Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Мөфти җомга вәгазьләрен татарча гына тели, Борнай имамы урысча калдыруны сорый


Казанның Борнай мәчете

Казанның Борнай мәчете

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанның зур мәчетләрендә, аерым алганда, Гали мәчетендә татарчага өйрәтү дәресләре оештырылачагын белдерде. Мөфтият җомгадан кала башка көннәрдә мәчетләрдә имамнарның урысча, инглизчә һәм кытайча да вәгазь сөйләвен тыймаячак.

Бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы узды. Пленумда җомга вәгазе барлык мәчетләрдә дә татар телендә генә укылачак дигән карар кабул ителде. "Без имамнар арасында каршылык булыр дип уйлаган идек, әмма 100 процент барысы да бу фикерне яклады", диде Сәмигуллин әлеге ябык чарадан соң.

Татарча аңламаган мөселманнар кая китәр? Бу сорауга әлегә кадәр төгәл генә җавап юк. Азатлыкның "Татарча аңламаган мөселманнар өчен мәчетләр каршында тел өйрәнү дәресләре ачарга җыенмыйсызмы?" дигән соравына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин: "Казандагы зур мәчетләрдә булачак", дип белдерде, Гали мәчетен атады. Башка мәчетләрдә дә бу курслар оештырылырмы? Бу ягы әлегә ачык кала.

Сәмигуллин сүзләренчә, җомгадан кала башка көннәрдә мәчетләрдә имамнар урысча, инглизчә һәм кытайча да вәгазь сөйли ала.

Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча да сөйләүгә караш бер төрле генә түгел. Борнай мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт хәзрәт Мәүлетдинов пленумга кадәр үзләрендә вәгазьләрне урысча сөйләүне калдыруны үтенеп Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгать юллаган иде.

Казанның Борнай мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт Мәүлетдиновның Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгате

Казанның Борнай мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт Мәүлетдиновның Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгате

Мәүлетдинов сүзләренчә, Борнай мәчетенә җомга намазларына 150-200ләп кеше җыела, әгәр вәгазьләр татарча гына була калса, мәчеткә йөрүчеләр кимер дип уйлый ул. "Мәчеткә кызыксынып йөрү бетсә, без аларның кайсы юлдан китәчәген әйтә алмыйбыз", ди хәзрәт.

Борнайга төрле милләт вәкилләренең – таҗиклар, үзбәкләр, дагыстаннар һәм башкаларның да йөрүен әйтә. Күпчелеге татарлар, ди ул. Аның сүзләренчә, мөселманнар башка мәчетләрдә татарча вәгазьләрне аңламаганга, Борнайга йөрибез дип әйткән. Фәрхәт хәзрәт сүзләренчә, Борнайда 20 елдан артык инде вәгазьләр урысча бара.

"Җомга намазы сөйләнгән вакытта беренче максатыбыз – кешенең күңелен паклау, чистарту, кешегә яңа иман дәрте кертү. Әгәр кеше телне аңламаса, аның иманын яңарту максаты юкка чыга. Мин күп урыннарда вәгазьнең яртысы татарча, яртысы урысча барганны беләм. Әгәр татарча гына алып барырга дигән фәрман чыкса, без татар теленә күчәчәкбез. Генерал әйтте икән, солдат буйсынды дигән сүз", ди Мәүлетдинов.

Мәүлетдинов вәгазьләрне татарчага күчү белән бергә татар телен өйрәнү дә күбәергә тиеш дигән карашта. Мәктәпләрдә сәгатьләрне арттырырга, мәчетләрдә дә өйрәнергә, гаиләдә дә татарча күбрәк сөйләшергә кирәк ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG