Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:55

Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне озайтырга тырышачакбыз"


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думага сайлау тәмамлангач, мөддәте 2017 елның июлендә бетәчәк Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәне озайту эшләренә ныклап тотыначакларын әйтә.

2017 елда Татарстан белән Русия арасында имзаланган шартнамәнең вакыты чыга. Республика ягыннан бу документны озайту эшләре әле башланмаган, әлегә республика хакимияте Русия Думасына сайлау алды мәшәкатьләре белән мәш килә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шартнамәне яңарту эшләренә сайлаудан соң ныклап тотыначакларын әйтә. 28 июньдә булган матбугат очрашуында ул яңа вәкаләтләргә дәгъва кылмыйбыз, әмма бу документ озайтылырга тиеш дип белдерде. Мөхәммәтшин шартнамәне Татарстанга гына түгел, Русия өчен дә бик мөһим документ дип тә атады.

"Шартнамәнең теге чакта да, әле дә кыйммәте зур. Без аны Русия Конституциясе кысаларында имзаладык. Бүген ул федераль кануннар нигезендә эшли. Бу документ ул вакытта Татарстанда, Русиядә булган киеренкелекне юкка чыгарырга ярдәм итте. Шартанамә нигезендә Татарстан Констуциясенең легитимлыгын исбатлый алдык, Русия Конституциясе дә танылды. Русиянеке бер елдан, соңрак кабул ителеде.

Һичшиксез, без шартнамәнең дәвам итүен телибез, аның өчен тырышачакбыз. Документларның лигитим булуы – безнең федератив дәүләттә яшәвебезне күрсәтә. Яңа вәкаләтләргә дәгъва итмибез.

Бу уңайдан эшчәнлек Русия Дәүләт думасына сайлаудан соң башланыр дип уйлыйм. Аннан соң безгә ныклап, җентекләп эшли башларга мөмкинлек булачак. 2017 елга кадәр вакыт бар әле. Шартнамәне озайтырга кирәк", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та быел апрель аенда Чехиядә булганда Азатлык соравына җавап биреп, шартнамәне яңарту эшләренә тотынмаганлыкка ишарәләп, "әле вакыт бар" дип әйткән иде.

Тарих фәннәре галиме, академик Индус Таһиров Русия бүгенге хәлендә яшәп калсын өчен тормышын федерация таләпләренә туры китереп, төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр биреп, үзара килешүләр нигезендә корырга тиеш дигән фикердә.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка шартнамәнең вакыты чыгып, көчен югалтмасын өчен инициатива Татарстан ягыннан булырга тиеш дип белдергән иде. Хәкимов фикеренчә, Татарстанның чит илләр белән багланышлары да, икътисад тотрыклыгы биргән эре сәнәгать ширкәтләренең үз кулында булуы да шартнамәнә нәтиҗәләре.

Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүендә республика икътисадының төп терәге булган нефть салымын килештерү дә каралган. Татарстан җитәкчесе булырга теләгән кешенең ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешлеге, татарстаннарның республика туграсы төшкән, татарча язулы бит өстәлгән үзгә паспортка ия булулары турында да әйтелгән.

Русия президенты Владимир Путин Татарстан һәм Русия арасында 10 еллык килешүне раслаган канунны 2007 елның 26 июлендә имзалаган иде. Вакыты чикләнмәгән беренче шартнамә 1994 елда кабул ителде. Әмма 2003 елда Русиядә төбәкләрнең канун чыгаручы оешмаларының һәм башкарма хакимиятләренең гомум принциплары турында канунга үзгәрешләр кертелде һәм ул канунга моңа кадәр кабул ителгән бөтен килешүләр дә ике ел эчендә яңартылырга тиеш дигән юллар язылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG