Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Әби-патша һәйкәле тирәсендә бәхәсләр дәвам итә


28 апрель көнне Татарстан фәннәр академиясе бинасында җәмәгатьчелек вәкилләре катнашлыгында Казанның милли-мәдәни йөзе дигән түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Катнашучыларның уртак фикере шул - Казанның милли йөзе югала бара һәм Әби-патша һәйкәле тәкъдиме шикле күренә.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә атаклы архитекторлар, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсе вәкиле, Бөтендөнья татар яшьләр форумы, Татар иҗтимагый үзәге һәм башка оешма, хәрәкәт активистлары катнашты.

Җыенны Татарстан фәннәр академиясе президенты урынбасары Вадим Хоменко алып барды. Төп чыгышны гомерен милли архитектураны өйрәнүгә багышлаган фәннәр докторы, Казан Архитектура төзелеш академиясе профессоры Нияз Халитов ясады.

Ул Казан тарихын өйрәнеп, һуннар, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы чорларга хас күренешләрне үз эченә алган милли архитектура стиле турында тәфсилле нотык ясады һәм төп билгеләрен барлады.

Милли архитектура алымнары ара-тирә калпып чыга

Аның сөйләвенчә, милли архитектура алымнарын чагылдырган тирмә, капка-портал, гөмбәзләр, ай һәм йолдыз билгеләре әле сакланып калган борынгы биналарда еш очрый. Әмма уникаль һәйкәлләр җимерелә бара. Торгызылганнары да, инвесторларның белгечләр катнашлыгында проектлар ясатырга акча жәлләве аркасында, имитациягә әйләнеп кала, диелде. Мисал итеп иске татар бистәсендә Каюм Насыйри урамындагы Муллин йортын китерделәр.

Нияз Халитов сүзләренчә, бүгенге көндә, чит илләрдәгечә милли үзенчәлекләрне, бизәкләрне заманча биналарга кертеп җибәреп булыр иде. Ул ара-тирә аерым төзелешләрдә көнчыгыш стильдәге капка, гөмбәз күреп сөенүен әйтте.

Профессор Нияз Халитов гөмбәзле "Панорама" рестораны бинасын милли төсмер кертүнең мисалы итеп китерде

Профессор Нияз Халитов гөмбәзле "Панорама" рестораны бинасын милли төсмер кертүнең мисалы итеп китерде

Әмма аның әйтүенә караганда, бу аерым архитекторларның тоемлавы аркасында гына килеп чыга һәм тарихны да, төзелеш өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне дә үз эченә алган комплекслы план белән алып барылмый. Казан борынгы исемнәргә, топонимнарга бик бай булган, әмма алар да кулланылмый. Хәттә Бишбалта исемен дә бирдертә алмадылар, диде ул. Кайсыбер вакытта бер урамга башка исем бирсәң дә, биналары, урыны белән бергә бөтен комплекс яңа яктан ачыла. Корстон, Рирвьера исемнәре урынына "Шәм-палас" кебек исем бирсәң дә, шундый ук бу биналарга милли төсмер бирелгән кебек була.

Профессор үзенең гомерлек хезмәте - милли архитектураны үстерү концепциясе белән хакимиятләрнең бер дә кызыксынмавын һәм кирәксенмәвен әйтте.

Татарча ренессанс вакыты җитте!

Нияз Халитов хәзерге вазгыятьне Европадагы ренессанс чоры белән чагыштырды һәм татар архитектурасында да, яңарыш башларга чакырды. Ул дөньяда булган тәҗрибәне өйрәнеп, искиткеч сарайлар, мунчалар, пулат, базарлар төзү өлкәсендәге үзебезнең мирасны искә төшерергә чакырды. Аның өчен профессор Нияз Халитов балалар бакчасыннан башлап сабыйларны иң яхшы архитектура үрнәкләрен күрсәтеп тәрбияләргә кирәк диде.

Шулай ук түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та чыгыш ясады. Ул Казанда татар теленең визуаль даирәдә 5 процент дәрәҗәсендә кулланылуы һәм Әби-патшага һәйкәл куелуга каршылык килеп чыгу мәсьәләсен кузгалтты. Ул Әби-патшаның башка гамәлләренә дә карап, һәр яклап карап, мөмкин кадәр объектив бәя бирергә чакырды. Аның фикерен Татар яшьләре форумы рәисе Тәрбис Яруллин да, башкалар да куәтләде.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары, шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая, сөйләшүгә кушылып, шәһәр идарәсе игълан иткән бәйге Екатерина патшабикәгә түгел, ә аның таш мәчет төзергә рөхсәт иткән карарына багышлана дип искәрте. Ул бөтен проектларның һичшиксез җәмәгаять тыңлаулары чарасы аша узуы һәм тикшерелүен хәбәр итте.

Һәйкәл кую башлангычы артында кемнең торуын ул әйтә алмады һәм эшләрнең кем акчасына башкарылуы турында да төгәл җавап бирмәде.

Әйтергә кирәк, милли җәмәгатьчелек арасында Әби-патша һәйкәл куюга лаек һәм лаек түгел дип санаучылар бар. Мәсәлән, бу түгәрәк өстәл сөйләшүендә активит Риф Зарифуллин "Әби-патшаның уңай гамәле булган икән, аны күрсәтергә кирәк" дип белдерде. Аңа архитектура белгече Нияз Халитов каршы чыкты һәм тарихка таянып дәлилләр китерде. "Бүгенге көндә Кырымда кырымтарлар кыерсытылган бер мәлдә, аларны изгән, ногайларга карата геноцид үткәргән Әби-патшаны мактау, аңа һәйкәл кую урынсыз булыр иде, диде.

Элегрәк Азатлыкка Татарстан фәннәр академисенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, иске татар бистәсе татары, активист Нурания Биктимерова, халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов үз фикерләрен әйткән иде.

Социаль челтәрләрдә дә бу мәсьәлә зур шау-шу китереп чыгарды, озын бәхәсләр алып баруга сәбәп биргән иде. Шулай ук милли җәмәгатьчелек вәкилләре хакимиятләргә татарда һәйкәл куярлык башка бик күп шәхесләрнең булуы, әмма карарлар кабул ителеп тә, онытылуы турында гаеп белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG