Accessibility links

Кайнар хәбәр
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый

Төркиядә гаскәр фетнәсеннән соң Эрдоган чистартулар игълан итә

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Төркия җитәкчелеге фетнәнең бастырылуын әйтә. Таң алдыннан Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган гаскәрдә чистартулар, кайбер югары җитәкчеләрнең кулга алынуын игълан итте.

АКШ Төркия хакимиятенә теләктәшлек белдерде

АКШ президенты Барак Обама Мәскәүдә сәфәрдә булган дәүләт секретаре Джон Керри белән Төркиядәге вазгыять турында сөйләште. Аларның Төркиядәге тарафлар демократик рәвештә сайланган хакимият ягында булырга тиеш, көч куллануга, кан коюга юл куярга ярамый дигән фикер белдерә. Бу турыда рәсми белдерү Ак Йорт Twitter'ында чыкты.

Хәрби түнтәрелеш башлап Босфор күперләрен контрольгә алган хәрбиләр

Босфор күперендәге хәрбиләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Әнкарадагы атышлар. Хәрби боралак Эрдоган тарафдарларына ут ачты

Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе (парламент) каршында бәрелешләр бара. Дөньяның иң зур һава юллары ширкәтләре Төркиягә очышларын туктатты. Казаннан төнге 2дә Истанбулга китәсе очкыч китмәде.

Анкарадагы атышлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:26 0:00

Төркиянең дәүләт телевидениесе хәрбиләр кулында

Төркиянең TRT каналында хәрбиләр илдә хакимиятне үз кулларына алулары турында белдерүне кабатлый. Фетнәне оештыручылар халыкны урамга чыкмаска чакыра. "Бу хакимият көчен югалтты", диелә белдерүдә.

Хәрбиләр Босфор бугазы күперендә машиналарны кире бора

Хәрбиләр Босфор бугазы күперендә машиналарны кире бора
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

"Бер төркем хәрбинең күтәрелеше кебек күренә. Ихтимал, президент бу уенны сәхнәгә куйды. Чөнки халыкны урамнарга чыгарга чакырды. Хәзер без яшәгән районда да автомашиналарның хөкүмәтне яклау гудоклары ишетелә. Кайбер урыннарда атышулар һәм шартлаулар булган. Хәтта рәсми ТРТ телевизион каналында башкүтәрүчеләрнең белдерүе укылды. Ләкин хәрби путч омтылышы уңышсыз тәмамлана дип әйтә алабыз", дип язды Азатлыкка Истанбулда яшәүче галим Надир Дәүләт.

Эрдоган халыкны урамга чыгарга чакыра

Эрдоган мөрәҗәгате
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган CNN Turk телевидениесе аша телефоннан видеомөрәҗәгать ясап, халыкны урамнарга, паркларга, һава аланнарына чыгарга, түнтәрелеш омтылышын туктатырга чакырды.

Аның сүзләренчә, баш күтәргән хәрбиләр моның өчен мәхкәмәләрдә каты җәзага тартылачак. Президент фетнәчеләрнең тиздән бастырылачагын әйтте.

Эрдоган бу көннәрдә Мәрмәристә ялда иде.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач: "Түнтәрелешнең һәркайсына каршы тору - мораль принциптыр. Демократиянең җитешсезлекләре булса да, ул иң яхшысы. Аллаһ Тәгалә илебезгә каза бирмәсен", дип яза Facebook битендә.

дәвам

XS
SM
MD
LG