Accessibility links

"Татарстанның Рио-де-Жанейрога үз спортчыларын җибәрергә хокукы бар"


Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова- Галкина җиңүдән соң Русия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп узып рәсемгә төшкән өчен шелтә алган иде
Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова- Галкина җиңүдән соң Русия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп узып рәсемгә төшкән өчен шелтә алган иде

Пензада яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпиадада Русиягә карамыйча Татарстан спортчылары аерым да чыгыш ясый ала, дигән фикердә. Моның хокукый нигезе бар дип белдереп, ул Татарстан президентына хат юллаган.

Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпидада Русия атлетлары катнаша алсын өчен аларга шартлар куйды. Алар Дөнья допингка каршы бәйсез комиссия таләпләренә туры килгән допинг сынавы үткән вакытта гына бу иң абруйлы халыкара спорт чарасында чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алган спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

Русия спортчылары тирәсендә шау-шу бик күп булды. Допинг куллануда гаепләнеп, Халыкара Олимпия комитеты вакытлыча Русияне үзендә халыкара спорт уеннары үткәрүдән читләштерү чакыруы белән чыккан иде. Җәйге Олимпиада Русиянең 68 атлетының катнашуы кыл өстендә булды. Әллә катнаштыралар, әллә юк булып килде.

Түрәләргә ияреп ярыша-ярыша Көнбатыштагы "дошаманнар"ның Русиягә карата астыртын эш итүе дип сөйләгәндә татарлар башка чыгу юлын эзли. Пенза шәһәрендә яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Татарстан халыкара спорт ярышларына, шул ук Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага үз такымнарын җибәрә ала, дип саный. Бу хакта Исәнәев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган.

Йосыф Исәнәев
Йосыф Исәнәев

Ул Британиянең кайбер төбәкләре мөстәкыйль дәүләтләр булмаса да, үз такымнарына ия дип искә төшерә. Футболда Англиянең үз такымы бар, Төньяк Ирландия, Уэльс такымнары да Европа футбол беренчелегендә мөстәкыйль чыгыш ясады, Русиядә дә шулай эшләп була. Моның бөтен хокукый нигезе бар дигән фикердә Исәнәев.

Татарстанның Русия белән имзаланган шартнамәсе бар, аның нигезендә федераль үзәк белән Татарстанның аерым мөнәсәбәтләре корылган. Татар җыелма такымын булдыруны республиканың төп канунына нигезләнеп эшләп була ди Исәнәев. Конституциянең 6нчы маддәсендә Татарстан республикасының үз вәкаләтләре кысаларында халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр кора алуы да күрсәтелгән. Шушы хокукый нигездә Татарстан футбол, хоккей һәм башка спорт төрләре уеннарында үз җыелма такымнарын халыкара ярышларга җибәрә ала", дип аңлата ул үз фикерләрен.

Исәнәев Рио-де-Жанейрога һичьюгы Татарстаннан чыккан, аның өчен чыгыш ясаган спортчылар барырга тиеш, дип саный.

"Бу мәсьәлә Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпиада уеннары алдыннан бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Русия җыелмасының бу уеннарда катнашу-катнашмавы әлегә кадәр билгесез. Русия спортчыларын ярышларга кертмәсәләр, Татарстан спортчылары да, башка төбәкләрдә яшәүче татар спортчылар да бу иң абруйлый спорт чарасыннан мәхрүм калачак. Республикадан читтә яшәүче татар спортчылары шактый күп, алар халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Мисал итеп Алия Мостафина, Василий Мосин, Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм башкаларны китерергә була. Хакимиятнең мине ишетүен, татар халкының үз җыелма такымын булдыра алуын аңласыннар дип исләренә төшереп хат яздым", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Йосыф Исәнәев хатын укыганмы-юкмы – билгесез. Әмма хатка җавап кайтару бурычы Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт минитстрлыгына йөкләнгән. Министрлык татар егетенең фикерләре белән килешми. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Хәлил Шәйхетдинов имзалаган рәсми җавап хатында “Татарстан, Русия федерациясе субъекты буларак, чикләнгән хокукларга ия”, диелгән.

“Русия Конституциясенең 6нчы маддәсендә беркетелгәнчә, Татарстан – Русия субъекты һәм Русия составына керә. Русия төбәкләренең конституцион-хокукый статусы, беренче чиратта, Русия Конституциясе, федераль кануннар һәм башка хокукый актлар аша билгеләнә. Русия субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр булдырырга хокуклы булса да, аларның халыкара эшчәнлеге чикләнгән. Руcия субъектлары дипломатик тану мәсьәләсен күтәрә алмый, чит илләрдә илчелек дәрәҗәсендәге вәкиллекләр ача алмый, Русия субъектларының спорт такымнары халыкара ярышларда халыкара хокукның мөстәкыйль субъектлары буларак катнаша алмый”, дип Татарстанның хокукларын санап чыккан Шәйхетдинов.

XS
SM
MD
LG