Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:48

"Әби-патшага һәйкәл Татарстанда гына түгел, Русиядә дә куелмаска тиеш"


23 июльдә Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга каршы һәм Казанның метро тукталышына "Сөембикә" исеме бирүне таләп итеп ялгыз пикет үтте. Пикетка чыккан Ринат Ризванов 700 мең ногай татарын суйган, меңнәрчә кырымтатарын үтергән Әби-патшага Татарстан башкаласында һәйкәл куелмасын дип таләп итте.

Бауман урамында узган ялгыз пикетта Ринат Ризванов "Екатерина II һәйкәленә Татарстан башкаласы Казанда урын юк! Нет-памятнику Екатерине II в Казани!". "Сөембикә исемен-метроның яңа тукталышына! Из 10 названиий метро только 2 татарских. Требуем: присвоить имя "Сююмбике" новой станции метро", дип татарча һәм урысча язылган шигар күтәреп торды.

Пикетчы Әби-патшага Казанда һәйкәл кую дөрес булачакмы, юкмы икәнен аңлар өчен татар халкына үз тарихына күз салу кирәк ди ул.

"Безгә Екатерина II нең татар халкы өчен нинди яхшы булуын мәктәптән үк өйрәттеләр. Әмма аның 700 мең ногай татарын суюы турында беркем белми. Халкыбыз менә шуларны да белсен иде. Үзенең үткәнен, тарихын. Мин, кан коюда Петр I'дән дә, Иван Грозныйдан да ким булмаган Екатерина II'гә һәйкәлнең Татарстанның бер генә җирендә дә куелуын теләмим", дип белдерде ул Азатлыкка.

Ризванов Әби-патшага һәйкәл куюга ялгыз пикетлар белән булса да каршы чыгып, халыкны бераз гына булса уйландырырга теләвен әйтте.

"Халкыбыз аз гына булса да уйлансын иде. Үткән тарихын искә төшерсен иде. Мин, әгәр һәйкәл куела калса да, һаман да ялгыз пикетлар оештырып Әби-патшаның кем икәнен аңлатып торачакмын. Хәтта һәйкәле янына басып кешеләргә сөйләп торачакмын аның кем икәнлеген. Аның татар халкына нинди "файдалары" булганын искә төшерәчәкмен", ди Ризванов.

Пикетчы Әби-патшага һәйкәл Татарстанда гына түгел, Русиядә дә булмаска тиеш, дип саный.

"Әби-патша татар халкына гына түгел, башка халыкларга карата да җинаять эшләгән. Моны тарих сөйли. Әби-патша һәйкәленә хәтле башта безнең татар халкының данлыклы шәхесләренә һәйкәл куелсын иде. Алар меңләгән. Мин Татарстан, Казан түрәләренең ни өчен Әби-патшага һәйкәл куйдырырга теләүләрен һич аңлый алмыйм. Алар үзләренә берәр мәнфәгать эзлиләр микән?

Тарих китапларында Иван Грозный Казанны басып алгач татар кнәзләренең бер-берсенә хат язышканнары әйтелә. Татар кнәзләре Иван Грозныйны мактыйлар да, ахырдан үзләренә берәр тун, йә бүтән берәр нәрсә сорап куялар. Бүгенге көндә дә татар түрәләре шундый ысулдан файдаланмый микән, һәйкәл каршылыгында үзләренә берәр нәрсә сорамыйлар микән. Татар халкы аз гына үткәнен искә төшерсен иде. Үткән ул – киләчәк. Кем үткәнен белми – аның киләчәге юк", дип белдерде Ризванов.

Бер сәгать чамасы барган ялгыз пикет тыныч узды. Кемдер пикетчы янына килеп теләктәшлек белдерде, кемдер Әби-патшага һәйкәл кирәк ул дип бәхәсләште. Күпләр исә, миңа барыбер дип, тизрәк борылып китү ягын карады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG