Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран: Русия Ирандагы Хәмәдән хәрби базасын кулланмаячак


Сүриядәге Русия хәрби очкычлары
Сүриядәге Русия хәрби очкычлары

Тәһран Мәскәүне Иран хәрби базасын куллана башлавы турында кирәгеннән иртәрәк хәбәр иткәне өчен тәнкыйть итте.

Русия Ирандагы Хәмәдән хәрби базасын кулланмаячак. Бу турыда "Тәсним" агентлыгына Ислам җөмһүрияте Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Бәхрәм Гасәми белдерде. Мәскәүдә бу хәбәргә аңлатма әлегә бирмәделәр.

Русия Ирандагы хәрби базаны Сүриядәге һөҗүмнәре өчен кулланырга теләгән иде. Ләкин узган атнада бу турыда Мәскәүдән хәбәрләр тарала башлагач, Тәһран моның өчен Русияне тәнкыйть итте һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында "кылану"да гаепләде.

"Русия үзен суперкөч булуын һәм вазгыятькә тәэсир итә алуын күрсәтәсе килә. Моны Мәскәү АКШ белән сөйләшүләр алып бару өчен эшли",- дип Иран саклану министры Хөсәен Дехган белдерде.

XS
SM
MD
LG