Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туристларына Мисырда ял итү рөхсәт ителәчәк


Шәрм әш-Шәех
Шәрм әш-Шәех

Русиядән Мисырга очышлар һәм юлламалар октябрьдән сатыла башларга мөмкин. Бу хакта Русия туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин белдерде.

Русия туроператорлары берләшмәсе белдерүенә караганда, Мисырның сивил авиациясе министрлыгы Русия белгечләрен илгә килеп һава аланнарындагы иминлекне тикшерүне сораган. Берничә атна эчендә Русия вәкилләре Мисырга барып Русия ватандашларының имин ял шартларын тикшерәчәк.

Русия туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин Мисырга юлламалар октябрьдән сатыла башларга мөмкин, дип белдерде. “Русия сәяхәт ширкәтләренең 1.5 миллиард сумнан артык акчалары Мисырда туңдырылган хәлдә калган, элемтәләрне яңарту озакка сузылмаячак”, диде Барзыкин.

2015 елның октябрендә Шәрм әш-Шәехтән Петербурга юл тоткан очкыч һәлакәтендә 224 кеше һәлак булганнан соң, Русия ноябрьдән ике ил арасында очышларны туктатты. Русия хакимиятләре Мисыр һава аланнарында иминлекне яхшыртуны таләп итте.

Мисыр Русия туристлары җәен, көзен һәм кышын да ял иткән иң популяр чит ил санала иде.

Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң Росавиация һава ширкәтләренә Төркиягә юлчылар ташуны тыйды. Ростуризм мәгълүматларына күрә, 17 июльгә Төркиядә 5 меңгә якын русияле турист булган.

XS
SM
MD
LG