3 августта Акмәчеттә Югары мәхкәмә утырышы 20 минут кына дәвам итеп, Әхтәм Чийгозны сак астында калдыру карары белән тәмамланды. Әлеге мәхкәмә эше Әхтәм Чийгозның төрмә сакчыларына шикаятеннән соң оештырылды.
20 июльдә мәхкәмә үзенең ябык утырышында 2014 елның 26 февраль вакыйгаларына багышланган эшен икегә бүлә. Әхтәм Чийгоз эше аерым, ә башкаларның эшләре аерым карала башлады.
Кырым 2014 елда Русия тарафыннан аннексияләнгәч, Украина бөтенлеген яклаган кырымтатарларны мәхкәмәгә җәлеп итә итә башладылар.
"Мемориал" хокук яклау үзәге "26 февраль эше"ндә гаепләү белдерелеп сак астына алынган Әхтәм Чийгоз, Али Асанов һәм Мостафа Дегерменжины сәяси тоткыннар дип таныды.
Хакимият кырымтатарларны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын дәвам итә. Кырымтатарларны кулга алулар, аларны урлаулар, үтерүләр моның бер чагылышы булып тора.