Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Залесный бистәсе халкы яшеллекне саклау өчен көрәшә


Казанның Залесный бистәсендә яшәүчеләр якындагы табигатьтә йорт салуга каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Казанның Залесный бистәсендә яшәүчеләр сүзләренчә, табигать кочагында канун бозып йорт салырга җыеналар. Бу хакта Татарстан президентына язганнар, әмма җавап юк. Залесныйлар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен имзалар җыя.

Казанның Залесный бистәсендә яшәүчеләр янәшәдәге шәһәр урманының юкка чыгу куркынычы алдында торуын әйтә. Күптән түгел яшеллекнең бер өлешен сәер рәшәткәләр белән уратып алып ниндидер бура да китереп куйганнар. Ризасызлык белдергән халык каршылык күрсәтмәсен өчен бу җирне хәзер тәүлек буе хосусый сак оешмасы хезмәткәрләре саклый. Әлеге җирләр муниципаль хакимият карамагында булса да, түрәләр аңа чынлыкта кем хуҗа булуын әйтми.

Кешеләр урмансыз калабыз дип зарлана

Яшеллекне сәер коймалар белән уратып алу атна-ун көн элек башланган. Бу җирләр гомер-гомергә ял итү урыны булды ди биредә яшәүчеләр. Эш шунда ки, рәшәткә эчендә калган кишәрлектә 300 хуҗалыклы Залесный бистәсе белән урманны тоташтыручы җәяүлеләр юлы уза. Нәкъ шул сукмак аша халык балаларын балалар бакчасына йөрткән. Шулай ук Светлое күленә дә йөри алган. Димәк, хәзер мондый мөмкинлек юкка чыга дигән сүз.

"Без хәзер күлгә, урманга чыга алмыйбыз. Бу бит бердән-бер юл. Шушы сукмак аша без автобус тукталышына да йөри идек. Хәзер җәмәгать транспортына башка яктан әйләнеп, машина юлы яныннан барырга туры киләчәк. Бу безнең өчен парк кебек иде. Хәзер күл дә, җиләк-гөмбә дә булмаячак инде", дип борчылу белдерде Әзәл Нуруллин тормыш иптәше белән.

Башта корылма төзелә, аннан канунилаштырыла

Залесный бистәсендә яшәүче Рөстәм Сафиуллин сүзләренчә, башта корылма төзү, аннан соң гына канунилаштыру проблемы шәһәр, бөтен республика, илгә хас күренеш. Башта төзеп, аннары гына канунлаштыру сәясәте дәвам итә, ди ул.

"Залесный бистәсе халкы да, хакимият тә монда кемнәрнең һәм ни дәрәҗәдә канунлы эшләвен белми. Республика түрәләре парклар елы дип игълан итә, ә безнең күзалдында әлеге уникаль урынны юкка чыгаралар. Моны туктатырга кирәк", ди Сафиуллин.

Яшеллекне юк итү халыкны битараф калдырмады. Эш вакыты булуга карамастан, Азатлык хәбәрчесе белән очрашуга 15ләп кеше килде. Аларның тагын бер борчуы бар – коммуналь челтәргә зыян килергә мөмкин.

"Әгәр дә монда корылманы сафка бастыралар икән, коммуникацияләр эштән чыгачак. Без монда су, канализация һәм юлны үзебезгә җитәрлек итеп кенә ясадык. Яңа корылма төзелсә, коммуникацияләрнең егәрлеге җитмәячәк һәм бистә халкы җилкәсенә тагын проблемнар өстәләчәк", ди Сафиуллин.

Залесный халкы койма куйганчы Светлое күленә йөри алган
Залесный халкы койма куйганчы Светлое күленә йөри алган

Түрәләр эшне суза

Аптыраган халык беренче чиратта җирле түрәләргә мөрәҗәгать иткән. Әмма алар Залесныйда яшәүчеләргә ярдәм итәргә ашкынып тормый. Урындагы полиция бар да кануни дип башка берни эшләмәгән. Эш шунда, әлеге яшеллек муниципаль статуста. Тик район хакимиятендә бу җирне кемгә бирүләрен генә белмиләр булып чыкты. Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районы башлыгы урынбасары Айдар Загеров якын киләчәктә арендаторның кем булуын ачыкларга вәгъдә итә.

Аның сүзләренчә, Казан шәһәренең җир мөнәсәбәтләре комитетына мөрәҗәгать юлланган һәм алар җирнең кемгә арендага бирелүен әйтергә тиеш.

Әлеге җир 2022 елга кадәр арендага бирелгән. Аренда тәртипләренә күрә, шәхси торак төзү мөмкинлеге бар. Димәк, иртәме-соңмы биредә йорт яки башка бер корылма сафка басарга мөмкин. Дөрес, моның өчен "яңа хуҗага" иң элек агачларны кисәргә туры киләчәк. Ə моны, кануннар нигезендә, башкару җиңел түгел. Яшеллекне юк итүчегә җинаять җаваплылыгы каралган. Халык исә әлеге яшеллектә инде әкренләп агачларның киселүен әйтә. Әмма түрәләр әллә моны белми, әллә күрмәмешкә салыша.

"Агачларның киселүе әлегә расланмады. Урындагы полиция белән тикшереп чыктык", ди Загеров. Аның сүзләренчә, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты рөхсәте белән генә биредә агач кисү мөмкин булачак.

Инде сакчылар да килеп баскан

Әлеге язма әзерләнгәндә яшеллекне саклауга алынган залесныйлар Азатлыкка койма белән уратып алынган кишәрлекне 5 көн инде тәүлек буе шәхси сак оешмасы вәкилләре саклавын белдерде. Түрәләрдән анык җавап ишетмәгән халык, ахыр чиктә, үзләре тикшерү үткәрә башлаган. Иң элек рәшәткә белән әйләндереп алынган җирдә эшләүче эшчеләр белән очрашканнар.

"Эшчеләр биредә вак кеше. Алар үз хуҗаларының исемен атамый", дип сөйли Илсөя Нуруллина. Халык сак китереп куюны да үзләренә каршылык буларак кабул иткән.

Залесный бистәсендә яшәүчеләр яшеллекне саклап калу өчен имзалар җыя
Залесный бистәсендә яшәүчеләр яшеллекне саклап калу өчен имзалар җыя

Халык Миңнехановтан җавап көтә, мәхкәмәгә җыена

Ахыр чиктә халык прокуратура, район башлыгы, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан хакимиятенең җир мөнәсәбәтләре комитетына, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Җавап әлегә юк. Хәзер имза җыю бара. Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыеналар.

Залесный халкы урманнарны саклап калу өчен 2006 елдан бирле көрәшүләрен әйтә. "Ул вакытта да агачларны кистеләр, берничә коттедж үсеп чыкты. Бу урынны арендага алырга өстенлегем бар иде. Әмма кем тәкъдим итсен ди миңа? Кирәкми дә ул безгә. Киресенчә, табигатьне саклыйсыбыз килә", ди 2000 елдан бирле Залесныйда яшәүче Нуруллина.

XS
SM
MD
LG