Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мюнхен сәүдә үзәгендәге атышларда кимендә 9 кеше һәлак булды


Мюнхен сәүдә үзәгендәге атышта кимендә 9 кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Полиция Мюнхендәге һөҗүмне "җитди" дип бәяләде. Шәһәрдә метро, кайбер юллар ябылды, вокзалдан кешеләр чыгарылды.

Германиядәге Мюнхен шәһәренең бер өлешендә 22 июль кичендә атышлар булды. Моозах бистәсендәге Олимпия сәүдә үзәгендә бер кораллы кеше халыкка ут ачкан. Башта һөҗүмчеләр берничә дип хәбәр ителсә дә, полиция соңрак моны кире какты. Аның мәгълүматларына караганда, атышлар нәтиҗәсендә кимендә 9 кеше һәлак булган, яраланучыларга 20 гә якын.

Полиция шулай ук җинаятьчене тумышы белән Ираннан, ә хәзер инде Германия ватандашы булган 18 яшьлек бер зат дип бәяләде. Аның соңрак үз-үзен атып үтерүе хәбәр ителә.

Атыш булган сәүдә үзәгендәге булган шаһитләрнең берсе бу хәлне видеога төшереп "Америка авазы" радиосына җибәргән.

Мюнхендәге атышны бер шаһит видеога төшергән
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:13 0:00

Бавария башкаласы булган Мюнхендә метро туктатылды, тимер юл вокзалы эвакуацияләнде, шәһәрдән чыгаручы кайбер олы юллар ябылды. Мюнхенгә башка шәһәрләрдән полиция китерелгәнлеге хәбәр ителде. Полиция Твиттерда халыкка өйләреннән чыкмаска сорап мөрәҗәгать итте.

Полиция атышларны "ислам терроризмы" белән бәйләргә әлегә дәлилләр юк дип белдерә.

АКШ президенты Барак Обама әлеге атышлар сәбәпле Германиягә кирәк булган ярдәмне күрсәтәчәкләрен белдерде. Франция президенты Франсуа Олланд бу вакыйгада Германия канцлеры Ангела Меркельга теләктәш булуын әйтте.

​Олимпия сәүдә үзәге 1972 елда Олимпия уеннары узган стадион янында урнашкан. Уеннар вакытында фәлестин сугышчылары Израилнең 11 спортчысын тотык итеп алып соңрак үтергән иде.

XS
SM
MD
LG