Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремчедән Казанга туры очышлар башлана


Казан һава аланы
Казан һава аланы

4 август Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедән Казанга беренче чартер рейс көтелә.

Яңа рейсны Казан һава аланы партнеры "Тәнҗин һава юллары" ширкәте ("Tianjin Airlines") башлап җибәрә.

Өремче-Казан-Өремче рейсы башлыча Кытай туристлары өчен махсус оештырыла, диелгән "Казан" халыкара һава аланы белдерүендә.

Әлеге илдән туристлар саны ел саен арта бара. Алар Татарстан башкаласына атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе - 170 кеше сыйдырылышлы Airbus A320 очкычы белән киләчәк.

Әлеге очышлар август аена гына планлаштырылган.

2015 елның җәендә Русиядә Ленин урыннары буйлап "Кызыл маршрут" эшли башлады. Ул нигезда Кытай туристлары өчен эшләнгән. Әлеге проектка Казан да кергән. Узган елны берничә Кытай төркеме инде Казанда булып та китте.

XS
SM
MD
LG