Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:52

Украинадан Кырымга кешеләрне һәм машиналарны кертмиләр


Украина белән Кырымның Херсон өлкәсендәге административ чиге

Украина белән Кырымның Херсон өлкәсендәге административ чиге

Украина белән Кырым арасындагы чик Русия оккупацион хакимият тарафыннан ябылган, диелә Украина чик буе хезмәте белдерүендә.

Украинадан Кырымга буген иртән кешеләрне һәм машиналарны кертү туктатылган. Каланчак, Чаплинка, Чонгар чик буе нокталары әлеге вакытта эшләми. Моның өчен Русия оккупацион хакимияте җаваплы, хәбәр итә Украина чик буе хезмәте. Киев чикнең берьяклы ябылу сәбәпләрен ачыклый.

Көн уртасында Чонгар чик буе ноктасы үз эшен башлап җибәрде. Калганнары әле һаман ачылмаган.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белдерүенчә, Чонгар шәһәре янында Русия гаскәрләре күпләп җыелган. Анда хәрби күнегүләр уза.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елның мартында аннексияләнгән. Ярымутрауда ул вакытта узган "референдум"ны дөньяның күпчелек илләре танымады.

XS
SM
MD
LG