Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм көннәренә Казанга Кытайдан берьюлы өч төркем килә


Кытайның популяр журналистлары һәм блогерлары Иске Татар бистәсендә, 7 август 2015
Кытайның популяр журналистлары һәм блогерлары Иске Татар бистәсендә, 7 август 2015

Элегрәк Кытайдан Татарстанга берәр төркем генә килсә, бәйрәм алды атнасында Казанга өч төркем килеп, төрле юнәлешләрдә эшләячәк.

26-28 август көннәрендә Казанда чиктәш төбәкләрдә су ресурсларын нәтиҗәле файдалануга багышланган Русия-Кытай уртак комиссиясенең эшче төркеме вәкилләренең VI утырышы үтә. Чәршәмбе иртән эшче төркем әгъзалары белән Татарстан хөкүмәте рәисе Ильдар Халиков очрашты. Соңрак ул Кытай туризм дәүләт идарәсе вәкилләрен дә кабул итәчәк. Алар Русия-Кытай һуманитар хезмәттәшлек комиссиясе каршындагы туризм төркеменең утырышын үткәрү өчен килгән. Көн тәртибендә Русиягә визасыз килү шартларын тагын да йөмшарту һәм башка мәсьәләләр тора.

Әмма иң озын һәм эчтәлекле сәфәр Кытайның 17 туристик ширкәте вәкилләре һәм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре өчен оештырыла. Бу төркемне Татарстанның туризм комитеты каршы ала. Алар 26 августтан башлап 31 августка кадәр Казанда булачак.

Сәфәр барышында кунаклар Казан кирмәне, Зөя утравы, Болгарга көймәдә бару һәм татар ашлары белән танышу кебек гадәти маршрутлардан тыш, "Кызыл маршут" - Ленин белән бәйле юллардан да йөриячәк.

Мәсәлән, туристик ширкәт вәкилләре һәм медиа хәбәрчеләре үз якташларына Казанны мактап сөйләсен өчен аларны Ленин музеена, яшь Владимир Ульянов укыган Казан университеты, аның музее, Казандагы совет чоры көнкүреше музеена да алып барачаклар. Шулай ук кунакларга Казандагы иң зур кунакханәләрне дә, аларның кунак кабул итү мөмкинлекләрен дә күрсәтәчәкләр.

Кытайларга милли ашлар һәм музыка тәкъдим ителәчәк

Мәдәни програм да шактый бай. Кытай вәкиллеген “Туган авылым” комплексында милли рухтагы күңел ачу програмы һәм татар ашлары белән көтәләр. Кытай кунаклары үз ашларын да тәмләп карый алачак, "Танду" рестораны кытай ашларын әзерләячәк. Башка җирләрдә аш-су осталары, татар пәрәмәчләреннән тыш, рус милли, халыкара ашларны да пешерегә җыена.

Кытай туристлары өчен оештырылган күңел ачу чарасы, Казан елга порты, 30 июль 2015
Кытай туристлары өчен оештырылган күңел ачу чарасы, Казан елга порты, 30 июль 2015

Бу төркемнең програмында тагын 30 август күңел ачу чараларында, рок-концерт һәм ачык һавада “Казан көзе” опера фестивалендә катнашу да каралган.

Русия туристик операторлар берләшмәсе интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, CITS - Кытайның эре туристик ширкәте 2015 елда Татарстанга дүрт төркем туплап җибәрү планнары турында игълан иткән. 30ар кешелек ике төркем инде килеп киткән икән, тагын икесен якын арада көтәләр. Сәфәрчеләр "Кызыл маршрут"тан үтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, барлыгы 2015 елның беренче ярты еллыгында Татарстанга 2,6 меңнән артык Кытай туристы килгән. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 24% күбрәк.

Татарстанның туризм комитеты шулай ук Өремче белән Казан арасында туры очышлар оештыру хакында Синҗан-Уйгыр автоном төбәге вәкилләре белән сөйләшүләр алып барылуын да хәбәр итә.

Кытайдан турист һәм инвестиция өмет итәләр

Татарстан Кытай туристларыннан тыш, бу илдән инвестиция килүен дә көтә. ТАСС агентылыгы хәбәр иткәнчә, Русия-Кытай эшче төркеме сөйләшүләрендә Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл төзелешенә Пекинның өстәмә 52 миллиард сум бүлеп бирү мәсьәләсе карала. Бу хактагы карар сентябрьдә имзаланырга мөмкин.

Элегрәк Кытай рәсми вәкилләре белән Казан белән Мәскәү арасындагы тимерьюл төзелешенә 250 миллиард сум кредит итеп һәм 52 миллиард чыгымнарны бүлешү пае итеп кертү хакында килешенгән иде. Рәсми мәгълүматларга караганда Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимерьюл төзелеше барлыгы 1 триллион сумга төшәчәк дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG