Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган террор оешмасында торган яки бәйләнеше булган дип табылган дәүләт хезмәтендәгеләр вазифаларыннан җибәрелә һәм алар беркайчан да дәүләт хезмәтенә алынмаячак.

Төркия хөкүмәте "Гадәттән тыш хәл вакытында күреләчәк чараларны" игълан итте. Әлеге документ нигезендә тоткарланганнар сак астында 30 көннән дә артык тотылмаска тиеш. Бу көннәргә якындагы мәхкәмәгә китерелгән вакыт керми.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге 35 оешма, 1043 хосусый белем бирү оешма, хосусый тулай торак һәм пансионнар, 1229 иҗтимагый оешма һәм вакыфлар, 19 һөнәр берлеге, федерацияләр һәм конфедерацияләр, вакыфлар нигезендә эшләгән 15 югары уку йорты эшчәнлеге тукталган.

Дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган террор оешмасында торган йәки бәйләнеше булган дип табылган дәүләт хезмәтендәгеләр вазифаларыннан җибәрелә һәм алар беркайчан да дәүләт хезмәтенә алынмаячак.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 20 июль кичендә илдә фетнә сәбәпле өч айга гадәттән тыш хәл игълан итте.

XS
SM
MD
LG