Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Быел "Сәйдәшстан"да бөек композитор белән Тукай да булды


13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшне искә алдылар.13нче тапкыр оештырылган "Сәйдәшстанга сәяхәт" чарасының быелгысы Габдулла Тукай иҗаты белән үрелеп барды.

Беренчесе 2000нче елда уздырылган "Сәйдәшстанга сәяхәт" сәнгать бәйрәменең быелгысын да Камал театры һәм мәдәният министрлыгы зурдан кубып оештырды. Бәйрәмгә баручылар өчен Камал театры яныннан кузгалган биш автобусның барысы да шыгрым тулы китте, барырга теләп тә автобусларга сыймаучылар да хәйран иде.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә 120 артист катнашты. Кемдер җырлады, кемдер шигырь яңгыратты, кемдер татарча бию көйләрен уйнап, килгән халыкны биетте. Ахырга таба Камал артистлары "Галиябану" спектакленнән өзек күрсәтеп тамашачыларны үткән гасыр атмосферасына алып кереп китте.

Кызыл Байрак авылы мәчете янындагы наратлыкка, Идел елгасы буендагы мәйданга җыелган йөзләрчә кеше ул көнне рәхәтләнеп ял итте. Күпләр чирәмгә җәймәләр җәеп гаиләләре белән елга бер була торган бу тамашаны иркенләп, ахырына кадәр карап утырды.

Бәйрәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегенәге "Яңа музыка" камера оркестры башкаруында атаклы композиторның "Совет армиясе маршы" белән ачылып китте. Аннан сәхнәдә сүзне камаллар алды.

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов сүзләренчә, Салих Сәйдәшев исемен Камал театрыннан аерып карау мөмкин түгел.

"Сәйдәшев белән Камал театры ул бербөтен. 1922 елда әле япь-яшь егет булган Салих Сәйдәшне Татар дәүләт театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры итеп билгелиләр.

Салих Сәйдәшев язган музыкалар спектакльләргә яңадан-яңа төс бирә. Аның Кәрим Тинчурин белән булган иҗади дуслыгы моның ачык мисалы булып тора. Мәсәлән, "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", "Казан сөлгесе", "Наемщик" һәм башка спектакльләр.

1920-1930 еллар Салих Сәйдәш иҗатының чәчәк аткан вакыты була. Ләкин дөньяда тормыш, һәркемнеке кебек, бөекләрнеке дә тигез юлдан гына бармый. Аңа да күңелсезлекләр килә башлый. Беренче булып сөекле хатыны үлә. Сәйдәш моны бик авыр кичерә.

Аннан иҗатташы Кәрим Тинчуринны гаепсез килеш кулга алалар. Бу аңа бик нык тәэсир итә.

Ә инде авырлыкларның иң зурысы, театрда штат кыскарту сәбәбе белән, юк сылтауны бар итеп аны эштән җибәрү була.

Әмма Сәйдәш кайсы милләт, кайсы халыкның баласы икәнен яхшы белә. Ул үзен халыкның яратканын белә. Аның бик яраткан бер сүзе була, әгәр дә мин бәйрәм көнне урамга чыксам, мине йөз самавыр кайнатып йөз өйдә кунакка көтеп торалар ди ул.

Ул бервакытта да, күңеле төшсә дә, рухын сындырмый. Әгәр Салих Сәйдәшев бер көй дә язмыйча, бары тик "Совет армиясе маршы"н гына иҗат иткән булса да, ул халык күңелендә тарихта мәңгелеккә калган булыр иде.

Без гадәттә Салих Сәйдәшевне Габдулла Тукай белән паралель куеп сөйләргә яратабыз. Һәм бу дөрес. Әдәбиятта, шигърияттә Габдулла Тукай дибез икән, музыкада, әлбәттә, Салих Сәйдәшев", дип чыгышын тәмамлады Хәлим Җәләлов.

Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укып тамашачыларның алкышларына күмелде.

"Сәйдәшстанга сәяхәт" бәйрәменең сценарий авторы һәм режиссеры, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Идрис Газиев быелгы Сәйдәш бәйрәменең үзенчәлеген Тукайга бәйләп аңлатты.

"Беренчедән, быел Тукай елы бит. Икенчедән, Тукай-Сәйдәшевнең замандашы да. Сәйдәшев әле кечкенә вакытында ук Тукай өчен уйнаган була. Белгәнебезчә, Шиһап Әхмәров белән Тукай бик дус булалар. Тукай һәрвакыт Сәйдәш яшәгән Әхмәров йортына керә һәм кечкенә Сәйдәшнең фортепианода уйнап утырганын тыңлый. Тукай аның белән якыннан кызыксына, бу малайдан киләчәктә зур музыкант чыга дип әйтә. Бер уйлаганда, аңа үзенең фатихасын бирә. Шуның өчен дә без быелгы бәйрәмне Тукай белән бәйләп, аның шигырьләрен укып оештырырга булдык.

Идрис Газиев, Сәйдәшне "Сәйдәшстанга сәяхәт" бәйрәмендә генә искә алып калмыйча, Казан үзәгендә берәр мәйданда да "Сәйдәш моңнары" концертын оештырып булмыймы дигән сорауга җавап итеп, бу идеянең барлыгын, ләкин аны тормышка ашыру өчен әлегә вакыт җиткерә алмауларын әйтте.

"Мондый бәйрәмне оештырырга теләк бар, әлбәттә. Тик аның бер башлап йөрүчесе кирәк. Мин үзем Уфада яшим, ике республика арасында йөрим. Шуңа, кайбер проектларны тормышка ашырып булмый.

Сәйдәш ул актуальлеген югалтмый беркайчан да. Тукай кебек. Алар һәрвакыт яңгырап торырга тиеш. Без аларның даталарына карамыйча, бу шәхесләрне искә алырга тиешбез.

Аларны популярлаштыру безнең профессиональ сәнгать өлкәсендә эшләгән кешеләр белән бәйле, мәдәният министрлыгы белән бәйле. Профессиональ сәнгать ул дөнья күләмендә халкыбызның нинди дәрәҗәдә урын алганын күрсәтә торган әйбер", диде Идрис Газиев .

XS
SM
MD
LG