә биргән Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов белән сөйләштек. 2015 ел башында ул Явыз Иван гаскәрләре һәйкәлен мыскыл итүгә шикаятьне мәхкәмә тапшырган, гариза кире кагылган. Мөрәҗәгать тагын ике тапкыр кире кагылган. Ниһаять, җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Әмма Мусинның гаебе булуына Щеглов үзе дә шикләнә башлаган.

“Дөресен генә әйткәндә, Мусинның гаебе арттырыла дип саныйм. Аны хәзер Казанда экстремистик язуларны оештырган мафия башлыгы-монстр итеп күрсәтергә тырышалар. Ул милләтчедер, кайдадыр социаль челтәрләрдә шундый язуларны хуплап язгандыр. Әмма ул инде узган елның августыннан бирле изоляторда утыра. Аның хатыны эшләми, ике баласы, урында яткан әти-әнисе бар. Хокук саклаучылар аңа чираттагы йолдызларын һәм дәрәҗәләрен алыр өчен килеп ябышты. Эчтән генә ул кешене кызганып та куйдым. Күп әйбер уйдырма монда. Кешене иләк аша уздыралар”, диде Щеглов Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG