Сүриядә көрд һәм гарәп сугышчылары катнашындагы оппозиция берләшмәсе АКШ ярдәме белән илнең төньяк-көнчыгышыдагы стратегик әһәмияткә ия булган Мәнбиҗ шәһәрен контрольгә алды.
Мәнбиҗ өчен сугыш ике айга якын дәвам итте. Террорчылар шәһәрне ике елдан артык контрольдә тотты.
Кайбер хәбәрләргә караганда, шәһәр эчендә "ислам дәүләте" төркеме сугышчылары әле бар. Алар белән сугыш дәвам итә.
Мәнбиҗ Сүриянең төрек чиге янындагы төбәкләрне террорчылар башкаласы Ракка шәһәре белән бәүләүче үзәк булып торды.